Каен апасының гына шул вакытта әйткән сүзе йөрәгеннән китмәде Галиянең
Галия икенчегә ул тапты. Авырын да алай авыр күтәрмәде. Бәбидән соң да шатланып, җилкенеп эшләп йөри. Беренче улын балалар бакчасына илтә, кош тоткандай очып кына йөри, әле бәби тапканга кырык көн булмаса да, өйдәге эшләрне эшләргә дә кыенсынып тормый, сыерын да сава. Төп йортта, каенана-каената белән дә дус-тату яшиләр. Каенаның каенанасы да исән-сау әле.
йортта торучы киленнән.
– Әллә нигә күкрәгем шешмәкче булып тора, берәр киңәш бирмәсме, Кәримә апа, дип медпунктка бара идем.
– Күкрәк шешкән өчен дә пункт буенда йөрмиләр инде, бар кайт та арыш оны белән бал бутап яп шешкән күкрәгеңә! – дигәч, кире борыла күндәм холыклы килен.
Кайта да, каен апасы кушканча эшли. Юк, шеш бетәргә уйламый. Каенанасы да борчыла, әллә нинди чәнечкеле гөл яфраклары да ябып карый. Гөл яфрагының вак энәләре кадалып кала авырткан күкрәгенә, шеш һаман китми. Аптырагач бара медпунктка. Кәримә:
– Синең бу, сеңлем, ымсын булганга охшаган, мин үзем андый ырымнарга ышанмасам да, үземнең баштан узгач ышана башладым. Бәби имезгән чагым, карыйм, күршеләр булары чыгып торган, кайнар бәрәңге ашап утыра. Аларның ашый торган бүлмәләренең тәрәзәсе безгә күренеп тора. Мин дә ашарга әзерләп йөрим. Күзем төште бит, өзелеп шул бәрәңгене ашыйсы килеп китте. Озак тормады, күкрәгем шешәргә тотынды. Икенче яктагы күрше әби кергән иде, ул хәлне тиз генә аңлап алып, ымсын чыгару йоласын башкарды, мин аңламый да калдым нәрсә эшләгәннәрен. Шуның белән шеш бетте. Бар кайт та эшләт, каенаналарың белергә тиеш! – дип кайтарып җибәрде.
Кайтып каенанасына сөйләде Галия. Ымсын чыгару йоласын эшләү өчен, ат тизәге кирәк икән.
– Бар, атлар фермасына төшеп, ат тизәге алып кайт! Аннары бакча башы күршебез Хәернисәттәйдән йоласын башкаруын сорарбыз.
– Ярар, әни, төшүен төшәрмен дә, кемнән сорап алырмын соң ат тизәген, үзем бу авылда туып үсмәгәч, бөтен кешене дә белмим бит.
– Бездән биш өй аша гына югары күрше Рәүф абыең эшли анда, шуннан сорарсың, – дип озата каенанасы киленен.
Балчык ерып, көчкә барып алып кайтты Галия ат тизәген. Шуннан киттеләр ымсын йоласын үтәтергә, бакча башы күрше Хәернисәттәйгә. Башта бер подноска җиде җиргә ат тизәген тезде бу әби. Аннары шул кулын юмыйча да, күлмәк итәгенә генә сөртте дә, ипи кисәкләре тезеп чыкты, шул ат тизәге күршесенә. Менә бу эшләрнең барчасын Галия карап торганда эшләде. Шуннан соң Хәерниса әби:
– Менә бу ипи кисәкләрен син ашарга тиеш буласың. Мин синнән сорармын, нәрсә ашыйсың, дип. Син һәрвакыт ымсын ашыйм диярсең.
Шулай итеп, бик җирәнгеч булса да җиде кисәк ипине, җиде тапкыр ымсын ашыйм, диеп ашап чыкты Галия.
Юк, теге шеш чигенергә уйламады. Каенанасы кушуы буенча тагын бер әбигә барып өшкертеп кайтты. Анысы дога белән генә өшкерде. Тагын Кәримә янына пунктка чыкты. Шеш зурайган. Кәримә ымсын йоласы турында сорашты.
янында басып торды, иренең кулын нык итеп кысты да яткан килеш, күзләрен чытырдатып йомды Галия.
– Әллә нихәтле тынычлана алмадым. Шундый күп үлек агып чыкты, хирург кулы белән кысып-кысып чыгарды, елан шикелле ургылып үзәге килеп чыкты, шул үлек җыелганчы, авыртуга ничек түздең, – диеп сөйләде соңыннан ире.
– Гипертонический раствор ясасын шәфкать туташыгыз! Ничек ясарга кирәген ул белергә тиеш! Бер стакан суга ике аш кашыгы тоз салып кайнатырга һәм шуны берничә кат марля аша сөзеп, шешәгә салырга. Шул эремәгә марляны чылатып, шул күкрәктәге чокырга тутырырга, – дип кушып калдырды. – Этазол эчәрсең, ун көн буе. Кушканнарны эшләмәсәң төзәлмәссең!
Кәримә эремәне ясап чыгарды, яраны чистартты, тутырып калдырды үлек урынына. Үлек агып чыккан урында тирән баз хасил булган иде.
Ходайның рәхмәте, шул яра төзәлде. Тоз эремәсе, үлектән чистартып, астан ит үсеп менәргә ярдәм итте. Ике күкрәгендә дә сөт бетмәде. Бәбиен дә бер яше тулып узганчы рәхәтләнеп имезде. Каен апасының гына шул вакытта әйткән сүзе йөрәгеннән китмәде Галиянең.
Кафия Вахитова-Низаметдинова,
Буа, Яңа Тинчәле.
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев