Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлтимер авылы апалары янәдән окоп шәмнәре ясап, хәрби операция зонасына озатты

Юлтимер авылында яшәүче апалар клубка җыеылып, мобилизацияләнгәннәр өчен окоп шәмнәре ясадылар һәм аларның ясаган шәмнәре хәрби операция зонасына китте.


Юлтимер мәдәният йорты һәм китапханәсе белән бергә оештырылган “Шәм җылысы” акциясе – монысы икенче тапкыр үткәрелә. “Әлеге акцияне оештыручы – Гөлчәчәк Анисимова. Башта авыл халкы калай банкалар китерде. Беренче тапкыр ясаганда халыктан җыелган балавыздан шәмнәрне ясаган идек. Шәм ясау процессын интернеттан карап өйрәндек. Булышырга авылдан апалар да килде. Менә бу юлы парафинга заказ биреп, шәмнәрне парафиннан ясадык”, - дип сөйли мәдәният йорты директоры Рәшидә Зиангирова.

Парафин сатып алу өчен халыктан җыелган матди ярдәм бик тә урынлы булган. 

Беренче тапкыр ясавы бераз авыррак булса да, икенчесенә апалар шомарганнар инде. Беренче партия шәмнәрне теге вакытта мобилизацияләнгәннәр өчен районнан китүче гуманитар ярдәм йөгенә тапшырган булганнар. “Ул чакта да вакытында өлгердек, кичтән ясап бетердек, икенче көнне тапшырдык. Менә бу юлы да Лениногорскидан гуманитар ярдәм машинасы китәчәк дип хәбәр иттеләр һәм без апалар белән тагын җыелышып ясап куйдык, янәдән солдатларыбызга өлгерттек”, - ди Рәшидә ханым. 

Аның әйтүенчә, көнкүрештә бик кирәкле әсбап җылыну өчен генә түгел, ә котелокта тушенка кебек ризыкларны әзерләү, бияләй-оекбаш һәм башка вак-төяк әйберләрне киптерү, землянка һәм окопларны яктырту өчен дә кулланыла. 

Оста куллы, игелекле йөрәкле юлтимерлеләр ясаган окоп шәмнәре һәр солдатның күңелен җылытып торыр, Җиңүне якынайтырга булышыр дип ышаналар. 

 

Фото: Рәшидә Зиангирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев