Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Ишеттегезме, хәзер боланнарны да хәләл юл белән чалуны оештырачаклар

"Хәләл" комитеты белгечләре боланнарны чалуны карап-өйрәнү өчен Ямал-Ненец автономияле округының Надым шәһәренә барды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлар буенча комитеты Россиядә беренче тапкыр боланнарны хәләл юл белән чалып әзерләүне тормышка ашырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтындагы хәбәрдә белдерелә. «Возрождение» тарафыннан кабул ителгән гариза нигезендә Комитет белгечләре боланнарны...

"Хәләл" комитеты белгечләре боланнарны чалуны карап-өйрәнү өчен Ямал-Ненец автономияле округының Надым шәһәренә барды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлар буенча комитеты Россиядә беренче тапкыр боланнарны хәләл юл белән чалып әзерләүне тормышка ашырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтындагы хәбәрдә белдерелә.
«Возрождение» тарафыннан кабул ителгән гариза нигезендә Комитет белгечләре боланнарны чалуны карап-өйрәнү өчен Ямал-Ненец автономияле округының Надым шәһәренә барды. Сәфәр барышында әлеге төбәктә хәләл продукцияне популярлаштыру һәм күзәтчелек буенча хезмәттәшлек турында килешү төзүгә ирешелде.
«Возрождение» директоры Андрей Русаков кеше организмы өчен болан итенең сыер һәм сарык итләренә караганда өстенлекләре турында сөйләде. "Безнең боланнар ирекле йөреп үстереләләр, табигый азыклар белән тукланалар, өстәмә катнашмаларсыз үсеш гормоннары файдаланмыйча үстереләләр, - дип билгеләде ул. - Боланнар мүк, җиләк, лишайник белән туклана".
Хайваннарны сую шәригать кануннары буенча алып барыла, электр һәм башка чаралар файдаланылмый. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлар буенча комитеты белгечләре беренче тапкыр боланнарны хәләл юл белән чалу барышын җитәкләде.
Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлар буенча комитеты бәяләве буенча «Возрождение» җитештерүе "Хәләл" таләпләренә туры килә дип табылды һәм Комитетның "Хәләл" тамгасын куллану өчен рөхсәт бирелде.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/10/155777/
Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев