Бу дөньяда нинди булырга соң? Авыр ситуациядә калган очракларда шул сорауга җавап эзлисең. Тормыш гел беркөе җайлы гына бармый шул, аны әкият итеп булмый, чөнки өч каршылык бар. Ялган. Вакыт. Язмыш. Ялганны онытып булмый. Вакытны туктатып булмый. Язмышны үзгәртеп булмый.
Кайвакытта күңел дөнья шау-шуыннан арынып торырга тели. Бер ялгызың калып...
Бу дөньяда нинди булырга соң? Авыр ситуациядә калган очракларда шул сорауга җавап эзлисең. Тормыш гел беркөе җайлы гына бармый шул, аны әкият итеп булмый, чөнки өч каршылык бар. Ялган. Вакыт. Язмыш. Ялганны онытып булмый. Вакытны туктатып булмый. Язмышны үзгәртеп булмый.
Кайвакытта күңел дөнья шау-шуыннан арынып торырга тели. Бер ялгызың калып уйланырга җанга җитми рәхәт бер тынлык. Кайчак тормышта чарасызлыктан юл табалмый югалып калган чакта, япа-ялгыз калып, уйланып, начарлык белән яхшылык арасында алтын урталык табып була.
Миңа, мәсәлән, бакчамда берьялгызым эшләп йөрү әйтеп бетергесез бер ләззәт бирә. Илхам килә, берәр нәрсә язасым яки үзем яратып эшли торган шөгылемне кулга алып эшлисем килә. Шөгылем күп минем: бәйлим, чигәм, саламнан картиналар ясыйм, атлас ленталардан чәчкә кадый торган заколкалар ясый башладым. Канзаши, дип атала.
Нинди рәхәт тынлык! Син һәм табигать! Бер ялган, явызлык, тавыш, борчу, мәшәкать юк. Әмма бу вакытлы гына, көч туплагач тормыш дәвам итә. Чөнки бу халәт озакка бармый. Шаулап-гөрләп гаилә, балалар, оныклар, туганнар белән яшәргә язсын. Мин гомер буе мәктәптә эшләп, тавышка өйрәнгән инде.
Нинди булырга соң бу кырыс дөньяда? Яңа мәшәкатьләре белән яңа көн туа. Мәшәкатьсез, тыныч кына яшәүче кеше юктыр ул. Алар кайвакытта күктән төшкән төсле мәңге чишелмәс булып тоела. Булганнарын чишкән арада, инде яңалары шунда ук табыла. Кешеләрнең вакытын, исәнлеген, тынычлыгын алып, дөнья мәшәкате йөгертә.
Шуны чишә-чишә үрмәли халык, бер егыла, бер абына. Их, бу тормыш арбасы! Кызык та, кызганыч та, чөнки әле камыт, әле тышау кидертә исән кешегә. Шулай яшәп көнне-төнгә, айны-елга кушып ел артыннан еллар агыла, гомер үтеп тә китә.
Сүзеңне сөйләгәнче, уйлап бетерергә. Ул сүзне әйтүдән сиңа берәр файда бармы? Үзем дә бер файдасыз сүзне бик якын танышыма әйтеп, шул сүз куерып үземә кайтып җиткәне бар.
Яз көне танышыма мактандым, бәрәңге сортын алыштырасым килде, фәлән-фәлән кешедән ике чиләк бәрәңге сатып алдым, дигән идем, утырткан бәрәңгеләрем уңгач, көзен шул юк кына сүз куерып үземә килеп җитте, имеш, капчык тотып, авыл буенча бәрәңге теләнеп йөргәнмен.
Теләнмәдем, сатып алдым. Ә авыл кешесе, базарга илткәнче бәрәңгесен акчага сатып алучы булса, сөенә генә. Бу мәзәкне ишеткәч, кызык булды, үземнең шулай йөргәнне күз алдыма китереп и көлдем, и көлдем һәм бакчамдагы гөрләп үскән төрле сортлы бәрәңгеләремә сокланып, теге кешене Ходай кулына тапшырдым, җиңел булып китте.
Шуның өчен иң якын дустыңа да сөйләмә, яки бик уйлап сөйлә, диләр. Чөнки ул кайчан да булса дошманыңа әйләнергә мөмкин. Тел булгач, сөйләмичә яшәп булмый анысы: укыган китабың, газетаң, караган кино, һава торышы, табигатьнең гүзәллеге турында гына сөйлә.
Их, җәмәгать, нинди замана җитте, телеңне аркылы тешләп, койма ярыгыннан гына карап тора торган замана! Элек алай булмаган бит. Җаныңны ачып, күңелеңне бушатырлык кеше дә юк хәзер.
Люция Закирова
Керкәле
go.mail.ru/search_images?rf фотосы
Нет комментариев