Хәния Фәрхинең кызлары Алия белән Алсу: «Әнинең иң зур хыялы чынга ашмый калды»
Исән булса, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхигә 30 майда 60 яшь тулган булыр иде. Ләкин нәкъ өч ел элек ул арабыздан китеп барды. Быел пандемия сәбәпле, концертлар оештырылмый, шуңа күрә без җырчының кызлары белән элемтәгә кереп, хатирәләрне яңарттык.
— Әниегез белән бәйле бер матур мизгелне искә төшерик әле.
Алия:
— Әни дөньяны ярата торган кеше иде. Белгән кешесен, белмәгәнен, бергә эшләгән артистларны, туганнарын, табигатьне, гомумән, тормышны ярата иде. Чаллыда яшәгәндә безнең бакчабыз бар иде. Ул Чулман елгасы буенда, урман арасында урнашкан иде. Шул урманда яз килгән саен умырзаялар калкып чыга. Әни умырзаяны бик ярата. Мин шуны белә торып, бакчага килү белән, иң беренче урманга йөгерә идем. Әнигә бүләккә умырзая гөлләмәсе җыям да, кире йөгерәм. Әни аларны кабул иткәндә сөенә дә, көенә дә. “И, кызым, өзмә инде бу чәчәкләрне, бигрәк жәл бит… Әйе, мин аларны яратам. Синең мине яратканыңны мин болай да беләм, кызым”, — дип әйтә иде. Ә мин барыбер, яз килгән саен шул чәчәкләрне аз булса да, җыеп алып кайта идем.
Әнигә концертларда тамашачылар чәчәкләрне бик күп бүләк итәләр иде. Концерттан соң ничәмә сәгать юлда кайту гөлләмәләргә тәэсир итми калмый, билгеле. Әни аларны бик кадерли, кайту белән беренче эш итеп чәчәкләрне ваннага, салкын суга салып куя, иртән матур итеп вазаларга урнаштыра иде. Ул һәр нәрсәнең кадерен белде. Мине дә булган әйберне кадерләргә өйрәтте. Без әни тәрбиясе аша вак нәрсәләргә дә сөенергә өйрәндек.
Алсу:
— Истәлекләр бик күп. Иң истә калганы, соңгысы – аның белән бергә үткәргән көннәр булгандыр. Без әле Уфада яши идек, ирем укуларга китте һәм без әни белән ике атна бергә яшәдек. Июнь ае иде бу. Иртән чөкердәшеп кәһвә эчү, бергәләп кибетләрдә йөрү, кинога бару дисеңме, үзебезгә чын хатын-кыз шатлыклары оештырган идек. Ул көннәрне мәңге онытасым юк. Арып кайтабыз, мин диванга йокларга ятам. Әни килеп өстемә яба, яныма утыра да, башымнан сыйпый. Ә мин йоклаганга сабышып ятам. Күземне ачсам, әни торып китәр төсле…
— Нинди киңәшләр бирә иде?
Алия:
— Әни — бик мәрхәмәтле кеше. Ул безне дә шуңа өйрәтте. Аның тормышы җиңел булмады, ләкин беркайчан да горурлыгын югалтмады. Безне дә горур булырга, мескенләнмәскә, ялынмаска өйрәтте. Син — Хәния Фәрхи кызы, үзеңнең дәрәҗәңне югалтма, дия иде. Мин – әни кызы, шуңа кайда гына булсам да, мәктәптәме, институттамы, дуслар арасындамы – үземнең дәрәҗәмне төшермәскә тырыштым. Әти-әни йөзенә кызыллык китермәскә, аларны борчымаска омтылдым.
Әни гаиләдә бөтен туганнарны җыеп тота белде. Ул шулкадәр туган җанлы кеше… Аннан соң мин балаларны аның кадәр яраткан башка кешене белмим. Әни Алсу белән безне беркайчан да ачуланмады. Беркайчан да тәнкыйтьләмәде. Әни безне булганыбыз өчен ярата белде. Аңа безнең билгеләр, уңышлар түгел, сау-сәламәт, бәхетле булуыбыз мөһимрәк иде. Ул бөтен туганнарына шундый мөнәсәбәттә булды. Беркайчан да беркемнең дә кимчелегенә төртеп күрсәтмәде, беркайчан да гайбәт сөйләмәде, шулай да, кирәк вакытта кешене урынына да утырта белде. Ул кешеләрне ничек бар, шулай яратты. Кешене үзгәртергә тырышу – аның максаты булмады. Олы йөрәкле иде, бөтен җирдә, гомумән…
Әни шәхси гаилә тормышына кысылмый иде. Беркайчан да. Туй көнендә: “Кызым, ярыңны үзең сайладың, бер-бер хәл булса, елап өйгә кайтасы булма”, — дип әйтте. Беркайчан да гаиләбезгә кысылып йөргәне булмады. Әкрен генә, кызым хәлләрең ничек, бар да әйбәтме гаиләңдә, дип сорый иде дә, җавабымның ихласлыгын күргәч, тынычлана иде. Иремне, кодагыйларын бик ярата иде. Аларны үзенең якын туганнары кебек кабул итте. Алсуның ирен, аларның гаиләсен дә нәкъ шулай яратты.
Алсу:
— Әни нык һәм сабыр булырга әйтә иде. Иреңне тыңла, ул — баш, аңа юл куй, дия иде. Өең чиста булсын, иреңне тәмле ашлар белән каршы ал, дип өйрәтте. Минем өйдә иркен киемнән яки пижамадан йөри торган гадәт бар. Әнигә бу ошамый, өйдә матур йөрергә кирәк, иреңә матур күрен, дип әйтә иде.
— Сезгә дә бит әниегезнең сәләте күчкән. Халык мәсәлән, Алия нишләп сәхнәдә чыгыш ясамый, дип сорый. Гомерегезне сәхнә белән бәйли алыр идегезме?
Алия:
— Фәрхи балалары бит инде без! Әнинең әтисе Фәрхелислам бик талантлы булган. Аның сәләте нәселебезгә күчкән. Бездә барысы да җырларга ярата, барысы да бик талантлы. Картый (Хәния Фәрхинең әнисе – ред.) да, аның оныклары да – бөтенесе дә талантлы. Мактану түгел, бу – чыннан да шулай. Кемдер бии, кемдер җырлый, кемдер шигырь сөйли. Күрәсең, иҗади сәләт безнең каныбыздадыр. Ләкин мин үземне зур җырчы була алыр идем дип уйламыйм. Олы, талантлы җырчылар күп булмый. Һәм алар күп булырга тиеш тә түгелдер дип уйлыйм. Әни кебек беркайчан да була алмаячагымны бик яхшы аңлыйм. Дөрес, җырларга яратам, ләкин үзем, гаиләм өчен, сәхнәдә түгел. Менә әнием җырчы иде. Ул җырчы булып калырга тиеш…
Алсу:
— Музыка мәктәбендә бик яхшы билгеләренә генә укысам да, сәхнәнең минем урын түгеллеген аңладым. Мин кешеләрне матурларга, бизәндерергә яратам. Шуңа күрә Казанда матурлык студиясен оештырдым. Без хатын-кызны матурлыйбыз һәм матур булырга өйрәтәбез дә.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
Тулысынча: "Ватаным Татарстан"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев