Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәч мәктәбендә эшләүче укытучылар – әлеге мәктәпнең чыгарылышлары

Коллективтагы укытучыларның алтысы әлеге мәктәптән. Димәк, туган мәктәп – аларга күңелләренә якын, мәктәп язмышына битараф түгелләр.

Кирлегәч мәктәбендә белем һәм тәрбия бирү буенча ун укытучы көч куя. Шуның тугызы – югары белемле, унысы да – беренче категорияле укытучылар.

“Безнең зур булмаган коллективыбыз мәгариф системасына кертелгән һәрбер яңалыкны кабул итеп, өйрәнеп, шул ук вакытта балаларга белем һәм тәрбия бирү процессын да эзлекле рәвештә алып барып, куйган максатларга ирешеп эшлибез. Бала саны аз булса да, мәктәп алдына куелган бурычлар аз түгел. Аз комплектлы мәктәп дип, функцияләр кимеми. Документация эше зур мәктәпләрдә кебек алып барырга кирәк. Педагогларыбыз вакытында аттестация уза. Шул вакытта укытучылар педагоглык тәҗрибәсе белән региональ, мәктәп күләмендәге практикум, семинарларда бүлешә.  Ачык дәресләр үткәрәләр, дәрестән тыш чаралар оештыралар. Коллективыбыз тотрыклы”, - дип мәктәп эшчәнлеге белән таныштыра, Кирлегәч мәктәбендә 31 ел эшләүче, шуның 3 елы директор вазифасында булган Рәмзия Салих кызы Магизянова.  

 Бүгенге көндә районыбызда аз комплектлы мәктәпләр шактый. Бала саны аз дип, кәгазь эшен киметмиләр. Таләп – барлык мәктәпләргә кебек үк.

Кирлегәч мәктәбе элегрәк елларда спорт буенча, бигрәк тә волейболда танылган мәктәп иде, хәзер бала саны азайгач, кайда инде волейбол командасы оештырасын? (Шулай да спорт буенча быелгы уңыш бар: көзге кросста 8-9 кл укучылары арасында 8нче сыйныфтан Ислам Магизянов беренче урынны алды, укытучысы Рафис Галимов).

Соңгы елда мәктәпнең тел, шигырь конкурслары юнәлешендә уңышлары күп. Татар теле олимпиадасы буенча муниципаль этапта җиңүчеләр, шулай ук россиякүләм этапта призлы урын алучы укучылар булды. Халыкара шигырь укучылар конкурсыннан призлы урын да Кирлегәч мәктәбенә уңыш китерә.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач Кирлегәч мәктәбе укучылары Лениногорск, Әлмәт, Чаллы мәктәпләренә яисә һөнәри училищеларга укырга китәләр, узган елгы чыгарылыштан Казан төзелеш техникумына китүче булган. «Укучыларыбыз кайда да булса укуларын дәвам иттерәләр», - ди Рәмзия Магизянова.

Укытучыларның барысы да шушы белем йортында озак эшләүче, тәҗрибәле педагоглар.

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 4 октябрь санында укый аласыз.

Розалия Мостафина

Фото: мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев