Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Иремне сөяркәсеннән тартып алдым»

«Тормышта төрле хәлләр була. Кайвакыт без дөрес гамәлләр дә башкармыйбыз. Беләм, түбәндә бәян ителгәннәр белән килешмәүчеләр дә булачак. Шулай да үземнең башымнан үткән хәлләрне сөйлисе килә.

Ирем белән 16 ел яшәгәч, аның сөяркәсе барлыкка килде. Без әйбәт яшәдек. Ике балага гомер бирдек. Икебез дә эшлибез, балалар инде мәктәпкә керде. Талашкан-әрләшкән чаклар да булмады. Ниндидер үпкәләр була инде, әмма аны да озакка сузмый идек. Еш кына гаилә белән ял итәргә чыгабыз. Кайвакыт балаларны картәниләренә итеп куеп, үзебез генә дә каядыр барабыз. Кыскасы, шундый тату, бер-берсен хөрмәт иткән, яраткан гаилә идек без.  

Ир кеше гашыйк булганын яшерә аламы соң инде? Тәүдә эштән соңлап кайта, аннары командировкаларга китә башлады. Миңа да, балаларга да суынды. Ни булганы белән кызыксынсам, икенче бүлмәгә чыгып китә. Кыскасы, сөяркәсенең эштә булуын аңладым.   Бер көнне бардым мин анда. Озын, кара чәчле, зәңгәр күзле бик чибәр кыз иде ул. Мин үземне дә ямьсез, дип әйтә алмыйм. Әмма ул миннән чагурак иде. "Синең вакытың узды, ул хәзер минеке", - диде ул. Минем өстемә кайнар су койгандай булды. Борылдым да чыгып киттем. Өйгә кайткач та күпме әрнеп елаганмындыр. Ярый әле ахирәтем янда булды.

"Иреңне сихерләгәннәрдер. Шундый яхшы ир, әти тиз генә бу кадәр үзгәрмәс иде", - диде ул. Бу сүзәрдән мин тынычлана төштем. "Мин бер хатынны беләм, шуңа барырга кирәк", - диде ул.   Сихер, күз тиюгә ышанмасам да, ахирәтем үгетләп, мине шушы хатынга алып барды. Хатын иремне сихерләүләре турында белдерде. Иремне кайтару өчен миңа да берничә гамәл башкарырга кирәклеген әйтте.

 Хатынның нәрсә кушуын язасым килми. Шушы ук көнне ирем кич балалар янына килде. Мин аны тыныч кына кабул иттем. Тәмле ризыклар әзерләдем, үземне тәртипкә китердем. Шулай берничә көнә рәттән ул кич белән килеп йөрде. Мин безнең мөнәсәбәтләр турында сүз дә кузгатмадым. Әмма төннәрен әрнеп елауларым һаман дәвам итте. Мине, балаларны шулай тиз генә башкага алыштыруына ышанасы килмәде.  

Бер көнне иремнең сөяркәсе минем эштән чыгыуымны көтеп торган. Каршыма килеп басты да, күзләремә туп-туры карап: "Син миңа көндәш түгел. Әгәр бу эшләреңне туктатмасаң, мин сине юк итәчәкмен", - диде. Ярсу тулы күзләре куркыныч иде аның. Әмма мин моны күтәрә алдым. Мин дә аңа ачу белән карадым да, борылып киттем.  

21нче көндә ирем инде кире кабул итүемне сорап килде. Әлбәттә, кабул иттем. Ул үзе белән ни булганын белми. Еш кына миннән киткәне өчен гафу үтенә. Хәзер без әйбәт кенә яшибез. Күңелемдә, әлбәттә, иремә карата үпкә бар. Әмма гаиләм хакына мин боларны онытырга тиеш икәнлегемне яхшы беләм", - дигән бер хатын соцталь челтәрләрдә.

https://matbugat.ru/news/?id=39446

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев