Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Шөгер апалары окоп шәмнәре ясарга өйрәнде (+ фотолар)

Иске Шөгер апалары ир-егетләр мобилизацияләнүгә, кичләрен аларга җылы носкилар бәйләргә утырган булсалар, инде менә клубка окоп шәмнәре ясарга җыелдылар.



Соңгы арада окоп шәмнәре ясау активлаша башлады. Әлеге шәмнәрне махсус хәрби операциядә булучы хәрбиләр куллана. Ул окоп шәмнәре 8 сәгатькә кадәр җылылык биреп тора ала икән.

“Шәмнәр белән ашый торган ризыкны җылытырга, ризык әзерләргә һәм кием киптереп тә була дип әйттеләр. Шуннан соң Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова шәм ясау буенча без дә үз өлешебезне кертик дип тәкъдим итте һәм парафинга заказ бирде”, - дип сөйли авыл мәдәният йорты җитәкчесе Эльнара Мирзоева.

Аннан соң ул мәдәният йортының социаль челтәрдәге сәхифәсенә белдерү куя, шулай ук авыл төркемендә белдерүне урнаштыралар. Белдерүдә авыл халкыннан буш калай банкалар һәм балавыз белән ярдәм итүләрен сораганнар, шулай ук шәм кисәкләре дә кирәк булуын хәбәр иткәннәр. “Барлык кирәкле материаллар килеп җиткәч, клубта кич утырып, бергәләп шәм ясарбыз, дип сөйләштек”, - ди Эльнара.

Халык мондый игелекле эштән читтә каламы соң? Әлбәттә, юк. “Минем ярдәмем алгы сызыкта булганнарга кирәк”, дигән уй белән эш итә һәркем. Хәзерге вакытта барысында да бер теләк – тиз арада хәрби операция төгәлләнеп, киткән хәрбиләр исән-сау өйләренә кайтсын. Монда калганнар моның өчен бар нәрсәне эшләячәк.

Иске Шөгердә “Шәм җылысы” дип игълан ителгән акциягә беренчеләрдән булып Вильдановлар гаиләсе (алар шәмнәр китергән), аннан Кадрия Хәлимова кушылган:  эреткән балавыз биргән. Калай банкалар да җыйганнар.

Авыл башлыгы Лилия Шиһапова заказ ясаган парафин да кайтып җиткән. Һәм бу атнаның сишәмбе кичендә авыл клубына апалар һәм Лилия ханым үзе дә шәм ясарга җыелдылар.

“Ясау технологиясен алдан интернеттан карап куйган идек. 10 килограмм балавыз һәм парафин кушып банкаларга шуларны тутырдык. Ясау технологиясе бик катлаулы булмады, апаларның тырышлыгы белән без ул көнне 100дән артык окоп шәмнәре ясадык”, - ди Эльнара.

Беренче тапкыр гына эшләсәләр дә, сынатмаганнар. Эшебез уңышлы килеп чыкты, ди алар. Әлбәттә, мәрхәмәтлелек ниятеннән кылынган гамәлләр уңышлы булачагына шик юк.

Моның белән тукталып калмыйлар, киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә уйлыйлар. Шушы көннәрдә мобилизацияләнгәннәр янына Лениногорскидан гуманитар ярдәм төялгән машина китәчәк, иске шөгерлеләр ясаган шәмнәрне шушы гуманитар йөк аша җибәрәчәкләр.

Фотолар: Эльнара Мирзоева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X