Язмыштан качып котылып булмый икән шул ул, җаныыым!
Берничә көн элек яшьлек дустым шалтыратты. Туйга чакыра. “Күңелемә иң якын кешеләремне генә чакырам, открытка җибәреп тормыйм, кил”, - ди. Аптырап киттем. Ул инде кияүдә бит!
Туйларында мин дә кунак булган идем, бик күңелле итеп берничә көн дәвамында бәйрәм иттек. Минем гаҗәпләнүем, аптырап калуым сөйләмемә үк чыкты ахры, телефонның аргы ягындагы әңгәмәдәшем сөйләп китте:
“Хәтерлисеңме, 15 еллар элек, без – студентлар идек. Ял көнне синең белән Бауман урамына бардык. Чиркәү каршындагы эскәмиядә көлешә-көлешә туңдырма ашап утырдык. Шул вакытта каршыбызда әллә кайдан гына бер хатын пәйда булды. Юантык кына, кара чәчле, кысыграк күзле ханым зур базар сумкасын безнең каршыга китереп куйды да: “Кызлар, сез минем урынны алгансыз. Минем урынны бушатыгызчы, мин сезгә шуның өчен киләчәгегезне юрап бирермен”, - диде. Син, куркам дип, хиромант-багучының тәкъдименнән баш тарттың. Ә мин кызыксыну тулы күзләремне тутырып, аңа кулымны суздым. “Укуны тәмамлау белән тормышлы булачаксың. Ике бала табып үстерәсең. Ике тапкыр кияүгә чыгасың...” дип тезеп китте. Дөрес әйткән булган икән бит ул хиромант, барысы да нәкъ ул әйткәнчә барды...
Хәбир белән ник аерылыштыгыз дип сорыйсың киләме? Игроман булып чыкты бит ул, җаныыым! (дустымның бик матур итеп үзенчә сузып “җаным” дип әйтә торган гадәте әле дә бар икән). Иии, аның белән күрмәгәнем калмады инде, җаныыым...
Өйләнешкән елларда ук, вакыты-вакыты белән иремнең ипи алырга да акчасы булмады. Мин әле акчаны яхшы эшли идем, әнием дә: “Кызым, җайланып китәр, кешене ипигә дә тилмертмә инде, ал!” ди торган иде. Үзең беләсең, мин ипи ашамыйм, әмма сөйгәнем өчен ипиен, колбасасын һәм башка ризыкларны да рәхәтләнеп алып кайта идем.
Әмма чынлап торып авыр вакытларыбыз икенче бәбиемне тапканнан соң башланды. Беренчесен алып кайтканда әле үземнең хәстәрләп куйган запасларым бар иде, шуңа акчага интекмәдек. Ә менә икенчесен алып кайтканнан соң хәлләр хөртиләнде...
Чәчләремне йолка-йолка еладым бер юлы. Әйтимме нигә?! Бала өчен бирелгән акчаны кырып-себереп фатир өчен түләргә дип биреп чыгардым хәләлемә. Шуны автоматта уйнаган бит, әй!
Үзе мәһәр итеп биргән алтын алкаларыма кадәр ломбардка илтеп биргән бит, җаныыым! Көчкә, ялына торгач, әйтте кайсы ломбардта икәнен, әниемнән акча сорап, кире сатып алдым шуларны.
Шәһәребезнең һәр баганасы диярлек миннән ирем бурычка алган акчаны сорый башлагач, аптырап, аерылышырга гариза яздым. Әле алай җиңел генә өзелмәде безнең аралар. Аның бурычларына бернинди катнашыбыз булмавын исбатлар өчен суд юлын байтак таптарга туры килде...
Алай гына да түгел, без яллап торган фатирга килеп яфалады, балаларны елатып бетерә иде. Сабыйларымны кызганып, бик күп төннәремне елап уздырдым.
Мөгаен, яшьлегемдәге теге егетнең рәнҗеше төшкәндер миңа, җаныыым, әйеме?! Хәтерлисеңме, миннән берничә яшькә яшь егет мине бик ошатып йөргән иде. “Син миннән кече бит, мин үземнән яшь кешегә гомеремдә дә кияүгә чыкмаячакмын!”, дигәннән соң күз яшьләре белән елаган иде: “Соң туган вакытымны үзгәртә алмыйм бит инде берничек тә” дип такмаклаган иде...
Язмыштан качып котылып булмый икән шул ул, җаныыым! Беләсеңме мин кемгә кияүгә чыгам?! Әйе, шул егеткә – хәзер инде ир уртасы булган кешегә, киләсе айда – туебыз! Кил, яме!”
Ландыш Тимерова
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев