Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәк мәктәбенең «Яшь эколог», «Яшь урманчылар» түгәрәкләренә йөрүчеләр караучысыз калган этләр янында булдылар

Балаларның зур я кечкенә булуына карамастан, аларның күнеле самими булуына тагын бер кат ышанып кайттым.

 

Иске Иштирәк мәктәбендә оештырылган “Яшь эколог” һәм “Яшь  урманчылар” түгәрәкләренә йөрүче 20 укучы белән узган атнада 2018 елда Подлесный совхозында  Альбина Ризванова җитәкчелегендә “Верный друг” (“Чын иптәш”) дип аталган, хуҗасыз калган этләрне карау һәм тәрбияләү  өчен  оештырылган урынга барып кайттык. Менә шунда барып кайткач, алда язган фикергә килдем дә инде. 

Андагы этләрнең тарихын тыңлагач, балаларның аларга ярдәм итәсе килү теләге тагын да артты. Укучылар аларга азыклар алып барырга үз теләкләре белән акча җыйдылар. Баргач, ул этләрне яратып, карап туя алмадылар. Кайберләрен, бәйдән ычкындырып, йөртеп керергә дә рөхсәт алгач, түбәләре күккә тигән кебек булды.

Балаларның төрлесе була бит, безнең укучылар арасында да шук  булып күренгәннәре дә, анда баргач бөтенләй башка яктан үзләрен күрсәттеләр. Алар этләрнен исемнәрен сорашып, аларны хәтта кочаклап диярлек фотоларга төштеләр. Кайберләре әти-әниләре белән ял көнне ярдәмгә килергә дә сүз биреп кайттылар.

 

Рушания Галәветдинова, Иске Иштирәк мәктәбе биология укытучысы

Тулырак "Заман сулышы" газетында җомга санында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев