Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәч авылындагы «Ихлас» төркеме апаларының кул эшләренә Рәгать Хөсәенов соклану белдерде

Районыбыз авыл җирлекләрендә халык җыеннары, очрашулар бара. Кирлегәч авылында узган очрашуда ниләр турында сөйләштеләр?

Җыен алдыннан район башлыгы Рәгать Хөсәенов мәдәният йортында эшләүче "Ихлас" фольклор төркеме апаларының кул эшләре белән танышты, аларның эшләренә соклануын белдерде, сез - авыл мәдәниятен саклаучылар, диде.

Кирлегәчтә теркәлгән 423 кеше өчен авылның төзеклеге дә, аның урамнары чиста, якты булуы да мөһим. Быел авыл халкы өчен шатлыклы хәбәр бар: “Чиста су” программасы буенча эшләр башкарылачак. Гомумән алганда, узган елда башкарылган эшләре дә шактый. Халыкны борчыган газ линияләре рәткә китерелгән. Зиратта зур булып үскән агачларны кискәннәр. Авыл мәдәният йорты һәм җирле үзидарә урнашкан бинаның каршы ягы матур коймалар белән тотып алынган.

“Үзара салым акчасы буенча авыл урамнары төзекләндерү дәвам итә. Ленин урамының югары өлеше һәм Кустар урамында вак таш җәелде. 2023 елда Амур урамына вак таш салырга уйлыйбыз”, - дип сөйли авыл башлыгы Сәрия Сәлахова. Кирлегәчтә үзара салым акчасы 300әр сумнан җыела.

Авыл эчендәге урамнарда яктылык тиешенчә ясалган, ә менә авыл кырыеннан узучы региональ трассадагы яктылык начаррак. Җыенда Сәрия Сәлахова район башлыгы Рәгать Хөсәеновка әлеге проблеманы хәл итүдә, программага керүдә ярдәм сорады.

Авылда янгын китереп чыгару очракларын булдырмый калу буенча да чаралар үтәлгән, болар: авыл территориясендә чүп-чарны һәм корыган үлән, яфракларын җыештыру, йортлар янында коелар һәм янгын гидрантлары кую, кыш дәвамында барлык юлларны кардан чистарту. “Бу юнәлештә “Стройсервис” җәмгыяте ярдәмгә килә, шулай ук үзебезнең авыл ир-егетләре дә шәхси тракторлар белән юлларны чистарталар, рәхмәт аларга. Шәхси йортларга, бигрәк тә өлкәннәр, күпбалалы гаиләләргә кереп, янгынга каршы профилактик эшләр алып барыла”, - ди Сәрия ханым.

Кирлегәч авылында 18 яшькә кадәрле 47 бала бар, мәктәптә 18 бала укый, балалар бакчасында – 8 нәни. Эшкә яраклы 252 кеше исәпләнә, пенсионерлар – 121. Авылда ике гаилә – күпбалалы. Узган ел ике бала туган, 8 кеше бакыйлыкка күчкән.

Авыл мәдәният йорты һәм китапханә – авылда төрле чаралар уздыручылар. Китапханә фондында – 13716 китап. Авылның “Ихлас” фольклор төркеменә йөрүче апалар шат күңелле, картаюны белмиләр (“Ихлас” төркеме турында газетыбызда тулы итеп язган идек). Төрле чараларга йөриләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, авылда узучы мәдәни чараларда катнашалар. Әлбәттә, чаралар, дата бәйрәмнәре уздырганда финанс ярдәме кирәк. “Мондый очракта без үзебезнең хәйриячеләргә, депутатларга: Рамил Галимов һәм Рамил Мокыймовка мөрәҗәгать итәбез. “Татойлгаз”да эшлиләр. Бәйрәмнәргә “Сатурн-Урал” хуҗалыгы да ярдәм кулы суза”, - ди авыл башлыгы.

Кирлегәчлеләр узган ел 93 мең 126 литр сөт тапшырган. Шәхси йортлардан шәхси эшмәкәр Әсхәт Имаметдинов сөт җыя. Кирлегәч җирлегендә 49 сыер асрыйлар, мөгезле эре терлекләр саны – 117 баш. 95 баш сарык, 11 баш кәҗә дә тотучылар бар әле. Мөгезле эре терлек асраучыларга азык алыр өчен республика һәм федераль бюджеттан субсидияләр бирелә. Сыерлар өчен авыл җирлеге 141 мең 500 сум субсидия алган.

 

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында 20 гыйнвар номерында укый аласыз

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев