Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Изилә апа һәркем өчен изге догада

Шәһәребездә гомер итүче 90 яшьлек Изилә Йосыпова гомеренең бәхетле мизгелләрен ешрак исенә төшереп, канәгатьлек белән гомер итә.

Лениногорск мәдәният йортында эшләп килүче“Сүнмәс ялкын” ансамбле, шәһәребезнең тынгы белмәс өлкән яшьтәге кешеләрен берләштерә. Мәдәният-сәнгатьтән башка тормышларын күз алдына китерә алмаулары белән бергә, аларның һәркайсы лаеклы ялга чыкканчы үз хезмәт урыннарында тырышып эшләгән, балалар тәрбияләп үстергән.

Изәлә ханым Йосыпова - шушы ансамбльнең йөзек кашы. Иң беренче шәһәрнең “Ветераннар советы” йортында оешкан коллективның башкаручысы булган, бүгенге көндә ансамбльгә йөрмәсә дә, аның тормышы белән кызыксынып тора, ә ансамбльдә җырлаучы ханымнар аның үзе белән даими аралаша, хәлләрен белешә. Юбилеена да бергәләшеп, күңелле чыгышларын алып килгәннәр иде.

“Мин ул вакытта әле яшь идем бит, 75 тә генә идем,- дип көлеп сөйли Изилә апа, үзенең үзешчән сәнгать белән шөгыльләнә башлаган елларын искә алып,- өйдә үзем генә булган чакларда, краннан челтерәп аккан су тавышына да кушылып җырлый идем. Минем үз-үземә шулай концерт куеп йөргәнемне күршебездә яшәгән Нонна Петровна ишетеп алган. Без яшәгән йортның күршесендә үк диярлек 2010 нчы еллардан алып ветераннар өчен клубы эшләде.  Минем шикелле пенсиядәге өлкән яшьтәге кешеләр шунда йөреп, төрле чараларда катнашып, күргәзмәләр оештырып бик күңелле итеп яшиләр иде. Күршем дә шул клубка йөрде. Бервакыт ул мине дә шунда алып барды. Клубның җитәкчесе Сәрия Әшрафовна тынгы белмәс кеше, ни генә уйлап тапмый, берсеннән-берсе кызыклы чаралар оештыра, үземнең шул шау-шулы мәдәният-сәнгать тормышына кереп киткәнемне дә сизми калдым. Без төрле бәйрәм чаралары, конөертлар оештыра идек, барыбыз да җырчы, йә гармунчы, нәфис сүз остасы.  Берзаман Сәрия ханым безгә ансамбль оештырыйк дигән тәгъдим ясады, мәдәният йортында эшләүче “Сүнмәс ялкынның” чишмә башы шуннан башланды”.

Изилә Һади кызы Йосыпова 1934 нче елның 10 нчы апрелендә Азнакай районы Әгерҗе авылында дөньяга килгән. Әти-әниләре гап-гади, тырыш-булган авыл кешеләре гаиләләрендә 6 бала тәрбияләгән. Аларны икәү бергә үстереп, киләчәктә сау-сәламәт, акыллы, гыйлемле, бәхетле кешеләр итеп күрергә өметләнгән. Әмма 1941 нче елда башланган каһәр суккан сугыш якты өметләргә аяк чалган. Һади Габитов Бөек Ватан сугышының иң беренче көннәреннән Смоленск янындагы көчле сугышка барып кергән. 1941 нче елның июленнән-сентябраена кадәр бу җирдә аеруча дәхшәтле, канкойгыч көрәш булган, фашистларны илебезнең йөрәге булган Мәскәүгә якын китермәс өчен Совет солдатлары батырларча, азаккы сулышларына кадәр бирешмәгән. Изилә ханымның әтисе  Һади да 1941 нче елның сентяберендә шул көрәшләрдә башын салган. Әниләре Шәмсенур 31 яшендә 6 баласын кочаклап тол калган.

