Инфляцияне йөгәнлибез… 2024 елда
Көнбатыш илләре никадәр генә тырышмасыннар, Россияне блокадага алу буенча бердәм фронт булдыра алмадылар. Кытай һәм Һиндстан кебек гигантлар, күпчелек Азия илләре Мәскәү белән хезмәттәшлектән баш тартмадылар.
Ул гына да түгел, европалылар үзләре, тешләрен кысып булса да, көнчыгыштан килгән углеводородларны алырга мәҗбүрләр. Санкцияләрнең алтынчы пакеты – нефть эмбаргосы турында актив сөйләшүләр алып барылса да, әлегә андый тыюны тормышка ашыру хәлләреннән килми. Апрель аенда Россия быел рекордлы күләмдә «кара алтын» сата башлаган, диләр. Җир маен зур дисконт белән, ягъни бәясен бик нык төшереп сатарга туры килә. Шул сәбәпле аңа кызыгалар. Хәтта Көнбатышның кайбер компанияләре Россия нефтен башка ил нефте белән кушалар да, яңа сорт китереп чыгарып, «Россиянеке түгел» дип саталар икән. Бу вакытлы гына күренеш булырга мөмкин, билгеле. Иранга санкцияләр кертелгәч тә, аның нефтеннән этаплап баш тартканнар.
Нәрсә генә булмасын, агымдагы вазгыять Россия өчен начар түгел. Хәзер инде белгечләр санкцияләр беренче карашка гына дәһшәтле булып күренә, чынлыкта алар алай ук куркыныч түгел, диләр. Дүшәмбе көнне Путин янында Австрия канцлеры Карл Нехаммер булды. Сөйләшү яшерен рәвештә алып барылды, соңыннан бернинди дә игъланнар булмады. Бары тик Нехаммер гына «кырыс шартларда» узуын әйтте. Канцлер, имештер, Көнбатышның күмәк таләпләре белән килгән, Россия лидерын куркытмакчы булган, диләр.
Хәзерге шартларда Россия икътисады үзен ярыйсы хис итә. Валюта курсларының ныгуы импорт товарларга бәя төшүгә өмет уята. Әмма импорт бик нык кысылды. Чит ил компанияләренең бездән китүе сәбәпле дә, күп кенә товарларның Россиягә кертелүе тыелу аркасында да бәяләр югары кала бирә. Үзебездә җитештерелгән товарлар да февраль башы күрсәткечләренә кайтырга ашыкмыйлар бит.
Россия банкы ел саен инфляция күрсәткечен 4 процентлы чиктә тотарга хыяллана. Алдагы елларда моңа ирешеп булмады: коронавирус аяк чалды. Инде 2022 елда вәгъдәне үтибез дигәндә генә санкцияләр белән аркага пычак кададылар. Үзәк банкның 2021 елга хисабы дөнья күрде. Шул уңайдан Эльвира Нәбиуллина мөрәҗәгать белән чыкты. Анда ул регуляторга нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүен аңлата. Хыялдагы 4 процентлык күрсәткечкә быел ирешеп булмый инде. 2023 елда да… Инфляциягә 4 процентлык авызлык кидерү 2024 елга кала. Аңа кадәр бәя күтәрелешенең зуррак процентлары белән эш итәргә туры киләчәк. Путин әле яңа гына гражданнарга һәм бизнеска ярдәм чаралары турында документ имзалады. 20 апрельгә кадәр пенсияләрне, социаль түләүләрне, бюджеттагыларның хезмәт хакларын, хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) арттыру турында тәкъдимнәр эшләп, Президентка кертү турында әмер бирде. Шулай булгач, Аллаһ теләсә, ач ук булмабыз әле. Түләүләр белән бергә инфляция дә артыр инде. Бәяләр тотрыклылыгы әлегә вәгъдә ителми бит.
Рәшит Фәтхрахманов
https://vatantat.ru/2022/04/79389/
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев