Куакбаштан ветеран-мөгаллим Мәмдүдә апа Вәлиуллина үзенең укытучыларын хөрмәт белән искә ала
Куакбаш мәктәбендә – үз туган авылы мәктәбендә 30 ел рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан Мәмдүдә апа Вәлиуллина үз эшен яратып, фидакарьләрчә эшләгән зат.
Мәмдүдә апаның әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнисе биш баланы берүзе үстерә.
“7нче классны тәмамлагач, уку теләге зур иде, Иске Куакта укыдым. Аннары мәктәптән соң колхоз идарәсендә эшләдем. Аннары һөнәр училищесында штукатур-малярга укыдым. Алабугада иптәшләр белән төзелештә эшләгәндә гомер буе буе штукатурда эшләп булмаслыгын аңладым һәм эшчеләр факультеты аша институтка керү бәхетенә ирештем”, - дип сөйли Мәмдүдә апа, үткән еллар турында.
Туган авылы мәктәбендә 1966 елда эшли башлый. “1966-1967 елларда мәктәптә 412 укучы булды, 1967-1968 елларда 416 иде. Бу – иң күп бала саны булган еллар, аннары азая башлады”, - ди ул.
Мәмдүдә апа авыл тарихына кагылышлы вакыйгаларны яхшы белә. Чөнки ул авылны китаплы иткән кеше. “Туган авылым – Куакбаш” китабы Мәмдүдә Суфиан кызының җыйган материалларыннан туплана. Әлбәттә, авылдашлары ярдәм итә.
Ул үзенең укытучыларын да искә алды, алар турында шигырь юлларына салып сөйләде (шигырьләр язу белән дә шөгыльләнә) “Укытучыларыбыз ихтирамга лаек кешеләр булды. Ир-ат укытучылар барысы да фронтовиклар, дәрескә орден-медальләрен тагып киләләр иде”, - ди.
Розалия Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Комментарии
0
0
Мәмдүдә апа күпкырлы шәхес. Тирән белем,.гаҗәеп хәтер, сабырлык. Аның белән сөйләшеп туеп булмый. Хәерле сәламәтлек, озын гомер теләп калам Мәмдүдә апа.
0
0