Яшүсмерләр үтеп баручыны кыйнаган һәм талаган
Яшь егетләр бу адәмнең бижутерия генә булган чылбыр һәм беләзеген урлый алганнар. Ул, ярдәм сорап, патрульгә мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң Росгвардия хезмәткәрләре ике егетне — 15 һәм 17 яшьлек чалылыны тоткарлаган.
Бу хәл Яр Чаллы шәһәрендә булган. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.
Яшүсмерләрне балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәрләргә тапшырдылар. Зыян күрүче хастаханәгә җибәрелгән, дип яза "Актаныш таңнары" сайты.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев