Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Кирлегәч авылында Габитовлар йорты каршында кардан фигуралар барлыкка килде (+ фотолар)

Кирлегәчтә ел саен кардан фигуралар ясыйлар, шундый матур гадәт яши анда.

Менә бу юлы кардан фигураларны ясауны  авылда Наилә Габитова башлап җибәрде. Аларның капка төбе әкияти почмакны хәтерләтә.

Кемдер кар күп яуганга кәефсезләнсә, Наилә өчен бу шатлык булган. Димәк, рәхәтләнеп фигуралар ясарга була бит!

“Мин дүртенче ел шулай фигуралар ясау белән шөгыльләнәм. Кар яугач, җыеп куябыз да, ул бераз катып китә, аннары кырып фигура ясарга керешәм. Фигура барлыкка килгәч, аны буяп та куям”, - дип эшнең нечкәлеге турында сөйләде.

Наилә Габитова быел өй каршысында Кыш бабай, Кар кызы, мич, аждаһа, сәгать, кубик, чыршы фигуралары ясаган, гаилә темасы да читтә калмаган, хәтта өстәл формасы, аның өстендә чәйнек белән чынаяк  та ясап куйган.

“Бу көннәрдә кар шактый, күп итеп яуды бит. Әти карны көрәп, зур өемнәр ясап куйган. Шул өеп куелган кардан нәрсәләр ясап бетерергә икән дип баш ваттым. Эшли торгач, төрле фигуралар килеп чыкты”, - ди Наилә.

Әлеге фигураларны ясарга 3 көн вакыт кирәк булган. Кар өеменнән карны шпатель белән кырып, фантазияне эшкә җигеп, фигураларны ясап та куйган.

“Башка елларны фигураларны акварель белән буйый идем, алай төсе тиз бетә шул. Быел эмульсиягә куша торган буяуларны суга салдым да аннары сиптереп чыктым”, - дип сөйли Наилә.

Социаль челтәрдә Кирлегәч төркемен алып баручы Әлфия Магизянова-Галимова: “Безнең Наиләбез авылыбыз урамын әкияти аланга әйләндергән. Башка елны да ясый иде дә, болай күп һәм матур булып бетми иде. Кайдан шулкадәр кар алгандыр да, кайдан уйлап бетергәндер.  Афәрин! Бу искиткеч булган”, - ди.

 

Розалия Мостафина

фотолар: Наилә Габитованың социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев