Коеп куйган комедия артистлары Шөгер театрында
Шөгер халык театры авылдашларын гына түгел, Иске Шөгер халкына да яңа премьерасын күрсәтте.
Гаилә елы
Шөгер мәдәният йортында озак еллар дәвамында эшләп килүче халык театры үзенең тамашачысын быел да яңа премьера белән сөендерде. Бу юлы театр труппасы " Хәбир Ибраһим һәм Рәдиф Сәгъдинең "Кияү абый" дип исемләнгән ике пәрдәлек музыкаль комедиясен күрсәтте.
Театр коллективының һәр яңа спектаклен тирә-күрше авылларда да көтеп алалар. Илле елдан артык иҗат дәверендә Шөгер халык театры артистлары, бик күп җирләрдә спектакль куеп, бер күрүдә үзләренә гашыйк итүчеләр.
Быел да, язның беренче бәйрәме – 8 нче март алды һәм бәйрәм көннәре, артистлар өчен тыгыз вакыт булды. Алар бер-бер артлы ике спектакль күрсәттеләр. Әлбәттә, театрның яңа гына “табадан төшкән” премьера спектаклен иң беренче булып авылдашлары карады. Спектакль турында аларның фикерләрен тыңлау үзенә бер кызыклы хәл. Тамашачыларның күбесе, үзләренең сәхнәдә спектакль карауларын да онытып, шушы пьесада күрсәтелгән ике гаилә тормышына кереп китүләрен дә сизми калып, йотлыгып карауларын әйтәләр. Әсәрнең эчтәлеге чынлап та, бик мавыктыргыч. Кыскача гына итеп әйткәндә, яшь чакларында бер-берсен яратып йөргән егет белән кызның, төрледән-төрле, кызыклы да, бераз гына моңсу да вакыйгалар аша узып, еллар узгач кода белән кодагыйга әйләнүләре турында.
Халык театрының алыштыргысыз режиссеры, 37 ел гомерен шушы коллективка багышлаган Зилия Гәрәева сәхнәгә кую өчен бу юлы комедия жанрындагы пьеса сайлап алган.
Барысы да тамашачы өчен
“Сәхнәгә кую өчен нинди дә булса әсәр сайлап алу - үзе бер катлаулы эш. Монда бөтен нәрсә туры килергә тиеш: артистлар күңелләрен биреп, яратып уйнарлык та булсын, шуның белән беррәттән тамашачының да күңеленә үтеп керә алырлык та. Чөнки нинди генә пьеса сайлап алсак та, бөтенесе иң беренче чиратта, тамашачыны күз алдында тотып эшләнә. Без куйган спектакльләр тамашачыны битараф калдырмаска тиеш, иң зур максатыбыз шул”,- ди режиссер.
Театр белгечләре, сәхнәгә кую өчен комедия жанрындагы пьесаларны сәхнәгә куюның, башка жанрларга караганда катлаулырак булуын искәртәләр. Чөнки комедия уйнаган кешенең үзенә генә түгел, залда утырган кешегә дә кызык булырга тиеш.
“Хәбир Ибраһим һәм Рәдиф Сәгъдинең "Кияү абый" комедиясен сайлап алганда, мин дә уйландым, билгеле. Әмма пьеса бик ошады, күңелле, мавыктыргыч, яхшы итеп әзерләп күрсәтә алсак, тамашачыга һичшиксез ошарга тиеш, дигән фикергә килдем. Икенчедә, 2024 нче ел – Гаилә елы. Бу елны безнең театр коллективы да читләтеп үтмәскә тиеш, гаилә тормышын чагылдырган әсәр сайлап алырга кирәк дип уйладым. “Кияү абый”- нәкъ мин теләгән таләпләргә туры килә торган әсәр булды”,- ди Зилия ханым.
Шөгер халык театры артистлары турында аерым сөйләп китү тиешле. Бу коллективта утыз еллап гомерләрен театрга багышлаган үзешчән артистлар да бар. Аларның берсе – Валентина Даутова, күз ачып-йомганчы рольгә кереп китеп, тамашачыны авызына гына каратып тота белүче сәхнә остасы. Аның тормыш иптәше Фәрхать тә элегрәк театр тормышында бик актив катнашкан. Аларны театраль гаилә дип атау да, арттыру булмас.
Шөгер халык театрының тагын бер артистын, тәҗрибәле, сәхнәдә үзен судагы балык сыман хис итүче сәнгать кешеләре рәтенә кертеп була. Ул –Руслан Сөнгатуллин. Әле яшь артист булуына карамастан, ул мәктәптә укыган чагыннан ук спектакльләрдә катнашкан, авылдашларының мәхәббәтен казанып өлгергән.
“Авыл мәдәният йортларындагы театр коллективлары өчен, артистлар мәсьәләсе бик катлаулы нәрсә ул. Безнең үзебездә дә ир-ат ролен уйнарга артистлар җитмәгән чаклар була. Аларны табуы кыен, бу аңлашыла да, чөнки безнең халык театрына үзешчәннәр йөри. Бу инде көне буе үзенең хезмәт урынында эшләп, кич белән икенче сменага-театр уйнарга килү дигән сүз. Бөтен кеше дә моны булдыра алмый. Хатын-кыз рольләренә театрда даими уйнаучы артистларыбыз бар. Артистларыбызның һәркайсы бик кадерле энҗе бөртеге сыман. Җиде-сигез еллар элек театрыбызга Гөлфия ханым Шәйдуллина килеп кушылган иде. Коеп куйган артист, аның осталыгы танылган театр артистлары белән тиңләшерлек. Гөлфия Вәлиевна театрда уйнавыннан тыш та, авылыбызның талантлы-билгеле кешесе. Коллективыбызда шундый кешеләр булуына бик шатланам”,-ди Зилия Гәрәева.
Гаилә традициясен дәвам итүчеләр дә бар
Ярты гасырдан артык иҗат тарихы булган Шөгер халык театрына, бөтен гаиләләре белән үз исемнәрен кертеп калдыручылар бар. Үзенең оста уены белән тамашачыны бер күрүдә җәлеп итүче Илнур Дәүләтшинның әти-әнисе дә, үз вакытында озак еллар театрда уйнаганнар. Шөгерлеләр Идрис Дәүләтшин һәм Зөлфия Дәүләтшинаны халык театрының талантлы артистлары буларак беләләр.
Шөгер ягы, гомумән, талантларга бай ул. Театрның тагын бер артисты Халидә Саттарова – үзе талантлы җырчы, үзе биюче. Аның чыгышларын шәһәр һәм район буенча үткәрелгән чараларда да бик яратып алкышлыйлар.
Премьера спектаклендә төп рольләрнең берсен башкарган Виталий Иванов, тамашачыга элегрәк ачылмыйча торган талантлы яклары белән ачылды. Алда әйтелгәнчә, сәхнәгә куелган пьеса-музыкаль комедия иде. Җыр һәм бию спектакльнең башыннан-азагына кадәр тынмады. Артистлар да, сүз осталыгын гына түгел, бар нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтеләр.
Театрның яшь артисты, нәзәкәтле-нәфис, сәхнәдәге роленә бөтен күңеле белән кереп уйнаган Айгөл Гәрәева да тамашачыны үзенә тартып торды.
Шөгер мәдәният йортында да, Иске Шөгердә дә зал тамашачы белән тулы иде. Бәйрәм уңаеннан хатын-кызлар өчен бик зур бүләк тә булды бу комедия.
“Музыкаль комедия булгач, пьесаның күп өлешен музыка, җыр һәм биюләр алып торды. Спектакльнең музыка ягыннан бизәлешен башкаручы, Шөгер мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәл Закировага рәхмәтем бик зур. Бу премьерада аңа аеруча зур эш йөкләтелгән иде. Пьеса барышына бернинди кимчелексез, токарлыксыз, һәрбер урында тиешле музыка, җыр яки бию көйләрен куеп, артистларга аерым рухи күтәренкелек, уен дәрте биреп торды. Спектаклебезнең шулай уңышлы килеп чыгуы - музыкаль бизәлешнең шушындый югары дәрәҗәдә булуына турыдан-туры бәйле”,- ди халык театры режиссеры.
Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев