Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Изаиль Габдрахманов югары дәүләт бүләгенә ия булды

Яңа 2022 ел алдыннан “Татнефть” компаниясе Лениногорскиның 2нче торак-коммуналь хуҗалыгы начальнигы Изаиль Габдрахмановка дәүләт бүләге тапшырылды. Ул Россия Президенты В.Путин карары белән II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде.


Изаиль Габдрахманов җиңел генә җитәкче кәнәфиенә утырмаган. 30 елга якын “Лениногорскнефть” идарәсендә балта остасы булып эшләде, менә 20 ел торак-коммуналь хуҗалык белән җитәкчелек итә.

1958 елда Сарман районы Минзәләбаш авылында туа. Әтисе 72 яшенә кадәр шофер булып, әнисе балалар бакчасында эшләгән.
-    Кечкенәдән нефть скважиналары күреп үстем. Малайлар белән еш кына скважиналар янына килеп, эшләгәннәрен карап тора идек. Траншеялар казуда да булыштык. Ул чакта кул белән казыйлар иде бит. Шулай да нефть өлкәсенә түгел, төзелеш тармагына киттем, - дип искә алып сөйли ул.

1976 елда мәктәпне тәмамлагач, төзелеш техникумына китә, 1 курста ук аны армиягә алалар. Иркутскида махсус частьтә хезмәт итә. Армиядән соң техникумда укуны дәвам итеп, диплом ала. Яшь белгечне төньякка Главтөмәннефтегазга билгелиләр, нефтьчеләр өчен йортлар төзү белән шөгыльләнә.
-    Элек Себердә эш шартлары бик уңайсыз иде. Әле мин вагончикта яшәдем, күбесе бит машинада куна иде. Хезмәткәрләр өчен торак төзелгәч, вахта ысулы белән эшли башладык. Ул вакытта минем гаилә, ике бала бар иде, шунлыктан Татарстанга кайтырга булдык, - ди.

Лениногорскига кайтып урнашкач, 1992 елда Изаиль Наилевич ПРЦЭОга эшкә керә. Балта остасы булып хезмәтен башлый, КНСлар ремонтлый, торбаүткәргечләр салуда катнаша. Ул вакыттагы цех начальнигы Владимир Житковны бүген дә хөрмәт сүзләре белән искә ала. 1 айдан мастер вазифасына билгелиләр. Аннан бина һәм корылмаларга капиталь ремонт цехына күчерәләр, соңрак торак-коммуналь цех начальнигы урынбасары, 2002 елда – җитәкче. Идарә итүнең төрле стильләре була, ул исә үзенә процесс тоткарлыксыз баруын һәм коллективта уңай атмосфера булуын сайлаган. Һәркайда, һәр җирдә килешү (компромисс) эзли. Бүген дә, социаль юнәлешле предприятиенең җитәкчесе буларак, аның вазифалары даирәсенә төрле бурычлар керә. Улл һәрвакыт аралашуда, хәрәкәттә, ниндидер мәсьәләләрне хәл итә.
Лениногорск торак-коммуналь цехы составында һәрвакыт күпсанлы бүлекчәләр булган: спорт мәктәпләре, «Лениногорский» шифаханә-профилакторие, ял базалары, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, нефть музее һәм башкалар.

Балалар лагерьлары һәм ял итү базаларында соңгы елларда зур үзгәрешләр булды. Бүген корпуслар төзек, спорт-уен мәйданчыклары бар. Территорияләрне яшелләндерү Изаиль Габдрахмановның ныклы игътибарында тора. “Балалар лагерьларында алмагач, груша агачлары утыртабыз. “Нептун”да абрикос та үсә. Шушы еллар эчендә куаклыклар, чыршылар, чәчәкләр күп утыртылды. Без “Татнефть” балалар лагерьларында беренчеләрдән булып, күгәрченнәр, понилар үрчеттек. Бүген “Ландыш” – тере почмак”. Нефтьчеләр куллары белән ясалганнарга сакчыл карашта тора ул.

-    Табигатькә һәм эшкә карата сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәтнең ачык мисалы - Рафаиль Сәет улы Нурмөхәммәтов, мин аның башлангычында күп еллар эшләдем. Агач утырту алдыннан ул тырма белән кара җирне тигезли, ә үсемлекне җиргә утыртыр алдыннан, һәрвакыт су сибә иде, - дип сөйли.

Изаиль Габдрахманов  фикеренчә, кеше үзен бәхетле дип хис итә икән, димәк, аның тормышы уңайлы.
-    Иртән торып, яраткан эшкә бару – кеше өчен иң зур бәхет. Минем өчен эш һәм хобби – синоним сүзләр. Эш кенә авыр уйлардан арынырга, авыр чорны узарга булыша. Пенсиягә чыккач, йорт, бакча белән шөгыльләнәчәкмен, балыкка йөрермен, кадерле һәм якын кешеләремнең елмаюларыннан ләззәт табачакмын.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укый аласыз

Наталья Звонарёва

Фото: Сергей Трусов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изаиль Габдрахманов ЖКЦ