“Ул елларда сугыш афәтен, ул китергән кайгы-хәсрәтне татымый калган гаилә юк иде. Безне,  беребездән-беребез кечерәк алты баланы карашырга, әнигә ярдәмгә аның әнисе-Миңнегаян әбиебез килде. Әни көне-төне колхоз эшендә, без әби белән урманга коры-сары, үлән җыярга бара идек. Урманда утын бар, әмма аны алырга ярамый, кырда үскән игеннең бер башагын гына өзеп алган кешегә дә төрмә яный. Миңнегаян әби безнең тамагыбызга нәрсә дә булса ашату өчен булдыра алганның барсын да эшләде. Әмма туганнарымның бөтенесен дә саклап калып булмады, миннән кечерәк өч туганым вафат булды. Мин аларны да сугыш корбаннары дип саныйм, явыз дошман илебез өстенә ташланмаса, әтиебез безнең белән булыр, сабый балаларга шулкадәр авыр тормыш, ачлык-ялангачлыкны күрергә туры килмәс иде”,- ди Изилә апа.
Сугыш башланганда нибары 7 яшьтә генә булган кыз, зур кыенлыкларга карамастан, бөтен тырышлыгын куеп мәктәптә укыган һәм сигезьеллык белем алган. Кечкенә чагыннан ук мәдәният-сәнгатькә тартылган, мәктәптә укыганда төрле чараларда катнашкан, авыл клубы сәхнәсендә җырлап-биеп авылдашларын сокландырган Изилә, сигезьеллык белем турында аттестатны кулына алуга, район мәдәният бүлегенә барып, үзен эшкә алуларын сорый.

“Клубта эшләргә теләгем шундый көчле иде, авылны, авылдашларымны да мәдәният-сәнгатькә тартып, төрле чаралар оештырып, үзебезнең милли бәйрәмнәребез, гореф гадәтләребезне саклап, буыннан-буынга тапшыру максаты, шул вакытта ук бар иде күңелемдә. Әйбәт кенә эшләп тә киттем, үзем шикелле җыр-музыка, сәнгать дип, җан атып торучы яшьләр дә күп, клуб сәхнәсе гөрләп тора иде”,- ди Изилә Йосыпова.

Ул вакытта Азнакай  якларында да нефть тармагы үсә, тирә-якта нефть вышкалары утыра – илгә кара алтын чыгаралар, нефть үткәргечләр сузалар. Әлбәттә, Татарстанның төрле районнарыннан нефть эшенә килгән яшьләр дә кичләрен клубка килми булмый. Лениногорск районы Шөгер авылы егете Сәбих Йосыпов нефтьче оешмада тракторчы булып эшли, аларны шулай төрле буровойларга күчереп йөртә торган булалар. Шулай күченеп йөри торгач, ул Азнакай районы Әгерҗе авылына килеп чыга. Клуб мөдире Изилә белән алар шулай танышып китәләр. 1953 нче елда бергә гаилә корып җибәргәч, аларга инде бергәләшеп бер урыннан-икенчесенә күченеп йөрергә туры килә. Олы уллары Чулпан нәкъ менә шул күченеп йөрүләр чорында туа. Шушылай күчеп йөри торгач, ниһаять Лениногорскига килеп төпләнәләр. Монда аларның кызлары Ландыш һәм тагын бер уллары Альберт туа.

“Балалар бәләкәй чакта миңа өйдә торырга туры килде. Шул вакытта үзем өчен янә бер шөгыль таптым, дөресрәге бу эшкә сәләтемне  миңа тормыш иптәшем Сәбих ачарга булышты. Ул үзе дә сәнгатьне яратучы кеше иде. Без бергәләшеп гипс, алебастрдан төрле картиналар ясау белән мавыгып киттек. Башта булачак картинаны кәгазьгә төшерәбез, аннан шул эскиз буенча пластилиннан форма ясыйбыз да, сыек гипс, йә алебастрны шул формага агызабыз. Алар каткач, картинаны төсле буяулар белән бизәү- минем өстә. Сәбих эштән кайтканчы барсын да эшләп куя идем. Безнең бу картиналарыбызны бик яратып, кызыксынып алалар иде. Сәбих тукымага чәчәкләр басу белән дә мавыкты, яраткан шөгыле иде. Тукымага майлы буяу белән чәчәк, букетлар басу өчен махсус җайланмаларны да үзе уйлап чыгарып ясады”,- ди Изилә апа.
Изилә ханым балалары үсә төшкәч Изилә  Һадиевна “Лениногорскнефть”нең ОРСна эшкә керә. Эш белән беррәттән Әлмәт сәүдә училищесында укый. Балаларны тәрбияләүдә  Сабих Юнысовичның әнисе – Миңнегаян әбиләре булыша.
Бу гаиләдә балаларны тәрбияләп, белемле итү өчен бик тырышалар. Алар тату гаилә, әбиләренең изге теләкләре, әти-әниләренең тормышта һәм хезмәттәге үрнәгендә үсә. Өчесе дә югары белем алалар. Уллары Чулпан һәм Альберт Ульяновск югары хәрби училищесын тәмамлап чыга. Запастагы подполковник Альбер Сабихович бүгенге көндә гаиләсе белән Курскида яши. Кызганыч, олы уллары Чулпан бүгенге көндә безнең арабызда юк, гомерен туган илне саклауга багышлаган офицер берничә ел элек йөрәк авырыннан вафат булган. Гаиләсе Кемерово шәһәрендә гомер итә. Ә Ландыш Сабиховна “Лениногорскнефть”идарәсенең проект-смета бүлеге начальнигы. Ул Уфа нефть институтын тәмамлаган.

Изилә Йосыпова үз эшен яратып, намус белән башкара, башта кибеттә сатучы була, аннары аны мөдир итеп куялар.
“Безнең кибет бөтен поселокны азык-төлек белән тәэмин итеп, туендырып тора иде. Кибетче эше бервакытта да җиңел түгел дә, безнең заманда аеруча авыр иде кебек тоела миңа. Безнең тышкы кыяфәтебезне дә энә күзегннзән чыгарып тикшерә иделәр. Аллам сакласын, әгәр яулыгыңнан бер чеметем чәчең чыккан булса, шунда ук кисәтү, шунда ук штраф. Чәч мәсьәләсенә килгәндә, бусын дөрес тә дип уйлыйм, хәзер азык-төлек кибетләрендә дә чәчләрен-башларын туздырып, баш киемсез эшлиләр, болай йөрү дөрес түгел дип уйлыйм”,- дип тәнкыйть тә белдереп куя Инзилә апа. Аның сүзләре дөрес тә бит, һәрбер эшнең үз кагыйдәләре бар, аларны саклау тиешле.

Инзилә ханым лаеклы ялга чыккач, олы яшьтәге әнисен карау өчен янә Азнакайга күчеп кайта. Мәчеткә йөреп ныгытып Корьәнне, гарәп телен өйрәнә башлый. 2004 нче елда янә Лениногорскигә кайткач та, мәчеткә йөрүен дәвам итә. Бүгенге көндә 90 яшен тутыруына карамастан, ул намазын калдырмый, үз балалары өчен дә, ил өчен дә хәер-дога да тора. Дөнья хәлләре белән кызыксынып, бар нәрсәдән хәбәрдар булып яши. Бик күп китаплар укый, аның уку белән бик мавыгуын белгән оныклары әбиләренә яңа китапларны бүләк итеп кенә торалар.
“Мин телевизордан күп серияле кинолар карарга, газетлар укырга бик яратам. Китапларны кайвакыт аерыла алмый төнге берләргә кадәр укыйм. Кызым Ландыш һәрвакыт янымда, аның белән бергәләшеп урамда да йөреп керәбез. Тормышымнан бик канәгать мин, авырлыклар күп булса да, бәхетле мизгелләр дә әз булмады”,- ди Изилә апа.

Исламия Галимова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев