Карагай авылы 100 еллыгын бәйрәм итте (фотолар)
7 августта районыбызның гүзәл табигатьле, бай тарихлы Карагай халкы өчен көтеп алынган истәлекле вакыйга – авыл үзенең 100 еллыгын зурлап билгеләп узды.
Минем әлеге салага тәүге тапкыр аяк басуым. Татар авылына килеп керүгә күңелеңә матурлык, ниндидер гомерлек рухи яктылык биләп ала! Таулы-урманлы, далалы, күлле Карагай елмаеп-балкып каршы алды.
Көндезге ун. Мәдәният йорты каршындагы бәйрәм мәйданы гөрләп тора, олысы да, кечесе дә, аягында йөри алган барысы да тантанага җыелган. Куанычлы йөзләр август кояшыннан да яктырак балкый. Төрле җирләрдә көн итсәләр дә, тамырларын җуймаганнар кендек каны тамган төп нигезләренә кайтмый кала димени инде. Монда Урдалылар да байтак. Чөнки әлеге авылларның язмышы үзара тыгыз бәйләнгән.
Көткән мизгелләрне, тамашаны Урдалы авылы җирлеге башлыгы Гөлшат Әхмәтова ачып җибәрде. Ул авылның үткәне, бүгенгесе, яшәеше, бер гаиләдәй бердәмлеге, алда торган бурычлар хакында сөйләде. Аның төпле чыгышыннан соң халыкның кәефе бердәм күтәрелеп китте. Яшь булса да төпле, җитди мондый башлык барында туар таңнар өмет белән атар дигән нәтиҗәгә килдем.
Район һәм шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков барлык авыл халкын бәйрәм белән котлады, күңелендәге иң матур теләкләрне җиткерде. Шулай ук Лениногорск район мәдәният йортыннан килгән Светлана Костылева тәбрикләде, киләчәктә авылның мәдәни тормышы кайнап торуын теләде.
Урдалы, Карагай авыллары үзенең җитәкчеләре, шәхесләре белән дә дан казанды. Әнә шуңа күрә авыл башлыгы Гөлшат Әхмәтова тынгысыз, фидакарь хезмәтләре белән авыл тарихына алтын хәрефләр белән язылган хөрмәтле затларны түргә чакырды. Дистәләрчә еллар, заманында бар яктан да алдынгы, “Муса Җәлил” колхозының алыштыргысыз җитәкчесе Зөфәр Хөснуллин, утыз ике ел Урдалы авыл советы рәисе Мөсәвир Мостафин, колхоз дилбегәсен ныклы кулларында тоткан Әсхәт Хәйретдиновларның авылдашларына җиткерәсе сүзләре бар иде. Зөфәр аганы игътибар белән, бирелеп тыңлады олысы-кечесе. Чынлап та, ничә дистә еллар йокысыз төннәр бәрабәренә алдынгы хуҗалык булды “Муса Җәлил” колхозы. Ташландык юлларның асфальт җәелгәч заманча төс алуы, гараж, барлык таләпләргә җавап бирә торган терлекчелек биналары, кырлардан моңа чаклы күрелмәгән мул уңыш алу, җыеп алынган барлык ашлыкны сыйдырышлы амбарлар, колхозчыларның намуслы хезмәте тиешенчә бәяләнүе, яңа йортлар төзелү, яшьләрнең авылда ябышып ятуы, яшь гаиләләргнең төпләнеп калуы...
Бүгенге Карагай авылы язмышы тирән уйландырса да, төшенкелеккә бирелми Зөфәр агай. Тиздән авылда медицина пункты, заманча кибет салыначагына да шиге юк! Киләчәктә Карагай дип аталган авылның яшәячәгенә, чәчәк атасына, Татарстан картасыннан сызылмаячагына чын күңелдән инана ул.
Бәйрәмне Лениногорскидан килгән җырчы, музыкант Илдус Камалов һәм ул туплаган артистлар төркеме бизәде. Тамашачы мәхәббәтен яулаган сәләтле җырчы Ләйсән Шәмсуарова, музыкант, җырчы Әкрәм Гатиннар җыр дөньясына, серле-сихри моң иленә алып керде.
Килгән кунакларны өстәлләр сыгылып торган тәм-том, аш-су белән Гөлшат Әхмәтова, Урдалы мәдәният йорты директоры Зөлфия Гәрәева, Карагай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Екатерина Әхмәтовалар сыйлады. Кече яшьтәге балалар, мәктәп укучылары да онытылмады. Кызыклы уеннар, ярышлар үткәрелде, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә биюләр, төрле мәдәни чаралар көне буе барды. Әле кич җитсә дә, халыкның таралышасы килмәде. Бүгенге көндә 63 гаилә гомер иткән, 133 кешеле Карагай халкы әнә шулай рәхәтләнеп күңел ачты.
Таһир Шәмсуаров
Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укырсыз.
Фотолар: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев