Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каенанам җанымны ашый…

Кызык бу дөнья! Кияүгә чыкканда күзгә ак-кара күренми икән. Менә гаилә корам да, барысын да көнләштереп, матур итеп яшим, башкалар ясаган ялгышны кабатламыйм, имеш! Мин дә шулай хыялландым.

Мин – авыл кызы, ә Рәнис – Казан егете. Өч ай очрашкач, ул мине әти-әнисе белән таныштырды. Шул көнне үк булачак каенанамның безгә мәңге тынычлык бирмәячәген аңласам да, аның улын ярату хисе өстенрәк чыкты. Рәнис минеке генә булырга тиеш дип яши башладым. Аны берәүгә дә бирәсем килмәде. Шул ярату харап итте дә инде мине. Танышып, ярты ел узды дигәндә, бергә яши башладык. Ике як әти-әнигә дә берни сиздермәдек. Әгәр никахсыз бергә торганны белсәләр, кирәкне бирәләр иде. Ике айдан авырга узганымны белдем. Башта сиздермичә йөрдем, аннары яшереп булмый башлады. Белгәч, әниләр никах укыттылар.

Менә шуннан соң башланды инде хәлләр. Ирем дә үзгәрде, әнисе дә. Әти-әниемә берни кайтып сөйли алмыйм. Оят кирәк! Шулкадәр тырышлык биреп үстерде бит алар мине! Ә мин йөзләренә кызыллык китердем. Бик кыен миңа. Җитмәсә, каенанам сүз саен шуны төрттереп тора. Янәсе, бәбигә узмаган булсам, малаена алдырасы булмаган. Әле аңа 52 кенә яшь. Җанымны ашый инде. Бергә тормасак та, эштән кайтышлый көн саен безгә керә. Бөтен нәрсәне күзәтеп, тикшереп тора. Ни пешергәнмен, нәрсә эшләгәнмен, дөресрәге, ни эшләмәгәнмен һәм нәрсәне дөрес пешермәгәнмен? Сабыйның эче авыртса да, мин гаепле. Янәсе, теләсә нинди ризык ашап утырам. Атна ахырында авылга кайта башласак та, бездән калмый. Әйтерсең, минем әти белән әнинең атна саен кеше көйләп торасы килә.

Иремә дә әйтеп карадым, тик ул әнисен яклый. «Биш хатынга өйләнә алам, ә әни берәү генә», – ди. Менә сиңа мә! Кайчан үз тормышыбыз белән яшәрбез икән, дим. Кайбер танышларымның каенаналары, бераз ял итегез, бергә йөреп кайтыгыз дип, баласын алып кала. Ә минеке үзе ял итеп туймаган әле. Кайбер көнне театрдан соң да безгә кайтып куна.

Ирем бик бәхетле яши. Әни бездә кунган көннәрне улына иртәнге ризыкны да үзе пешереп ашата. Аныкы тәмлерәк икән. Оныкка да исе китми, улы гына кирәк. Рәнисне гел үзе белән ияртеп йөртә. Кибеткә дә бергә баралар, базарга да. Аның белән икебез генә калган вакыт юк диярлек. Йә ул төнлә кайтып керә, йә инде әнисе бездә була. Үз әнием, сабыр ит, дип киңәш бирә. Ә мин арыдым инде. Ирем әнисенең итәгеннән кайчан төшәр дип көтә-көтә, еллар узып бара. Үземнең дә улым үсә! Инде бүгеннән үк үз-үземә сүз бирәм: аның гаиләсенә тыкшынмас идем. Башкаларның да каенаналары шундый микән ул? Өлкәннәр мине сабырсыз дип сүгәр, тик яшь чакта яратасы, яратыласы да килә бит.

Илмира Х. Казан

"Ватаным Татарстан" сайтыннан алынды

Фото: "Заман сулышы" (Лениногорск)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев