Иремнән аерганы өчен әнигә күңелем рәнҗеде
Ирем белән шундый матур гына яшәп ята идек. Мәхәббәт җимешебез – улыбызны үстерә идек. Көтмәгәндә, уйламаганда безне үз әнием аерды да куйды.
Көтмәгәндә дип инде, әни иремне беркайчан да яратмады. Аның турында гел начар сүзләр әйтә иде. Имеш, ул салырга ярата, акчаны аз эшли, мине дә, баланы да яратмый. Бу – нахак сүзләр, ирем бик әйбәт, без бер-беребезне үлеп яратабыз. Тормышыма кысылуы өчен әнине ачулана идем.
Әле бервакыт әни ирем белән аерылышырга киңәш бирде. Чөнки үзе дә кайчандыр әтине ташлап, башка кешегә кияүгә чыкты. 20 ел инде үги әти белән яшәп яталар. Менә шуңа күрә мине дә үзе артыннан барырга үгетләде ул. “Минем сүзне тыңла, бәхетле булырсың”, - дия иде.
Кайвакыт улымны ялларда әнигә илтәм. Шулай берсендә улымны алырга барсам, өйдә кунаклар бар. Әнинең иптәш кызы белән улы килгән, шәраб эчеп утыралар. Улы болай чибәр, акыллы егеткә охшаган. Мине дә үзләре белән утырырга кыстый башладылар. Башта каршы килгән идем, әни кунып калырга тәкъдим иткәч ризалаштым. Иремә шалтыратып әйтеп куйдым, ул да әнидә калырга рөхсәт бирде.
Шәраб эчкәннән соң бүлмәгә кереп яттым. Шул яткан җирдән йокыга киткәнмен. Иртән уянсам, янымда теге егет ята. Тиз генә торып җыендым да, баланы алып өйгә кайтып киттем. Бусагадан атлап керүгә, ирем аерылышырга теләвен белдерде. Баксаң, әни аңа барысын да җиткергән. Димәк, әни боларны безне аерыр өчен махсус эшләгән. Ирем мине тыңларга да теләмәде, нәтиҗәдә без аерылыштык. Аннан соң гына белдем: теге егет белән безнең арада берни дә булмаган, әни аны махсус минем янга яткырган. Иремә аңлатып карадым, барыбер ышанмады.
Хәзер без аерым яшибез. Әни белән дә аралашмыйм, бик үпкәләдем аңа. Күңелем рәнҗеде. Иремне яратам, аны кайтарырга телим. Миңа нишләргә?
Рәмзия Л.
"Шәһри Казан" сайтыннан алынды.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев