Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Писмән авылы мәктәбендә яңа уку елында «Үсеш ноктасы» үзәге эшли башлады

Иске Писмән авылы мәктәбендә яңа уку елында үзгәрешләр булды: хәзер алар табигый-фәнни юнәлеш буенча “Үсеш ноктасы” үзәгендә заманча белем алалар.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында булдырылган үзәк укучыларга сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтер.


Яңа уку елында Иске Писмән мәктәбендә химия, физика, биология фәннәрен тирәнтен өйрәнү өчен 2 кабинет ачылган. Физика буенча цифрлы лаборатория белән мәктәп тәэмин ителгән. Химия, биология, робототехника буенча җиһазлар кайтарылган. “Үсеш ноктасы” федераль программасы буенча кабинетлар заманча стандартларга туры китереп җиһазланды, без моның өчен бик шат, укучылар һәм аларның әти-әниләре дә куанып кабул иттеләр”, - ди Иске Писмән мәктәбе директоры Людмила Чатурова.  

Әлеге мәктәп бинасы 70нче елларда төзелгән, ул чактагы таләп буенча сигезъеллык итеп ясалган.   Быел  “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында, хәтта шәһәр мәктәпләре көнләшерлек итеп җиһазланды. Мәктәптә 53 бала белем ала.

“Үсеш ноктасы” үзәгенең укучыларга сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтер, балаларда заманча табигый-фәнни һәм технологик күнекмәләләрне формалаштырырга ярдәм итәр, дигән ышаныч белән эшли башладык. Үзәк ачылу тантаналы төстә узды. Алдан ук әти-әниләргә хәбәр итеп куйган идек, алар да ачылышка килде, әлбәттә, мондый кабинетлар өчен шатландылар”, - дип сөйли Людмила Васильевна.
“Без физика буенча приборлар һәм биология, химия буенча цифрлы лабораторияләр, конструктор һәм күпфункцияле җиһаз һәм 4 ноутбук алдык”, - дип сүзен дәвам итә.

 “Үсеш ноктасы” үзәгендә ачылган заманча кабинетларда оста, тәҗрибәле укытучылар эшләячәк. Лола Партоевна Гайсинаның 35 елдан артык педагоглык стажы бар, ул тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, химия, биология укытучысы һәм 4нче сыйныф җитәкчесе дә.

Надежда Ивановна Богданова – физика, информатика, математика фәннәре буенча укыта, педагоглык стажы 28 ел.

Марина Ивановна Ларионова – шулай ук Иске Писмән мәктәбендә укыган, хәзер ул география, музыка, ОБЖ фәннәрен укыта, сыйныф җитәкчесе булып тора.  

Алия Әбүзәр кызы Әбсәләмова – башлангыч сыйныф укытучысы, сыйныф җитәкчесе. Ул әлеге мәктәпкә “Земский учитель” программасы буенча эшкә килгән.

Людмила Чатурова үзе Иске Писмән мәктәбенә 1979 елда, Казан педучилищесын тәмамлап килә. Башта башлангычларны укыта, аннары Казан университетында укыган чагында, ул вакыттагы директор Александр Филиппов аңа тарих укытырга һәм завуч булырга тәкъдим итә. 1990 елдан исә мәктәп белән җитәкчелек итә башлый.

Без ул көнне Иске Писмән мәктәбендә 6нчы сыйныфта биология дәресендә булдык. Укытучы Лола Гайсина аңлатуынча, күзәнәкләр төзелеше темасын өйрәнгәндә зурайтып күрсәтә торган приборлар ярдәмгә килә. “Элек бездә гадәти генә микроскоплар иде, хәзер – “Үсеш ноктасы” эшли башлагач, цифрлы лабораторияле булдык, аңарга цифрлы микроскоп та керә. Цифрлы микроскоп белән эш итәбез, гадәти микроскоплар өчен кояш яктысы кирәксә, биредә төрле һава торышында эшләп була. Оптик җиһаз да монда юк, монда камера көйләнгән. Камера ноутбукка тоташтырылган һәм экранда зурайтылган килеш күрәбез. Укучылар яңа җиһазларны ошаттылар һәм тиз үзләштерә дә башладылар”, - ди Лола Партоевна.  

Зарина Якупова, 6нчы сыйныф укучысы:
-    Мин бу мәктәптә беренче сыйныфтан бирле укыйм, мәктәбемне яратам. Безгә биология дәресе өчен яңа җиһазлар кайтты. Бүген без дәрестә цифрлы микроскоп аша суган, помидор, традесканциянең күзәнәкләрен карадык. Күзәнәкләр төрле формада, төрле төстә. Мәсәлән, традесканциядә мин хлорофилл күрдем, ул яшел төстә иде. Киләчәктә фармацевт буласым килә, “Үсеш ноктасы”нда алган белемнәр миңа киләчәктә кирәгәчәк.

Розалия Мостафина

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 6 октябрь санында укый аласыз.

автор фотолары

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев