Казан, Бөгелмә, Әлмәт: Татарстанның иң күп эчүче шәһәрләре билгеле
Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе республиканың кайсы районнарында күпме күләмдә спиртлы эчемлек сатылуын ачыклаган. Беренче урында Казан тора. Быелның 8 аенда башкалада җан башына 10,6 литр исерткеч эчемлек сатылган. Икенче урында - Бөгелмә. Биредә җан башына 10,4 литр спиртлы эчемлек сатылуы ачыкланган. Әлмәт тә калышмый - 10,2 литр. Дүртенче һәм бишенче...
Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе республиканың кайсы районнарында күпме күләмдә спиртлы эчемлек сатылуын ачыклаган.
Беренче урында Казан тора. Быелның 8 аенда башкалада җан башына 10,6 литр исерткеч эчемлек сатылган. Икенче урында - Бөгелмә. Биредә җан башына 10,4 литр спиртлы эчемлек сатылуы ачыкланган. Әлмәт тә калышмый - 10,2 литр. Дүртенче һәм бишенче урында Чаллы (9,1 литр) һәм Түбән Кама районы (8,5 литр).
Татарстан буенча уртача күрсәткеч - 9,1 литр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев