“ХАТЫНЫМНЫҢ ӘНИСЕ — ЯРАТКАН ӘБИ”
Татарларда кызның әнисенә яратып әби дип дәшәләр.
Халыкта “теща-кияү” мөнәсәбәтләре турында мәзәкләр җитәрлек, “теща”ларны сүгәләр, алардан көләләр. Татарларда әбиләрнең күбесе кияү дип үлеп тора анысы. Борынгылар да: “Көзге катык, алтын кашык — киявем белән кызыма”, — дигәннәр бит. Кияүгә кызның әнисе белән уртак тел табып яшәү серләре турында психолог Галия ГЫЙМАДИЕВА белән сөйләштек.
— Кайчакта өлкәннәрнең киңәш бирүен яшьләр кысылу дип кабул итә.
— Киңәш бирүнең начарлыгы юк. Тик яшьләр үзләре сорасалар гына фикереңне белдерү мөһим. Әгәр кыз белән кияү мәсьәләне үзләре хәл итәргә тели икән, артыгын төпченеп, араларына кысылудан файда булмаячак.
— Дөрес гаиләдә ир белән хатын талашканда, әби кияүне яклый, ә каенана килен яклы була, диләр. Килешәсезме?
— Кияүне кызыңа кушылып шелтәләү, начар дип сүгү хәерле түгел анысы. Кияүгә дә хатынына әбидән зарланмаса яхшырак. Бәхәс вакытында кемнедер яклый башлыйбыз икән, автомат рәвештә шул кеше ягына басабыз дигән сүз. Димәк, каршы чыгабыз. Ә бу сугышка китерә. Туганлык җепләрен, гаиләдәге татулык, тынычлыкны сакларга кирәк. Моның өчен кемдер яклы булу түгел, проблемага каршы бергәләп көрәшү мөһим. Шул чакта гына мәсьәләнең чишелешен табарга мөмкин.
— Кияүнең кыз йортында әби белән бергә яшәве хәзер еш очрый. Ирекне ничек сакларга?
— Мөмкинлек булса, яшьләргә әти-әнидән аерым яшәгез дип киңәш итәр идем. Бергә яшәгәндә нинди генә тату гаиләдә дә бәхәс туарга мөмкин. Бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр бит. Аш-су бүлмәсендә ике хуҗабикәгә авырга туры килүе бар. Кыз белән әни арасында да тавыш чыгарга мөмкин. Дөрес, кайбер гаиләләрдә әби яшь гаилә өчен зур ярдәмче. Ул баланы мәктәпкә йөртә, ашарга пешерә, җыештыра, юа. Әмма мондый тормыш барысын да канәгатьләндергән очракта гына тату яшәргә була. Әгәр түзеп, ярарга теләр өчен шулай тырышалар икән, иртәме-соңмы, барысы да ачылачак.
— Кияү кызның әнисе белән уртак тел табып яшәсен өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
— Сөйләшер, аңлашыр өчен кешегә тел бирелгән. Әйтик, бәхәс чыга икән, һәр кеше бүлмәсенә кереп йә урамга чыгып “сүрелә”, кызган баштан бер-берсен авыр сүз әйтеп рәнҗетми. Аннары барысын да уртага салып, зурларча сөйләшә. Һәр кеше эчтән генә үпкәләп, сөйләшми йөрсә, ачу көчәя. Бу инде гаилә түгел. Бер-береңә терәк булу, авырлыкларны бергә чишү кирәк. Авызга су кабып йөрүдән файда юк. Еш кына үпкәләрне таратырга бер җылы сүз җитә. Бер көнлек дөньяда бер-беребезнең кадерен белеп яшәсәк иде.
Алмаз МИРЗАЯНОВ, нәфис сүз остасы:
— “Теща” дигән сүзне яратмыйм, аның татарчасы бар — тынычлык кошы! Нәкъ шундый булса гына бергә яшәргә мөмкиндер ул. Зөлфирәнең әнисе Сәвия Сәитовнага әби дип дәшәм. Минем әби шәп ул! Җайлап, көйләп кенә тора. Зөлфирәм миннән яшьрәк булгач, әби белән яшь аермабыз зур түгел. Рәхәтләнеп утырып сөйләшәбез. Кайвакыт Зөлфирә безне аңламыйча, икенче бүлмәгә чыгып китә. Зурлар сөйләшкәндә нишләп утырсын инде, дип көләбез. Әби белән бер-беребезнең кан басымын үлчибез, кайсы авырудан нинди дару ярдәм иткәнен сөйләшәбез. Гомумән, әбидән уңдым. Зур рәхмәт аңа! Сау-сәламәт булсын.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_9852%2Fall
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев