Йөри торгач, өйләнеп карарга булдым...
Йөри торгач, Әлтәф өйләнеп карарга булды. Ошамаса, аерып җибәрермен, дип куйды ул, бер дә эче пошмыйча, булачак хатынын күздә тотып.
Хәзерге заманда күңелгә ятышлы чәчбикәне табу бөтенләй пүчтәк эш икән. Кияүгә чыгып керергә җыенган хатын-кызларның игъланнары белән гәҗит битләре тулган. Озын буйлысымы, кыскарагымы, көр гәүдәлесеме, ябыграгымы, чибәреме, төскә-биткә әллә ни дан булмаганымы – бары да бар. Җаның теләгәнен рәхим итеп сайла да ал. Акыл-зиһеннәре турында гына бер сүз дә ләм-мим. Шулайдыр, яшәп карамыйча каян белмәк кирәк кешенең холык-фигылен. Хатын-кыз күңеле гел чишелмәс табышмак сыман бит ул.
Әлтәф, әллә нинди фәлсәфәләр корып тормыйча гына, гәҗиттәге беренче очраган адресны язып алды да үзенә хатын эзләргә чыгып китте. Чынлап торып өйләнмим ич әле, белеп карау өчен генә, ә инде гомерлеккә дигәнен эзләгәндә иң шәбен сайлыйсы булыр дип уйлады ул, урам буйлап кирәкле йортны эзләгәндә.
Ишекне башына парик элгән бер түти ачты.
Әлтәфнең кулында гәҗит күрүгә, ахрысы, эшнең нидә икәнен аңлап, ул, алтын тешләр тезелеп киткән авызын ачып:
– Әйдә, кер, килгәнсең икән инде, – дип ысылдады. Шундук эчке бүлмәдән алма кимереп чыгучы бер абзый да күренде.
– Менә кара, тагын бер кияү килгән, – диде хуҗа хатыны, Әлтәфне баштанаяк тикшереп.
– Күрәм, – диде пеләш баш, күзләре белән бораулаган сыман итеп карап.
– Йә, сөйләп җибәр, булмаса, тәти егет. Кайда эшлисең, күпме аласың, машинаң бармы, квартирың ничә кумытлы. Барын да ашыкмыйча, бәйнә-бәйнә итеп сөйлә, безгә ул бик важны.
Каушабрак калган Әлтәфкә үзенең кем икәнлеген, ни өчен килгәнлеген аңлатып сөйләп бирергә генә калды.
– Алай икән, – дип куйды париклы түти, егеткә күзләрен шарландырып.
– Бу адәм кисәгенең бер бүлмәсеннән ары юньләп торыр урыны да юк ич, үзе хатын эзләп килгән. Әле кесәсендә җил уйныйдыр, урам эте. Моның пропискага кереп җиңел генә квартирлы буласы килә, тот капчыгыңны, монда җүләрләр юк. Эдик, чыгарып ат бу хәсрәт кияүне, дүрт ягы кыйбла, юлында булсын.
Тәмам куркып аптырашта калган Әлтәф исә бу усал хатын алдында, миңа квартирагыз кирәк түгел, менә гәҗиттә язылганча, кызыгызны эзләп килдем, дип акланып та карамакчы булды. Кая ул, тегесе, кулын селтәп, тыңлап та тормыйча, бүтән бүлмәгә кереп китте. Ә пеләш башлы абзый исә, бертуктаусыз алма кимереп, Әлтәфнең өстенә үк килә башлады.
– Бирермен мин сиңа гәҗиттәге кызны. Эшләгән урының өч тиенгә дә тормый, җитмәсә, рәтле квартираң да юк. Әле син, малай актыгы, мужыт минем машинама төмәтәеңне сузып йөрисеңдер, ышан синең ише зимагурларга. Юк инде, урамнан узып барышлый кергән теләсә нинди йолкышка бердәнбер кызымны биреп чыгарыр хәлем юк. Кая, үзең чыгасыңмы, әллә булышыйммы?
Ишектән атылып чыккан Әлтәф урамда гына бераз исенә килә алды. «Вәт диваналар, мал дип тәмам шашканнар болар, бугазларына тыгылсын байлыклары, – дип уйлады ул, ник килгәненә үкенеп, кызларын гына күреп булмады, чибәр иде микән?»
Шул чакны Әлтәф артыннан йөгереп килүче кызга игътибар итте.
Ул, оялчан тавыш белән:
– Сез минем әни белән әтине гафу итегез инде. Аларга сразу квартиралы, машиналы кияү булсын. Ә башкаларга кем кала ди, аннан кайдан табылсын барчасына да бай кияүләр. Миңа исә кем булса да барыбер. Ә сезгә? – диде.
Каршысында басып торган тулган айдай чибәр кызны күреп коелып төшкән Әлтәф:
– Миңа тужы барыбер, – дип кенә җавап бирә алды.
Ярый, тагын шундук үзен кулга алып: «Барыбер булса, тәрәзәдән йөрерләр иде, ә безгә ишек кирәк», – дип, ул чибәр кызга беләгеннән йомшак кына тотып трамвайга менәргә булышты. Әлегә машина урынына трамвай да ярап торыр, алга таба күз күрер дип елмайды Әлтәф, гәҗит аша табылган Чибәркәйдән күзен дә ала алмыйча. Эх, егетләр, менә кайда ул чын байлык! Ә калганын, теләк булса, эшләп тә табып буладыр.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев