Картлык һәркемгә дә килә: шатлыктан гына торсын...
Язмыш олыгайган көнебездә нәрсә язганын берәү дә белми. Өлкән яшьтәге абый-апаларның: “Алда бәхетле картлык көтсен. Яшь чакта ничек тә үтә ул, картлык көнгә калмасын” дип теләгәннәрен еш ишетергә туры килә.
Ә нинди була соң ул бәхетле картлык дисәгез, түбәндәге фотоларга күз салыгыз. Биш балага гомер биргән, сигез оныгы һәм унөч оныкчыгы булган Өммелҗинан апа Хәсәнова үзен бәхетле саный. Балаларының кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп яшәүдән шулай ямь таба.
Туксан бер яше белән баручы, Өммелҗинан апа белән сөйләшә башлауга ук:
- Балаларым, Аллага шөкер, барысы да тәртипле, тәүфыйклы булып үстеләр. Югыйсә, көне-төне эштә идем, әллә ни тәрбия дә кыла алмадым, туйганчы иркәли дә алмадым үзләрен. Олыгайган көнемдә бик карыйлар үземне, рәхмәттән башка сүзем юк, - диде. - Балаларыңа үзеңне кирәкле итеп тою - олы бәхет. Картлык һәркемгә дә килә: шатлыктан гына торсын, - дип тели.
Тугызынчы дистәсенә аяк басса да, бирешергә исәбе юк. Гомер булып, Аллаһы теләсә, әле яшәргә дә, яшәргә, ди. Күпне күргән, күпне кичергән тыл хезмәтчәненең бер уфтанганын ишетмәдем. Пар канатын, бер баласын югалту хәсрәтен дә кичергән. Сарман районында туып үскән ул, ялгызы гына туган авылында гомер кичерә, тик Өммелҗинан апаны балалары үз янында яшәтәселәре килә. Мин барганда, Лениногорскида үз йортлары белән яшәүче кызы Сәрия һәм кияве Ильяста кунакта иде.
Әниебез бер генә тик тора белми, диләр аның турында. Ул көнне дә бакчадан бәрәңге алып керешләре иде. Әниле-кызлы - бу күркәм кешеләр тиз арада табын көйли башлады: икәү серләшә-серләшә коймак элгерттеләр. :
- Әниебез, сөбханалла, олы яшендә булса да, үз аягында, үз акылында. Өй эшләрен үзе башкара, нәрсә эшлим дип кенә тора. Әле кайвакыт бездән дә уздырып куя. Без алтмышта булып та, бу төшебез, теге җиребез авырта дип зарланырга яратабыз. Шулвакытта ул табын тулы ризыгыз, мул тормышта яшисез, шөкер итегез, ди. Без ачлы-туклы заманада үсеп тә, бу хәтле авырмый идек, бу хәтле чирләрне кайдан уйлап табасыз, дип аптырый,- ди Сәрия Миргасыймова.
Кечкенә оныкчыгы, ике яшьлек Азалия дә карт әбисен ярата, бертуктамый аның янында бетерелде. Ул исә баланы кулына алып та юатты, уйнатып та алды.
Өмменҗимал әбинең төз гәүдәле, яшь булып калу серен дә сораштым. Аның берсе хәрәкәттә булса, икенчесе табигатьне яратуда икән. Урманчы кызы буларак, ул табигать куенында үскән бала. Әтисе Сабир белән урманга йөрегәннәрен дә искә алып узды. Шуңадырмы, урманны, яшеллекне аеруча үз итә. Без белмәгән серләрен дә беләдер, мөгаен.
- Белсәгез, әни каен себеркесен шулхәтле оста бәйли. Аны әзерләр вакыт җиткәнен сабырсызланып көтеп ала да, әйдәгез, вакыты җиткән, дип каенлыкка алып китә, - ди Сәрия апа. Кул кушырып утырырга яратмаган әби алдагы көнне генә Сәрия апа белән ташландык бакчалардан күп итеп аю камыры җыеп кайтканнар. Аннан бу мөлаем әби җырлар да тыңларга да ярата, концертларга да баргалый икән. Әле үзе дә бик матур итеп җырлый. Аеруча да “Олы юлның тузанын” шундый моңлы итеп башкара, диде кызы.
Сәрия апа әнисенә карата мөнәсәбәтен шигъри юллар белән әйтеп бирде.
Синдә,әни, шундый күңел,
Шундый олы йөрәк тибәдер
Син башкалар кебек түгел,
Әни, нигәдер...
Өлкәннәребез балалары, якыннары тарафыннан һәрвакыт шундый җылы һәм матур сүзләр генә ишетеп, чын кайгырту тоеп, бәхеттә, шатлыкта яшәсеннәр иде. Хөрмәтле өлкәннәребезнең гомерләре озын, исәнлекләре нык булсын.
фото һәм текст: Зилә Мөдәррисова
фотолар:гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев