Инвалидлар декадасы кысаларында Зәй-Каратай авылындагы физик мөмкинлеге чиклеләргә азык-төлек пакетлары тараттылар
Зәй-Каратай авыл җирлеге, социаль яклау, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре аларның өйләренә барды.
"Физик мөмкинлеге чиклеләргә карата күңел җылыбызны кызганмыйк. Безнең Зәй-Каратай авылында физик мөмкинлеге чиклеләр моңаеп утырмый, актив тормыш позициясе алып бара. Әйтик, Рафис Сәгъдиев – минем балачак дустым. Тик кызганыч, 40 яшендә инвалид булды. Ул шулкадәр тырыш: бакчачылык белән шөгыльләнә, маллар асрый, өен чиста һәм тәртиптә тота”, - дип хәбәр итә китапханәче Гүзәлия Фәхретдинова.
Зәй-Каратай авылында китапханә, җирле үзидарә, мәдәният йорты, социаль хезмәткәр физик мөмкинлеге чиклеләрнең өйләренә бардылар. Алар продуктлар салынган пакетлар тапшырдылар, шулай ук китаплар һәм журналларның яңа саннарын алып килделәр.
фото: https://vk.com/id383785169 (Зәй-Каратай китапханәсе)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев