Имам мөселман ир-атларына чәчләрен буярга ярыймы-юкмы икәнен әйтте
Кайбер ир-атлар яшьрәк күренергә тырыша.
Мөселман ир-атларына чәчләрен кара төскә буяу тыела. Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Кайбер ир-атлар яшьрәк күренергә тырыша һәм чал чәчләрен карага буйый. Менә миңа әле 40 яшь кенә булса да чәчем ап-ак диярлек. Әйе, кайчакта чал чәчне буярга кирәк дигән уй туа. Ләкин шул ук вакытта ак чәч ир-атны бизи», - дип аңлатты имам.
Ул хатын-кызларга карата мондый тыю юк һәм алар чәчләрен теләсә нинди төскә буйый ала, дип өстәде.
ЧЫганак: https://tatar-inform.tatar/news/imam-iz-kazani-rasskazal-mozno-li-musulmanam-krasit-volosy-5925078
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев