Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киң күләмле мобилизация булырмы? Кремльдә барлык россиялеләр өчен рәсми белдерү ясадылар

1 апрельдән 15 июньгә кадәр язгы чакырылыш компаниясе узачак, аның кысаларында 145 меңнән артык гражданны Кораллы көчләргә чакыру планлаштырыла.

Хәрби хезмәткә чакыру компаниясе башланганнан соң, интернет челтәрендә армиягә чакыру белән бергә мобилизация башланачак дигән күп санлы имеш-мимешләр барлыкка килде, кайбер чыганаклар бу юлы ул киң күләмле булачак һәм һәркемгә дә кагылачак дип белдерде.

Әмма мондый хәбәрләр чынбарлыкка туры килми. Россия Генераль штабында СВО зонасында хәрби бурычларны үтәү өчен моңарчы мобилизацияләнгән сугышчылар һәм иреклеләр саны җитәрлек дип белдерә.

Бу хакта Президентның матбугат сәркатибе дә сөйләде. Дмитрий Песков Кремльдә мобилизацияне яңарту мәсьәләсе каралмый дип ышандыра.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә өлешчә мобилизация 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото:https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X