Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Язган булса, күрешербез...”

Эльмира белән Зифа унынчы сыйныфка чаклы аерылмас дуслар булды. Әмма унберенче сыйныфка аяк атлаганда алар арасыннан кара мәче йөгереп узды. Аның исеме дә бар, башка шәһәрдән әле яңа гына күченеп килгән Фәндүс исемле егет иде ул.

Озын буйлы, сөйкемле, шаян, яшел күзле, чем кара чәчле. Һәркемнең күңелен яулап алды Фәндүс. Боеккан чакта көлдерә, кирәк чакта ярдәмгә ашыга. Сугыш чукмары түгел, төпле тәрбияле егет. Кызлар икесе дә аңа гашыйк булды. Ләкин бу хакта бер-берсеннән яшерә килделәр. Сыйныфтагы барлык кызлар да гашыйк булган егеткә карата хисләреңне белдерү – дошманлашу белән бер. Тик Фәндүснең күзе тыйнак Зифага төшкән икән. Көне-төне китап өеме артында утырган кыз аннан да, хисләреннән дә качып йөрде. Әнисе дә шактый кырыс, “Бердәм дәүләт имтиханнарын югары баллга бирмәсәң, үзеңә үпкәлә. Бернинди клуб-мазар, бернинди егетләр”, дип кырт кисте кызның дискотекага чыгу турында соравына. Фәндүснең үз ягына караш ташлавын, җае булган саен эндәшүен күрмәмешкә салышты.

Һәрчак авызы ерык булган Эльмира исә Фәндүснең игьтибарын үзенә җәлеп итү өчен ниләр генә эшләмәде. Егетләр янына килеп утыру дисеңме, сырпаланулары дисеңме, яки кичен дискотекага барулармы... Хәтта Фәндүснең якын дусты Дамир белән махсус очрашып йөри башлады, янәсе, бөтен серләрен белеп торачакмын моның. Егетләр кая барса, Эльмира да шунда юл алды. Яшьтәшләре кызның бу кыланмышыннан көлемсерәп кенә карады, берәүләр җүләрлек, җилбәзәклек дип атаса, икенчеләре, аларның эше, дип игьтибар итмәскә тырышты.

Егет һәм кызлар бер компаниягә җыелсалар да, Фәндүс башка кызлар белән мавыкмады. Дәрес вакытында да күзе гел Зифада булды. Аның карашын тоеп алган кыз кызарып китә иде кайчак. Фәндүс белән Зифа арасындагы яшерен мөнәсәбәтне Эльмира да сизеп алды. Сизмимени соң ул, егетнең һәр адымын, һәр карашын күзәтеп кенә тора. Дамирдан да белеште: Фәндүс беркем белән дә очрашмый. Кичләрен я дуслары белән, я өйдә генә.

Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Зифа медицина факультетына, ә Эльмира сәүдә институтына укырга керде. Фәндүс исә техник вузга укырга керергә хыялланган да, ләкин ике баллы җитмәгәнлектән көзен армиягә китәргә булды. Кызларның икесе дә солдатны озату кичәсенә килде. Яшьтәшләре булачак хәрбигә исән-сау хезмәт итеп кайтырга, әти-әнисенең горурлыгы булырга теләделәр. Зифа исә саубуллашканда Фәндүскә "Хатлар яз", дип кенә әйтте. Шул җитә калды егеткә. Телефон аша да, почта аша да хатлардан өзмәде Фәндүс. Ике арада ялкынлы хатлар йөрде шулай.

Бер ел вакыт узгач, Фәндүснең армиядән кайтыр вакыты җитте. Сыйныфташлары каршы алды аны. Зифа гына булмады алар арасында, имтихан иде ул көнне кызның. Аның каравы Эльмира Фәндүснең кочагына ташланды. Дамир белән арасын өзеп, бары Фәндүсне көтә башлаган иде кыз. Хәтта аның телефон номерын табып аңа язып та карады, тик "Бар да әйбәт" дигән сүздән артмады ике арадагы аралашу.

Фәндүс армиядә вакытта әти-әнисе аңа фатир алып куйганнар икән, егет техник вузга читтән торып укырга керде. Үзе вертолет заводына эшкә урнашты. Зифа белән арасын өзмәде егет. Ярты ел очрашып йөргәннән соң кияүгә чыгу турында тәкьдим ясады. Әлеге хәбәр сыйныфташлар арасында тиз таралды. Эльмира да махсус шалтыратты Зифага, “дөрес түгелдер”, дип өметләнде гашыйк кыз. Ә Зифа тиздән ЗАГСка гариза бирергә барырга җыенуларын әйтте. Эльмираны ачу һәм көнчелек хисе биләп алды. Ничә ел яратып йөргән егетен кулдан ычкырдыра димени ул. "Фәндүс бары тик минеке генә булачак", дип дулады кыз.

Бераздан акылына килгәч, әнисенең дусты телгә алган сихерче, күрәзәче турында искә төшерде. Янәсе, ул бер хатынның азгын ирен сөяркәсеннән аерган. Әнә хәзер мәче сыман ялагайланып хатыны яныннан китми дә икән. Сихерче хатынның адресын белеште дә, йөгерде шуның янына. Теге хатын баштан сөйдергеч эшләүдән баш тартты, мин сихер эшләмим диде. Янәсе, гөнаһы бик зур. Ләкин Эльмира, “Фәндүстән башка яши алмыйм, үз-үземә кул салам” дип шашынгач, жәлләде, бугай. Ләкин барлык гөнаһ кызның җилкәсенә төшәчәк дип кисәтте сихерче хатын. Күзен көнчелек томалаган Эльмира бары бер җөмлә кабатлады:
- Ни булса булсын, әмма Фәндүс минеке булырга тиеш!

Сихерче фотолар өстендә ниндидер ритуал үткәрде, кызга ак төстәге порошок бирде һәм егетнең ризыгына яки эчемлегенә салырга кушты. Эльмира озак уйлап тормастан, Фәндүскә шалтыратып, аның янына килергә мөмкинме дип сорады. Янәсе, ашыгыч соравы бар, бары тик ул гына ярдәм итәчәк. Якындагы кафега керде алар. Кыз кәһвагә заказ бирде. Фәндүс, аның ай-ваена карамыйча үзем түлим, диде. Ул борылган арада, кыз аның чәенә шул порошокны салып та куйды.
Эльмира сүзне ерактан башлады, Дамир белән очрашып йөрүләрен, ләкин аралары суынуын сөйләде. Янәсе, Дамир аны Фәндүскә көнләшкән.
- Бик борчылам, ике дусның минем өчен ачуланышуын теләмим, - диде Эльмира. Фәндүс шул арада чәен эчеп бетергән иде инде. Егет бар да әйбәт булуын, Дамир ягыннан бернинди сүз ишетелмәве хакында әйтте. Менә шулай хушлашты алар.
Берничә көннән Фәндүс үзе шалтыратты Эльмирага.

- Эльмира, сәлам. Дамир белән сөйләштем, чыннан да борчылырлык урын юк. Ул баштанаяк эшкә чумган, сиңа сәлам әйтергә кушты. Әйдә бүген кафега барабыз. Шунда тәфсилләп сөйләрмен, - диде егет. Кыз шатлыктан, йөрәге күкрәгенә сыймыйча чак кына сикермәде. Зифа да онытылды.
... Бер ай вакыт үтте, Фәндүс шул арада, Зифа белән аралашудан качып йөреп, Эльмирага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бар да онытылды. Хисләр ташкынында кайнаган кыз туй мәшәкатьләренә чумды. Зифаның бәргәләнеп елавы турында да ишеттерделәр аңа, туй алдыннан егете һәм сыйныфташы тарафыннан хыянәт кичергән кыз "Мәңге бәхет күрмәсеннәр", дип елаган, имеш.

Фәндүс белән Эльмира шау-гөр килеп туй үткәрде, ир хатынының авызыннан күзен алмады. Тик ялганга корылган, күз яшьләренә чыланган гаилә тормышлары бик тиздән түбәнгә тәгәрәде.

Кайчандыр елмаюдан йөзе балкып торган Фәндүс кинәт моңсуланып китте, ә бераздан чәркә белән дуслашты. Читтән торып укуын ташлады, тормышыннан кызык тапмады. Югыйсә, өйдә аны Эльмира зарыгып көтеп ала. Тәмледән-тәмле ризыклары белән сыйлый, тик бар да кызыксыз... бар да элеккечә түгел.
Ике елга якын газапланып яшәде алар. Әнисе улы белән сөйләшә башлагач, Фәндүс аңа тормышының убыла баруы турында бәян итте:
- Беләсеңме, әни, мин үзем дә кайчак ни булганын аңлый алмыйм. Өйдә Эльмирага карыйм да, аны яратмавыма инанам. Ни өчен Зифаны ташлап аңа өйләнгәнемә сәбәп таба алмый газапланам. Юкса, Эльмира магнит сыман үзенә тартып тора, тик яшәвебез яшәү түгел. Аерым да газап, бергә яшәп тә булмый, - дип күз яшьләре белән елады Фәндүс.

Борчуга калган хатын улының хәмер белән дуслашуына карап уфтанды, бу хәлләр турында танышына сөйләде. Ә ул гөнаһлы эш булса да, күрәзәчегә барып карарга киңәш итте. Улының фотосын багучыга күрсәткәч үк, тегесенең йөзе караңгыланды.

- Бу егеттә бик көчле сихер. Минем көчем җитмәячәк. Бер кызга бик бәйле ул. Аның белән бәхетле дә түгел, ләкин аннан башка да яши алмаячак. Иң көчле күрәзәчеләр Марида яши, шунда барып карагыз әле. Улыгыз бик каты төшенкелеккә бирелгән. Андый-мондый хәл була күрмәсен, - дип тә кисәтте аны хушлашканда әлеге багучы. Фәндүс үзе китте Марида яшәүче күрәзәче янына. Җитмеш яшьләр тирәсендәге әби иде ул, хәлнең нидә икәнен бер күрүдә аңлады. Егетне каршысына утыртты да, авыз эченнән генә нидер пышылдый башлады. Кинәт Фәндүс елый, калтырана, әллә нинди тавышлар чыгарып кычкыра башлады, ахыр чиктә хәтта аңын да югалтты. Өенә кайтып тормады ир, ЗАГСка аерылышу турында гариза бирде дә, әти-әнисе янында яши башлады. "Күземә эленгән пәрдәне алып ташладылармыни, әни. Сукыр булганмын да, кинәт күзләрем ачылды кебек. Иң авыры Зифаны рәнҗеттем, шуңа үз-үземне гафу итә алмыйм", дип үрсәләнде Фәндүс. Эльмирадан качып йөрде ул, йөзен дә күрәсем килми, дип рәнҗеде. 

Балалары булмагач, бик тиз аердылар аларны. Эльмира башка шәһәргә күченеп китте. Фәндүс исә Зифа яшәгән йортка юнәлде, гафу үтенергә теләде ул. "Аңлатырга кирәк, миңа рәнҗемәсен", дип уйлады ир. Әллә каян таныды Зифа аны, әмма элекке Фәндүстән әсәре дә калмаган. Шаян, елгыр егет боеккан, күзләрендә сагыш, курку, үз-үзенә ышанмаучанлык. Нык рәнҗегән иде бит аңа кыз. Әнисе, кызының илереп елавына чыдый алмыйча, хәтта Фәндүснең әти-әнисе белән дә сөйләшеп карады. Алар да аптырашта калган иде шул. Тора-бара күнекте Зифа, баштанаяк эшкә чумды, хирургия бүлегенә эшкә урнашты. Ә анда хис-тойгыларга урын юк. Салкын канлыга әвереләсең икән. Бу юлы да Фәндүснең сөйләгәннәрен һичбер эмоциясез тыңлады.

- Зифа, нык рәнҗеттем сине. Миңа бары синең гафу итүең кирәк. Башка берни сорамыйм. Иртәгә үк военкоматка барачакмын, махсус хәрби операция зонасына китәм. Бронь бар иде. Ләкин биредә үз-үземне кая куярга белмим мин. Гафу ит, - диде ир хушлашып. Икенче көнне үк хәрби комиссариатка барып контракт төзеде Фәндүс, хәрби разведкада хезмәт иткәнгә биш куллап алдылар ирне. Җыену өчен 2 көн бирелде. Аннан соң хәрби әзерлек үтү өчен базага китәсе. Әти-әнисе бердәнбер улларының әлеге карарын ашыгыч дип кабул иттеләр. Фәндүс үз сүзендә нык торды. Хәрби комиссариатка үзен озатырга да беркемне чакырмады, беркемгә дә белгертмәде. Ләкин ул килгән...каяндыр ишеткән.

- Фәндүс, сине озатырга килдем. Бер хәбәрем бар сиңа, Эльмира һәлак булды. Кичә кулларымда җан бирде. Ул утырган такси югары тизлектә баганага килеп бәрелгән. Йөртүчегә берни булмаган, ә менә Эльмира утырган яктан тимер өеме генә калган. Операциядә мин ассистент идем. Коткарып калып булмады. Кайгыңны уртаклашам, - кыз елап җибәрмәстән аскы иренен тешләде.

- Ярар, безгә күрергә язганны башкалар күрмәс, хәзер ничек тә булса, алда торган сынаулар аша үтәргә кирәк, - диде Фәндүс рюкзагын аркасына асып.
- Икегезне дә гафу иттем, рәнҗемим мин сиңа, бәлкем, калырсың, әти-әниең берүзе кала бит, - Зифа ирнең кулын кысты.
- Артка юл юк, зинһар, аларны карап тор. Язган булса, күрешербез, - диде дә, Фәндүс әти-әнисенә кул болгап, яннарына килеп туктаган автобуска кереп утырды…

Ш.К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев