Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Ирең кул күтәрсә, «Түз балам!» дип торуга карамаска икән...

Каләм алып, хат язарга тәвәккәлләгәнче бик озак уйладым. Баштарак мине танып алырлар, якыннарым укыр дип кыенсынган идем. Соңрак бүтәннәргә гыйбрәт булсын, алар ялгышмасын дип язарга булдым.

Иремне бик яратып кияүгә чыктым. Очрашып йөргәндә бер тапкыр да сүзгә килмәдек. Талашуның ни икәнен белми идек. Кияүгә чыгуга бәбигә дә узып куйдым. Бар да яхшы иде. Яши башлагач кына бар да үзгәрде. Ирем башта вак кына әйберләргә бәйләнеп сүз әйтсә, соңрак тавыш зурга китә башлады. Гаиләдәге тавышларга да түзәргә өйрәндем. Иң авыры иремнең хыянәтен белү иде.

Бервакыт миңа өйдәге компьютер кирәк булды. Тиз генә документларны барлыйм әле дип кабызып җибәрсәм, экранда иремнең бер хатын-кыз белән язышкан «бит»е ачылды. Ниләр кичергәнемне белсәгез икән… Алай да барысы да ачыкланганын әйтә алмадым, батырлыгым җитмәде. Соңрак үземдә көч табып, бу хакта Илшатның үзенә җиткердем. Үзенә әйтү ошамады инде. Нигә чит смсларны укыйсың дип тә кычкырды, мине гаепле калдырырга тырышты. Ничек булгандыр, акылына тиз килеп, тезләнеп гафу сорый алды. Гафу иттем. Без хатын-кызлар шундый инде.

Бер айдан балабыз туды. Кызыбыз дөньяга килү тормышыбызны үзгәртер дип өметләндем. Тик күрәселәр алда булган икән әле. Бәби тапканда күп кан югалткач, гемоглобиным түбән төшкән иде. Хәлем юк, ә ирем булышырга атлыгып тормады. Хәтта киемнәрне машинада түгел, кул белән юарга кушты. Янәсе, суны күп тотам икән. Безнең ул чакта бала арбасы да юк иде. Ике айга кадәр кызымны кулымда күтәреп йөрттем. Ярый әле ул чакта янәшәмдә гел энем булды. Җитмәсә, каенанам да авырый башлады. Аны балалары чиратлап карады. Безгә дә чират эләгә бит инде. Тик әнигә карата мин начар сүзләр әйтә алмыйм. Авыру булса да, аек акыллы иде ул. «Түз, балам», – дип кенә торды. Ә менә үз әти-әниемә бер генә авырлыкны да сиздермәдем. Ирем читкә йөрүен дәвам итте. Тора-бара бөтенләй бәйдән ычкынды, кайтып миңа кул да күтәрә башлады. Бик авыр чаклар иде. Акча җитми. Мин юләр, иремә ярдәм итим дип, 8 айлык баламны калдырып, эшкә йөрдем. Азалияне йә энем карый, йә аның дуслары, йә инде каенанам алып кала. Акча керә башлагач, яшәгән фатирыбызга ремонт ясарга тотындык. Кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырыштым.

Атна ахыры саен иремнең туган авылына кайта идек. Минекеләрне ирем яратмады, анда бергәләп кайтмадык. Үзем кайтып киткәндә дә йөз сүз ишетә идем. Машинаны алып торасың, кире кайтарганда бак тутырып бензин саласы бул, дип әйтеп кала иде.

Сүз ярасы – бер хәл, берзаман тән ярасына түзеп булмый башлады. Бик каты итеп кыйнаганын әле дә оныта алмыйм. Күрше хатыны белән сөйләшеп торган өчен котырып, тукмап атты. Аннары тагын гафу үтенде. Ир белән хатын арасында була инде, ачу саклама, диде. Кичердем. Өч көннән кул күтәрү тагын кабатланды. Монысында, өй җылынсын дип, мич кабызган өчен гаепле булдым. Намаз укый идем, шул вакытта китереп сукты. Янымда кызым бөтерелеп йөри иде. Мине рәнҗеткәнне күреп, ул елап җибәрде.  Күңел бик рәнҗеде. Иремнең кансызлыгына шаккаттым. Бергә матур итеп яшәрбез дип тырышкан идем бит! Ирем күп сөйләшеп тормады, баланы һәм әйберләреңне ал да, өйдән чыгып китегез, диде.

Менә шунда уйга калдым. Әти-әнигә ничек әйтим? Аларны борчыйсым килми. Кая барырга? Елап та булмый ичмасам, күңелем каткан. Ничарадан бичара, туганнарыма чыгып киттем. Аларга килеп кергәч кенә елап җибәрдем. Шуннан курка-курка гына әтиемә шалтыраттым. Ә ул: «Мин сине кемгәдер кыйнатыр өчен үстермәдем. Елама, кызым, хәзер килеп алам», – диде. Дәшми яшәвемә шаккаттылар, нигә алданрак сиздермәдең, диделәр.

Икенче көнне тагын әйберләремне җыеп алып кайттым. Яңа җирдә яңа тормыш башладым. Башта кеше фатирында яшәдем. Озак та үтмәде, ипотека алып түләп баруың хәерлерәк, дигән фикергә килдем дә, тәвәккәлләп фатир алдым.

Ирем йөргән кешесе белән яши башлады. Ә мин Аллаһы Тәгаләнең юл күрсәтүенә сөенеп яшим. Тормыш кызык бит ул, бер алдын, бер артын күрсәтә дигәндәй, көннәрдән бер көнне иремне азындырып йөргән хатын миннән киңәш сорап шалтыратты. Күрәсең, кемгә килеп капканын аңлаган. Ялгыштым, холкы авыр, дип зарлана. Үзең теләп алган язмыш, дидем. Ул исә, беренче иремне сагынам, дип елый. Кемнеңдер бәхетсезлегендә бәхетле булып булмый шул.

Мин аңа рәнҗемим. Үзенә дә шулай дидем, рәхмәт сиңа, дидем. Шул хатын килеп чыкмаса, иремнең вакчыллыгына түзеп яшәр идем. Миндә сабырлык җитәрлек бит ул. Ә бүгенге хәлем шөкер итәрлек. Торыр урыным, эшләр эшем бар, әти-әнием исән-сау, бер дигән балам үсеп килә.

Әйтер сүзем шул: һәрвакытта да барган җирдә таш булып калып булмый. Әгәр сине рәнҗетәләр, мыскыл итәләр, авыр сүз белән йөрәгеңне яралыйлар, кул күтәрәләр икән, түзмәгез! Кеше ни әйтер дип түгел, үзеңне уйлап яшәргә кирәк. Без бит бу җирдә бер генә яшибез. Ниһаять, мин дә шуны аңладым.

 Ландыш Сибгатуллина, Тәтеш районы

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев