Куакбаш авылында яшәүче Тәскирә Ялаева шигырьләрен дөньяга танылу өчен түгел, үз күңеле өчен яза
Районыбызның Куакбаш авылында яшәүче Тәскирә Ялаева авылның киләчәге – мәктәп, ә халкын дус-тату яшәтүче мәдәният учагы булуында шикләнми.
Берсеннән-берсе җанга ятышлы, мәгънәле шигырьләрен ул дөньяга танылу өчен түгел, үз күңеле өчен язган һәм яза. Аның иҗат җимешләре белән Куакбаш авылы мәдәният йорты коллективы Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат -йортына концер белән килгәч кенә танышу мөмкин булды.
Тәскирә Ялаеваны Куакбашта укытучы буларак беләләр һәм хөрмәт итәләр. Ә менә аның талантлы шагыйрә, бәетләр язучы икәнен анда да белмәүчеләр бардыр.
Укытучы үзе укытып, олы тормышка аяк бастырган укучыларының язмышы белән кызыксынып, уңышларына сөенеп, җитешсез яклары турында ишетсә, көенеп, үз авылы, аның мәдәнияте белән кызыксынмыйча яши алмый. Тәскирә ханым да, лаеклы ялда булуына карамастан, үзенең элеккеге укучылары, туган мәктәбенең бүгенге тормышы белән тирәнтен кызыксынып тора.
“Мин Лениногорскидан еракта булган Спасс районы Кырый Йорткүл авылында туып-үстем. Әти-әни безне аң-белемле, ике телдә дә яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү, һөнәрле итү өчен тырыштылар. Үзебезнең авылда мәктәпне тәмамлагач Лениногорск педагогия училищесына укырга кердем. 1979 нчы елда училищены тәмамлап, кулыма рәсем-сызым укытучысы дипломы алдым. Шушы ук елда шәһәрнең ведомстводан тыш сак бүлегендә хезмәт итүче Җәүдәт исемле егет белән танышып гаилә кордык. Ул тумышы белән Куакбаштан иде, аның туган авылына кайтып төпләндек”,- дип сөйли Тәскирә Хаҗибулловна.
Аның шигырьләр яза башлавы туган якларын өзелеп сагынудан башланып киткән. Лениногорскиның Куакбашы белән Спасс районының Кырый Йорткүле арасы, ул вакытта үзең теләгәндә тиз генә барып кайтырлык ара түгел, яшь кыз бала сагынуын шулай шигырь юлларына салган.
“Шигырьләремне кайда да булса бастырып, башкаларга таныту теләгем булмады, үз уй-хисләремне яздым, үзем укып сагынуыма дәва таба идем. Иң беренче шигыремне әнием Гафиябануга багышлап яздым”,- ди ул. Тора-бара, билгеле, Куакбаш авылы аның икенче туган авылына әверелгән, тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Тәскирә ханым олы улы Альберт белән бергә гомер итә, кызы Айгөл Мәскәүдә стомотология клиникасында эшли, кече ул Айдар – Себер якларында. Инде оныгы Мансур армия хезмәте үтеп кайткан, Белгородта хезмәт иткән. Ә Айгөлнең улы Нияз Лениногорск нефть техникумының 4 нче курсында укый. Балалар һәм оныклар, үз авылының халкы, укучылары язмышы турында уйлап яшәү уй-хисләрен кәгазь битләренә төшерү өчен тагын сәбәп булган, Тәскирә ханым бәетләр чыгара башлаган.
“Иң беренче бәетләрем үзем укыткан балаларның фаҗигале язмышына багышланды, Нурислам исемле бик уңган-булган, тыйнак укучымны явыз ниятле бәндәләр һәлак итте. Тагын бер укучым Әлфиянең һәм аның тудырган сабыеның гомере өзелүе әйтеп, аңлатып бетергесез тетрәндерде. Алар истәлегенә, аннан хезмәттәшем истәлегенә бәетләр яздым. Ул бәетләремне студентлар сорап ала иде, Лениногорскида моннан берничә ел элек Алабуга педагогия институтының татар-инглиз телләре факультеты бар иде бит. Менә шунда укучылар бәетләр темасын өйрәнгәндә сорап киләләр иде”,- ди Тәскирә ханым.
Ул үзенең сугышта хәбәрсез югалган Сафиулла бабасы турындагы шигыре белән “Балкыш” республика бәйгесендә җиңеп чыккан, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган шигыре район күләмендә беренче урынны алган.
Бүгенге көндә аның тагын бер яраткан эше бар, ул – авыл клубы театры.
«Бик теләп яратып йөрибез театрга, авылдашлар өчен чын тамаша ясыйсыбыз килә. Авылда мәктәп, клуб һәрвакыт булсын, таралмасын иде, хәзер менә мәктәптә өлкән сыйныфлар укытылмый, балалар аз, бу бит борчылдыра торган хәл. Безнең спектакльләрдә яшүсмерләр рольләренә яшьләр җитешми, бөтенесенә үзебез өлгерергә тырышабыз. Мәдәният йорты директоры Сиринә Мөхәмәтшина халыкны үзенә тартып, оештыра белүче кеше. Шушындый үз эшенә бирелгән белгечләр бик кирәк авылларга», – ди ул.
фотолар: гаилә альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев