Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшеннән ничек сакланырга?

Бөтендөнья метеорология оешмасы мәгълүматларына караганда, Җир шарында ел саен 6 меңнән алып 24 меңгә кадәр кеше яшен сугудан үлә.

Яшен суккан кешеләрнең күбесе йөрәк өянәгеннән үлә. Колак пәрдәсе, күздәге кан тамырлары шартлау очраклары да еш күзәтелә. Яшен сукканнан соң исән калучылар арасында йокысызлыктан интегүчеләр, хәтерен югалтучылар, начар күрә һәм ишетә башлаучылар, кул-аяклары параличланган кешеләр, күңел төшенкелегенә бирелүчеләр дә бар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева сүзләренә караганда, яшен сугуның нәтиҗәләре үзен еллар үткәч тә сиздерергә мөмкин.

– Яшен сукканда, бөтен организм буйлап ток уза. Ул бөтен тән тиресен пешерә, тукымаларны җимерә. Яшен аркасында хәтта эчке әгъзалар да пешәргә мөмкин. Яшен йөрәккә бәрсә, кеше шундук үлә. Ул нерв системасын да зарарлый. Андый чакта кешенең баш миенә зыян килә, ул аңын югалта, тәнен көзән җыера, – ди табиб.

Диана Габделганиева яшен суккан кешене күмәргә кирәк дигән сүзләрне дә ялгыш фикер дип атый.

– Беренчедән, яшеннән пешкән тән тиресенә балчык эләксә, ул тагын да җитдирәк чиргә әвереләчәк. Аннары бер кирәкмәгәнгә кешене җиргә күмеп йөреп, болай да санаулы вакыт әрәм була. Шул кыска гына вакыт эчендә кешегә беренче ярдәм күрсәтеп, «ашыгыч ярдәм» чакырырга, шул рәвешле аның гомерен саклап калырга мөмкин бит, – ди табиб.

Яшен суккан кешенең организмында электр тупланмый. Шуңа күрә аңа беренче ярдәм күрсәткәндә үземне дә сугар, дип куркасы юк, ди белгечләр.

Яшен суккан кешегә иң элек ясалма сулыш алдырып, йөрәгенә массаж ясарга кирәк. Аннары «ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнне көтәсе генә кала. Ярдәм итәм дип, артыгын кыланырга ярамый.

Физика-математика фәннәре кандидаты Иван Тарабукин җавап бирә.

- Яшен яшьнәгәндә, кулчатыр тотып йөрергә ярыймы?

– Әгәр кулчатырның очлыгы металлдан эшләнгән икән, аны яшен сугарга мөмкин. Очлыкка электр тогын үткәрми торган махсус капкач киертелгән булса, кулчатыр тоткан килеш яшен астында йөрергә була. Яшеннән саклану өчен каты резин (эбонит) капкачлы кулчатыр алырга тырышыгыз.

Су коенырга, телефоннан сөйләшергә ярыймы?

– Ярамый. Ник дигәндә, су электр тогын яхшы үткәрә. Шул рәвешле судагы кеше яшенне бер мизгелдә үзенә тартып китерәчәк. Телефонда исә яшенне яхшы үткәрүче металл бар.

– Яшен бер үк урынга ике тапкыр суга аламы?

– Суга ала. Әмма соңгысында инде ул беренчесендәге кебек үк көчле булмый.    

Яшеннән ничек сакланырга?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәге киңәшләрне истә тотарга куша:

– йортка, бинага яшен кайтаргыч куегыз;

– табигатькә, ерак юлга чыгар алдыннан һава торышын карагыз;

– яшен вакытында тәрәзә, ишекләрне ябыгыз, телефонны, телевизор, радио ише электр җиһазларын сүндерегез;

– өстегездәге металлдан эшләнгән барлык әйберләрне салып куегыз. Кулыгызда кармак, йозак кебек металл әйберләр дә булмасын. Яшен яшьнәгәндә, тимер коймалардан да ерак тору хәерле;

– яшен вакытында урманда калсагыз, кыска агачлар төбенә качыгыз. Озын яки ялгыз агач төбендә, бигрәк тә имән, тупыл, нарат янында торырга ярамый. Алар яшенгә каршы тора алмый;

– судан ерак торыгыз. Кыр уртасында калсагыз, җиргә сузылып ятарга ярамый. Андый чакта уйсу җиргә чүгәләп, яшен беткәнне көтәргә кирәк;

– яшен вакытында чабарга, сикерергә, спорт белән шөгыльләнергә дә ярамый;

– машинада чакта, туктап, тәрәзәләрне ябарга, радиоалгычның антеннасын төшерергә кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148366/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев