Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәк китапханәчеләре балалар белән урамда китап укуны оештыра

Иске Иштирәк китапханәчесе Светлана Шакирова әйтүенчә, китапханә балалар белән дә, олылар белән дә тыгыз эшли.

«Китап укучы олыларыбыз күп. Журналлар, китаплар алалар укырга. Җәй көне балалар белән урамда китап уку оештырабыз. Безнең авылда бик матур „Биккинә“ чишмәсе бар, анда да чаралар уздырабыз. Шулай ук китапханә янында балалар мәйданчыгы ачылган иде, балалар белән чаралар үткәрәбез», — ди.

Кызлар-малайлар белән кайчакта әниләре, әби-бабайлары килә, аннары алар да китап укырга ала икән. Шулай ук урамда кече яшьтәге балалар өчен уеннар да оештырыла.

Светлана ханымның эш стажы 17 ел, аның белән бергә эшли торган хезмәттәше — Гүзәлия Сәлахованың 35 ел тәшкил итә.

"Хәзерге вакытта китапханәбездә ремонт эшләре бара, ләкин китап йорты ябылмады, хезмәт күрсәтәбез. Ремонт булуы яхшы күренеш, китапханәгә килүчеләргә, без — хезмәткәрләргә дә уңайлы, якты, матур булыр», — ди Светлана ханым. Алар икәү килешеп эшлиләр.

фотолар: китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев