Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язучы Фәүзия Бәйрәмова: Шөгер төбәгеннән сөенеп тә, көенеп тә кайттым

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәр кандидаты Фәүзия Бәйрәмова фикерләре белән уртаклаша.

Күптән түгел Югары Чыршылы авылы 300 еллык юбилеен билгеләп үтүен сайтта хәбәр иткән идек. 

Бәйрәмдә язучы, публицист, һәркемгә яхшы таныш шәхес Фәүзия Бәйрәмова катнашты. Соңыннан ул Шөгер төбәге, бәйрәм чараасы  турында фикерләрен туплап, безгә язып җибәрде. Сезгә дә тәкъдим итәбез.

Элек  Лениногорск Шөгер районы дип аталган, Татарстанның беренче нефте дә биредә табылган. Монда хәзер дә бөтен урман- кырларны тутырып, нефть көянтәләре чайкала, алар көне- төне җир маен суыралар…

Бу якларда табигать бик матур, Урал тауларының соңгы тайпылышы булып, тәбәнәк таулар чылбыры тезелеп киткән, аларны урманнар каплаган. Тирә- як шау чәчәктә! Менә шундый кояшлы, җилле, коры бер көндә, Югары Чыршылы авылы халкы үзенең 300 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кызлар тавы башында! Чәчәкләр арасында! Биредә чамбыр чалгы белән чабырлык, җир җиләге чиләкләп җыярлык!

Без ирем Хөсәен белән Түбән Новгород өлкәсеннән үк бу бәйрәмгә махсус кайттык. Моның төп сәбәбе - язмышы шушы төбәк белән бәйле дин әһеле, галим, шагыйрь, педагог Габдрәхим Утыз Имәнигә карата тирән хөрмәт булса, икенче сәбәбе - аның нәсел шәҗәрәсе турында документаль китап язган төбәк тарихчысы Әлфия Ямаевага булган зур ихтирам хисләре иде.

Югары Чыршылы авылы зур түгел, анда сиксәнләп кенә кеше яши икән. Авыл зур булмаса да, аның тарихы бик зур. Биредә бүген дә Утыз Имәни, Апанайлар, Гыйльман ахун нәселе дәвамчылары яшәп ята, шуңа күрә, авыл көне үзеннән- үзе шәҗәрә бәйрәменә дә әйләнеп китте. Әлфия ханым Ямаева - шушы авыл килене, ул Югары Чыршылы турында берничә документаль китап язган кеше. Бу бәйрәмдә Әлфия Ямаеваның Габдрәхим Утыз Имәни (1754-1834) турында китабын да халыкка тәкъдим итү булды, аның нәсел дәвамчылары да чыгыш ясады.

Мин  үз чыгышымда  авыл бәйрәменең милләт бәйрәменә әйләнүен, Әлмәт- Шөгер төбәгенең гаять мәгърифәтле, ак як булуын ассызыкладым,  бу төбәк тарихы белән бәйле шәхесләр - Габдрәхим Утыз Имәни, Ризаэддин Фәхреддин, Гыйльман ахун һәм аның улы Фатих Кәрими, Һади Атласи, Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар, Мөхәммәттаһир Байтукаловлар турында сөйләдем. Чыгышымнан соң, Югары Чыршылы авылына үземнең " Гөләйза" һәм " Кырык сырт" китапларын бүләк иттем.

Ирем Хөсәен Аймалетдин исә җыелган халыкны Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар- мишәрләрнең тарихы һәм тормышы белән таныштырды. Өлкәнең 34 татар авылында һәм шәһәрләрендә кырык меңләп татар яши.

Югары Чыршылының авыл бәйрәменнән соң күршедәге Түбән Чыршылы авылына юнәлдек . Бу авыл минем өчен Ризаэддин Фәхреддиннең язмышы белән бәйле булганга кадерле.

Риза хәзрәт ун ел Түбән Чәшеле ( Чыршылы) мәдрәсәсендә укыган, ун ел шунда укыткан, соңыннан да бу авыл белән элемтәсен өзмәгән. Түбән Чыршылы авылы мәктәбе элеккеге мәдрәсә урынында урнашкан, бүген дә аның ишегалдында мәдрәсәнең нигез ташлары саклана, Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре хөрмәтенә истәлек билгесе - стелла да куелган.

Ә мәктәпнең үзендә Риза казыйга багышланган шактый зур музей бар. Без анда да булдык, шул заманнардан калган кадерле ядкәрләр, тарихи экспонатлар белән таныштык.

Инде мәктәпнең үзе турында берничә сүз. Заманында ул урта мәктәп булган, хәзер тугызъеллыкка калган, чөнки балалар юк. Мәктәптә нибары 24 бала укый, беренче сыйныфка керүчеләр юк икән. Балалар бакчасына алты бала йөри, әмма аларның күпчелеге урыслар һәм әрмәннәр.

Мәктәп яхшы, чагыштырмача яңа, ике катлы, ә балалар юк... Алга таба аның язмышы томанлы…

Мәктәптән кала, бу авылда Ризаэддин Фәхреддинне искә төшерүче башка нәрсә тапмадык, хәтта аның исемендәге урам да юк икән! Мәктәп тә бетсә, Ризаэддин хәзрәт белән бәйле тарих та бетәргә, онытылырга мөмкин бит! Милләт тарихы да шулай акрынлап җуела, юкка чыга инде ул…

Шөгер төбәгеннән сөенеп тә, көенеп тә кайттым. Сөендем - татар авыллары барыбер яшәргә тырыша, җиргә ябышып ята, көендем - балалар юк, ә алардан башка авылның киләчәге юк…

Елларга тиң чәчәкле, җилле, кояшлы бу көнем әнә шундый тирән уйларга этәрде. Югыйсә, дөньяда тиңе булмаган гүзәл табигать, тиңсез бай тарих бит! Татар тарихы! Киләчәккә барырмы бу матурлык һәм байлык, бездән соң бу җирдә  калырмы? Калсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Шул турыда уйлар җаныма тынычлык бирми…

 
Фәүзия Бәйрәмова- Аймал
фотолар: Ф.Бәйрәмова тарафыннан тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы!!!