Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Шөгер апалары мобилизацияләнүчеләр өчен җылы оекбашлар, носкилар бәйли (+ фотолар)

Бу арада халык тагын да берләште. Барысында бер генә теләк: бу хәлләр тизрәк тәмамлансын иде. Иске Шөгер апаларын да бер теләк-максат берләштерде.


Тарих кабатлана. Апалар бергә җыелып, җылы оекбашлар, носкилар бәйләргә тотынды, мобилизацияләнгән, шулай ук үз теләге белән китүче ир-егетләр тиз арада исән-сау кайтып җитсен өчен бу эшләр эшләнә.

Иске Шөгер апалары да шул максат белән оекбаш-носки бәйлиләр. Әлеге эшне оештыручы – Люция Кәшипова. Ул авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова янына кереп, тәкъдимен җиткерә. Носки бәйләү өчен йон язу, йон эрләү башта Гөлсинә Бадыкованың өендә башлана. Гөлсинә ханым исә башкаларны да бу эшкә тарта. Шулай итеп, күңел җылысын да кушып бәйләргә теләүчеләр күбәя.

Шуннан соң алар Иске Шөгер мәдәният йортында “Бер җеп белән бәйләнгән” дигән кич утыруга җыелалар. Үзләре белән йоннар, эрләү өчен кабага кадәр  алып киләләр. Алдан белдерү булгач, апалар шактый җыела һәм клубның зур залына чыгып утырып, эшне башлыйлар. Кемдер биш энә белән оекбаш бәйли, икенчеләре йон яза, шулай ук орчыкны әйләндерә-әйләндерә йон эрләүчеләр дә бар. Минзилә апа йомгакка җепне җыю өчен махсус җиһазын да алып килгән.

Гармунчы Илфат Вафин гармунда көйләр уйнап тора. Апалар һәм ханымнар җырлый-җырлый эш эшли. Клубка килә алмаучылар, өйдән бәйләргә керешкән. Яшь буын  йон эрләүнең нәрсә икәнен белмичә үсмәсеннәр дип, монда кызларны да катнаштырырга онытмаганнар.

Иске Шөгер апалары хәзерге вакытта Казанда хәрби өйрәнүләрдә булган ир-егетләргә дә тәмле итеп камыр ризыклары пешергәннәр. Гүзәл Сәйфетдинова, Гүзәлия Гәрәева, Гөлнара Хәмидуллина, Фиалка Тумгоева, Зөхрә Бадыкова өчпочмак, пирожки, кекслар пешереп җибәргәннәр. Гөлүсә Гыймаева үз укучысына перчаткалар бәйләп биргән, эченә хатын да салырга онытмаган. Энҗе Джураева тәмле итеп пылау пешергән булган, аны да җибәргәннәр.

Әлбәттә, авыл башлыгы Лилия Шиһапова мобилизацияләнгән ир-егетләргә гуманитар ярдәмне җиткерү буенча эш алып бара, Казанда егетләр янында да булган. Иске Шөгер генә түгел, Иске Иштирәк егетләренә дә булышу җаен карый. “Мондый вакытта сезнеке дә, безнеке дә дип тормыйбыз. Кайберләренә повестка тиз генә килеп, тиз арада чыгып та китәргә туры килде, ныклап әзерләнә алмадылар, андыйларга да ярдәм иттек”, - ди ул. Хәтта Казанда берничә көнлек курсларда алар турында кайгырту җаен тапкан.

Мобилизацияләнгән ир-егетләрдән нәрсә кирәклеген сорап, шуларны булдырырга, әзерләп җибәрергә тырышалар. “Гуманитар ярдәмгә бик күп авылдашлар кушылды. Шулай ук Илсөябез дә бу изге эштән читтә калмады”, - ди Лилия Шиһапова.


Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга 11 ноябрь санында укыгыз.

Фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев