Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Керкәледән Кәүсәр апа теләге: бер-берегезгә сыенып, сыендырып яшәгез

Үзе яшәгән Керкәле авылның гына түгел, районыбызның олы хөрмәт казанган иң өлкән буын вәкиле Кәүсәр апа Шәрапованы балалары гаиләбезнең йозагы дип атый

Кәүсәр апа Бөек Ватан сугышы чорында илебезне фашист илбасарларыннан азат итүгә үзеннән зур өлеш керткән тыл ветераны. Күптән түгел  ул үзенең 95 яшен тутырды.

Кәүсәр апаның әти-әнисе Хәмидула белән Минҗиян икесе дә күп балалы гаиләдн булганнар. Әтиләре – Керкәледә, әниләре-Сугышлыда туып үскән. Бергә гаилә корып җибәргәч тә, алар Керкәленең  бай бер кешесенә хезмәтче булып килгәннәр. Хәмидулла иң авыр ирләр эшен башкарган, Минҗиян керләр юган, өй караган.

Кәүсәр апа әнисеннән ишетеп белгән вакыйгаларны үз балаларына да сөйләгән: «Әти белән әнине үзенә хезмәтче итеп алган бай саран кеше булган, хезмәтчеләренә түләүне дә кыскан, ул бары тик ачка егылып үлмәслек кенә булган. Бервакыт Минҗиян апа сабый балаларының ачка интегүләренә түзә алмыйча, байдан бер генә телем ипи сорап кергән, әмма бай аны кире борып чыгарган.  1930 нчы елда илдә кулакларны сөрү башланган, бу сөрүгә Керкәле бае да эләккән. Әти-әнинең дә тормышы көйләнеп, җайлы гына ага башлаган. Көннәрдән бер көнне, әни мичтән яңа гына күпереп пешкән хуш исле ипиләрен тартып алганда, ишек шакыганнар, ни күрсен, сөрелгән байның балалары ипи сорап килгән. Ачлык-ялангачлыкның нәрсә икәнен белгән әни аларга бер бөтен ипи тоттырып җибәргән»,- дип хатирәләр белән уртаклашкан әниләре.

Минҗиян белән Хәмидулла гаиләләрендә алты бала: кызлары Миңсылу, Кәүсәр,Тәскирә, Миннисаны, уллары Җәүдәт белән Әюпне тәрбияләгәннәр. Кызганыч, Хәмидуллага балаларының үсеп җитеп, үзләре гаилә корып, әти-әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәүләрен күрергә насыйп булмаган, ул 1941 нче елда вафат булган. Ул үлгәндә иң бәләкәе Әюпкә әле нибары 4 ай гына булган.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач Кәүсәрне, әти-әнисенең авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында эшләүче бер иптәшләре үзенә комбайнчы ярдәмчесе итеп алырга сорап килә. Алар бераз икеләнеп булса да ризалаша, билгеле. Таныш абый үзенә комбайн ярдәмчесе булачак Кәүсәрне эшкә рәсмиләштерү өчен идарәгә алып килә.  Кызның әти-әнисен белгән кеше аларның булдыклы бала тәрбияләп үстерүләренә шикләнми,  һәм ялгышмый да, Кәүсәр 7 ел дәвамында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1956 нчы елда алар шул ук авылда туып-үскән егет –  Барый белән гаилә корып җибәрәләр. Барый ага гомере буе колхозда механизатор булып эшли.

«Безнең әти белән әнинең туган көннәре дә бер-бер артлы, әнинеке – 29 нчы, әтинеке – 30 нчы июльдә, икесе дә бер елда туганнар. Әтиебез исән булса, ике көн рәттән юбилей үткәрер идек,- ди олы кызлары Асия. - Алар бергә 52 ел гомер иттеләр. Без гаиләдә өч бала үстек, Сания исемле сеңлем һәм Зәкәрия энем бар. Мин тормыш иптәшем Равил белән ике бала үстердек, кызыбыз Лилия һәм улыбыз Ренат, бүгенге көндә биш оныгыбыз бар. Сания сеңлемнең тормыш иптәше –Наил, балалары – Наилә һәм Салават, өч оныклары бар,”- ди Асия ханым.

Ул үзе озак еллар двамында Шөгер хастаханәсенең балалар бүлегендә эшләгән. Сүзгә Кәүсәр апаның оныгы Зөлфия дә кушылып китә, ул әбисенең бүгенге көндә 11 оныкчыгы булуы турында горурланып әйтә: “Безнең әби бик күңелле кеше ул, әле берничә ел элек кенә оныкчыклары белән мәш килеп, таганда да атына иде. Җәйге каникуллар вакытында безнең йорт кечерәк кенә ял йортына әйләнгәндәй була, чөнки монда без генә түгел, туганнан-туганнар, аларның бала-чагалары, барыбыз да бергә җыела идек. Аннан килеп, безнең әбиебез җиләк җыярга яратты, күп иттереп җыя, аңардан варенье дә ясый, киптереп тә куя, әллә нинди тәм-томнар да пешерә. Әмма моның бер үзенчәлекле ягы бар – әби үзе җиләкне каба да алмый, аңарда җиләккә карата аллергия. Ә безгә җиләк ашату, кыш көне җиләк кайнатмасы белән чәй эчертү өчен вакытын да, көчен дә кызганмый иде”,- ди Зөлфия.

 “Без авылыбызда зур, киң таралган нәсел булып яшибез. Әти-әнинең дүрт баласы да шушы үзебезнең Керкәледә пар канатлар табып, гаилә корып шунда гомер иттек,- ди Кәүсәр апаның килене, улы Зәкәриянең тормыш иптәше Дания. -  Бәхетебезне әллә кайдан эзләп йөрмәдек, үз туган авылыбызда таптык. Балаларыбыз әби-бабай белән, аларның тәрбия үрнәгендә үсте. Әби-бабалы гаилә үзенә бер җылылык бөркеп торучы гаилә бит ул. Кечкенә чакларында аларның яратуын-кайгыртуын күреп үскән бала - үзе дә  өлкәннәргә ихтирамлы була.  Өйгә кайтып керсәләр, иң беренче әбиләре янына ашыгалар», - дип сөйләде Дания ханым.

Үз ояларын туган авылларында корган, туган җирләрен ямьләп, зур гаилә булудан тәм табып яшәүче нәсел, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрә. Әле менә 29 нчы июльдә генә Кәүсәр апаны юбилее белән тәбрикләгәннәр.

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында басылды.

Исламия Галимова һәм гаилә архивы фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев