Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда 16 яшьлек кыз «незамерзайка»дан агуланып үлгән

Казанда 16 яшьлек үсмер кыз суррогат хәмер белән агуланып үлгән. Аның баш миендә шешенү барлыкка килгән, дип яза Газета.Ру.

Соңгы вакытларда Казанда ялган хәмердән агулану очраклары ешаюны билгеләп үтәргә кирәк. Узган елда бер төркем студентларның агулануы зур шау-шу тудырган иде. Исегезгә төшерәбез: бер егет танышыннан 5 литрлы пластик шешәдә спиртлы сыекча сатып алган.

Шуннан соң аны автомобиль багажнигына куеп, Салмачы бистәсенә – кичә үткәрү өчен арендага алынган коттеджга килгән. Багажнигында шундый ук шешәдә автомобиль тәрәзәсен юу сыекчасы да булган.

Егетләр, ялгыш “незамерзайка” шешәсен алып, кичәдә шуны эчкән. Нәтиҗәдә 20 яшьлек кыз һәлак булган. 15 кеше, агуланып, хастаханәгә озатылган.

https://vatantat.ru/2022/12/99977/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев