Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Колледжлар вакыты җитте

Бүген мәгариф һәм аның үсеше турында күп сөйлиләр. Яшьләр өчен һөнәри белемне һәркайсы алырлык итү (шул исәптән ерак урнашкан торак пунктлардагы яклауга мохтаҗлык кичерүче гражданнар), хезмәт ресурсларын файдалануның нәтиҗәсен арттыру максатыннан, республикада белем бирү кластерлары оештырылган. Алар - үзара бәйләнгән берләшмәләр, үзара уртак ихтыяҗлар белән берсен-берсе тулыландырып торучы оешмалар. Татарстанда...

Бүген мәгариф һәм аның үсеше турында күп сөйлиләр. Яшьләр өчен һөнәри белемне һәркайсы алырлык итү (шул исәптән ерак урнашкан торак пунктлардагы яклауга мохтаҗлык кичерүче гражданнар), хезмәт ресурсларын файдалануның нәтиҗәсен арттыру максатыннан, республикада белем бирү кластерлары оештырылган. Алар - үзара бәйләнгән берләшмәләр, үзара уртак ихтыяҗлар белән берсен-берсе тулыландырып торучы оешмалар.


Татарстанда кластерлар эре югары уку йортлары базасында урнашкан. Аларга башлангыч һөнәри белем бирү (училище, лицей) һәм урта һөнәри белем бирү (колледж, техникум) учреждениеләре кушыла. Кластерларда кадрлар әзерләү укучыларның ике яки өч баскычлы һөнәри белемне үтә алуын күзаллый: башлангыч - урта - югары. Бүгенгесе көндә колледжлар - бик популяр. Колледж ул - урта һөнәри белем бирү учреждениесе, монда ике баскыч: башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү каралган. Ә алар, үз чиратында, югары белем бирү белән янәшә тора һәм IX сыйныф базасында кабул итү мөмкинлеге бар.
Медальнең икенче ягын да карыйк. Ни өчен колледжга укырга керү уңышлы? Хәзер бөтен гаиләдә диярлек, баланың һөнәр сайлавында ата-ана еш йогынты ясый. Ә һөнәр, билгеле булганча, тормышның нигезе. Тәҗрибә күрсәткәнчә, гади эшчедән башлаганнар яхшы белгеч һәм җитәкчегә әйләнәләр. Колледждагы башлангыч белем баскычы һәркем өчен старт бирүче мәйданчык булып тора. IX сыйныфны тәмамлаганда, укучы үзенең мөмкинлекләрен һөнәри яктан бик ачыклап бетерә алмый әле. Колледжда уку дәверендә өлкәннәр тормышы белән танышып, производствода теоретик һәм практик белемнәр алып, аңарда мөстәкыйльлек, җаваплылык, максатка омтылыш сыйфатлары формалаша, сайлаган һөнәренең дөреслегенә инана, шәхес буларак, формалашып камилләшә. Иң мөһиме - укучының үзендә югары дәрәҗәдәге белем алуга кызыксыну туа.
Һөнәри белем бирү учреждениеләрен оптимизацияләү максатыннан, шулай ук квалификацияле эшче һәм белгечләрне һөнәри яктан әзерләүне өзлексез рәвештә алып бару, һөнәри укытуның сыйфатын арттыру өчен 14 нче һөнәри лицей "Лениногорск политехник колледжы" урта һөнәри белем учреждениесенә кушылу юлы белән реорганизацияләнде.
14 нче һөнәри лицей һәм политехник колледж (элек 32 нче лицей иде) 1954-1955 елларда оешкан. Шәһәр төзелү белән бергә төрле һөнәрдәге эшчеләр кирәк була. Ветераннары истәлекләре буенча, ул еллар ике коллективның тотрыклы традицияләре урнашу, максатка омтылу еллары буларак билгеле. Әлеге ике учреждениене күп еллар уртак эш - яшь, булачак эшчеләрне укыту һәм тәрбияләү берләштергән.
Вакыт узган саен, үзгәрешләр дә керә бара. 32 нче һөнәри лицей үзенең дөрес үсешен сайлап, башта училище статусын лицейга, аннары колледжга алыштыра. Лениногорск политехник колледжы - киң тармаклы белем бирү учреждениесе. Монда күптөрле белем бирү алымнары кулланыла, укытуның төрле формалары һәм методлары алып барыла. Колледж чыгарылышлары - конкурентлыкка ия һәм һәркайда таләп ителүче һөнәр ияләре. 14 нче һөнәри лицейның колледжга кушылуы - белем бирүнең беренче баскычы, ул куелган бурычлар таләбенә җавап бирә ала. Бүгенге көндә яхшы тормышны эшли торган эшең генә бирә ала. Ә аңа әйбәт итеп түләү дә кирәк. Эш бирүчеләр чыгарылышларның белеменә һәм осталыгына югары таләпләр куя. Югары квалификацияле белгеч булу җиңел түгел. Политехник колледж белән 14 нче һөнәри лицейның матди базалары ныклы, ул төзелеш, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәсендә кирәк булган һөнәри белгечләрне әзерләү таләбенә туры килә. Монда зур тәҗрибәле педагоглар эшли. Читтән килүчеләргә ике тулай торак бирелә (анда тору бушлай), ике ашханә (башлангыч һөнәри белем алучылар өчен ашау бушка), ике актлар залы, ике спорт залы бар.
Әгәр дә тормышта ышанычлы адымнар белән, үз эшегезнең белгече буларак барырга телисез икән, кайдан башларга һәм кайда укырга икәнен бүгеннән уйлагыз.
Тулырак мәгълүматны политехник колледжның үзеннән белә аласыз. Адреслары: Кошевой урамы, 15 нче йорт. Тел.: 2-21-34, 2-21-37; Гагарин урамы, 29 нчы йорт. Тел.: 5-61-50, 5-32-65

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф