Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

“Кул эшләре һәм җырларсыз яшәп тә булмас кебек”

Лениногорскида гомер итүче үзешчән җырчы Рузалия Зиятдинова халык онытмасын, буыннан-буынга сакласын иде дип, борынгы милли көйләрне сәхнәдән яңгырата

Бала иң бәләкәй чагыннан, бар нәрсәне үзе үскән гаиләсеннән сеңдереп кала. Игелек-мәрхәмәт, тырышлык-уңганлык, башкаларга хөрмәле мөгамәлә,  барысы да әти-әни күрсәткән үрнәкнең буыннан-буынга күчеп дәвам итүе ул. Лениногорскида гомер итүче Рузалия ханым Зиятдинова моның чын дөрес булу белән килешеп кенә калмый, үзенең тормышы белән исбатлый.

Рузалия Насыйх кызы Зиятдинова –  шәһәребездәге мәдәният-сәнгать тормышының уртасында кайнаучы “Сүнмәс ялкын” ансамбле җырчысы. Өстәвенә искиткеч кул эшләре остасы да әле ул. Аның үз куллары белән төрле-төрле материаллардан ясаган картиналары, кәрзин тутырып утырган чәчәк композицияләре сәнгать күргәзмәләрен бизәп торыр иде. Әмма Рузалия ханымның үзе әйтүенчә, ул кул эшләре белән дан өчен түгел, тирә-якны матурлар өчен генә шөгыльләнә. Ә тирә-юнь кулыңда яраткан эшең, гаиләң, бер-береңне аңлап-ярдәмләшеп эшләгән хезмәттәшләрең булганда матур дигән фикердә ул.

Йорт стеналарын җырлап тигезләгән

“Безнең әни бик матур, моңлы тавышлы, әмма ул шулкадәр  тыйнак, оялчан иде. Аның беркайчан да, чит кешеләр алдында түгел, хәтта безнең алда да кычкырып җырлаганы булмады. Бала чагымның иң матур хатирәсе күңелемдә саклана, кыш көннәрендә без иртән мәктәпкә барырга дип уянганда, әни мич алдында эченнән генә ниндидер бер моңлы көйне көйләп коймак пешерә иде. Кыш көне әле бу вакытта караңгы була, пыялалы ишек тәрәзәсеннән балаларга ут төшеп йокыдан бүлмәсен дип, әни ут кабызмый. Мич авызыннан төшкән ут яктысында кыштыр-кыштыр эшләп йөри иде”,- дип сагынып сөйли Рузалия ханым.

Рузалия ханымның әти-әнисе Бөек Ватан сугышыннан соң очрашып, кавышканнар. Әтисе Насыйх авыр сугыш елларын башыннан азагына кадәр кичереп, туган авылы Тимәшкә кайткан. 3 нче Ромашкино скважинасының чишмә башы алган елларында ук ул шушы хезмәт оешмасына эшкә кергән. Ә әнисе Ютазы районының Акбаш авылында туып-үскән, ул нефть эзләү идарәсендә эшләгән һәм алар үзләренең геология-эзләнү экспедицияләре белән Тимәш якларына кадәр барып җиткән. Яшьләр шулай бер-берсен табып гаилә корганнар.
“Без бик тату гаилә булып яшәдек, әти-әнием  уңган-эшчән кешеләр иде. Гаиләбездә биш бала үстек, минем тагын дүрт ир туганым бар иде. Билгеле, тырышып эшләгән, җырга-моңга хирес булган әти-әниебездән күреп, без дә алар кебек булып үстек. Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле артист идем. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук мәктәптә үткәрелгән концертларда, үсә төшкәч авыл клубы сәхнәсендә чыгыш ясадым. Җыр минем аерылгысыз дустым булды, җырсыз яши алмам кебек иде”,-ди Рузалия ханым.

Тимәш мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, ул Лениногорскиның 14 нче һөнәри училищесына укырга керә һәм аны тәмамлап, штукатур-маляр дипломы алып чыга. Шәһәр үсеп, күтәрелә генә башлаган заманнарда, Рузалия ханым һәм аның белән бергә училищены тәмамлап чыккан курсташлары, җиң сызганып төзелеш эшенә керешә. 1960-70 нче елларда төзелгән йортлар, Лениногорск нефть техникумы бинасы, 8 нче мәктәп, тагын күп төзелеш объектлары, аларның турыдан –туры катнашы нәтиҗәсендә үз вакытында кулланылышка тапшырыла. Ә Кама автомобиль заводы төзелә башлауга, аларның бригадасын тулы составта комсомол путевкасы белән Чаллы якларына озаталар.

Чаллыны да төзешкәннәр
Алар төзелешкә килгән  елларда Яр Чаллы биек-биек ак биналары белән калкып торган кала булмаган әле. Рузалия Зиятдинова (ул вакытта әле-Фәрхетдинова) һәм аның белән бергә килгән хезмәттәшләре завод төзү эшендә эшләүчеләр өчен йортлар төзегән. Бүгенге заманча, данлыклы, асыл шәһәрнең нигез ташларына якташларыбызның кул җылысы салынган. Билгеле, күпчелеге Чаллыда төпләнеп тә калган. Ә менә Рузалия ханымның язмышы үзе артыннан ияреп килгән булган.
“Тимәштә сигез сыйныфны тәмамлагач, мин бер ел тугызынчыда, кичке мәктәптә укыдым. Көндез авылда почта тараттым. Шу вакытта Бездәге 3 нче скважинага эшчеләр йөртүче Зәй-Каратай егете Зөфәр белән танышып-дуслашып киткән идек. Ул инде хәрби хезмәттән кайткан, мин аңа олы кешегә караган сыман карый идем. Чаллыда төзелештә эшләгәндә безне төшке ашка үзебезнең ашханәгә алып киләләр. Шушы ук ашханәгә башка оешмалардан да киләләр. Түбән Камадан йөреп эшләүчеләр дә бар иде. Ул вакытта кесә телефоннары юк, хатлар язышмадык, Зөфәр белән элемтә өзелгән иде. Бервакыт Түбән Камадан килгән эшчеләр белән тагын бергә туры килдек. Аларны алып килгән автобусның шоферы –  ни күзем белән күрим –Зөфәр”,- дип искә төшерә Рузалия ханым.

Алар, гаилә корып, Түбән Камада яши башлый. Яшь гаиләгә бер бүлмәле фатир да бирәләр, 1972 нче елда уллары Марат туа. Бераздан бергәләшеп Лениногорскига кайтып төпләнәләр, монда кайткач инде уллары Альберт туа. Тик бергә-бергә балаларын башлы-күзле итеп, оныклар багарга насыйп булмый, тормыш иптәше берничә елдан кинәттән вафат була.
Рузалия ханыма тормышның ачысын-төчесен дә, кайгы-шатлыгын да күп татырга туры килә. Ике улы белән ялгыз калганнан соң, ул тормыш юлында үзе шикелле үк ялгыз канат булып калган Равилне очрата. Алар гаилә корып яши башлый.
“Минем тормышымдагы иң зур шатлыгым һәм байлыгым, ул – ике улым һәм кызым Гөлнараның тууы. Бала чагымда апа яисә сеңлем булмаганга бик кайгыра идем мин. Энеләремне дә бик яраттым, иң кечесе, яраткан Рәис энем генә фаҗигале төстә вафат булды. Монголия җирендә хезмәт итеп кайткач, төзелеш-монтажлау идарәсенә тракторчы булып урнашты. Тракторы ватылгач аны ремонтлау өчен Бөгелмәгә барырга кирәк булган. Шул төзек булмаган тракторына утырып шәһәрне чыгып барганда, юл һәләкәтенә очраган. Чит илләрдән сау-сәламәт йөреп кайткан энебезне 20 яшендә җир куенына салдык. Ә башка энеләремнең тормыш иптәшләре миңа кыз туганнарым кебек булды. Алар белән энеләремә караганда күбрәк сөйләшәбез, туганнарча аралашабыз. Олысы Рөстәмнең хатыны- Нәфисә, безнең якларда туып-үсмәсә дә, нәкъ үзебез шикелле. Икенче энем Рәшитнең тормыш иптәше Тайсуган кызы, Тәнфидә исемле. Ә Тимәштә яшәүче Рафис энемнең тормыш иптәше –Халисә, ул шул хәтле итагатьле, сабыр, Сарабикколда туып-үскән”,- ди Рузалия ханым.

“Ниткән әбиләр чуагы булсын”
Кызганыч, аның икенче тормыш иптәшен дә шикәр чире алып китә. Мондый авыр вакыйгалар Рузалия ханымның үзенә дә сәламәтлек өстәми билгеле. Аңа операция кичерергә туры килә.
“Калкансыман биздә чир таптылар, операциядән соң минем өчен иң авыры шул булды – җырлый алмадым. Кечкенә чагымнан җыр –минем дустым, яшәү рәвешем иде. Гомерем буе үзешчән сәнгатьтә катнаштым һәм менә шул минем өчен тәмамланды. Әмма бирешргә теләмәдем, үзем белән һәрвакыт җыр китаплары йөртә идем. Бервакыт миңа иптәшем өчен каравылда утырырга туры килде, шунда бөтен булган җырларымны алып барып-төне буе җырладым. Җырлап чыктым бит барысын да!”- ди тынгы белмәс үзешчән артист.

 ”Сүнмәс ялкын”ансамбленә әлбәттә аны җырга мәхәббәте китергән. Мәдәният сараенда “Аулак өй” дигән чара оештырганнарын ишетеп, шуны карарга килгән. Милли-мәдәни чараларның үзәгендә торучы ансамбль   читтә калмаган.
“Мин аларның чыгышларын карап, үземнең дә шунда йөрергә теләвемне аңладым. Хәтта шул ансамбльне оештыручы җитәкчеләре Сәрия Әшрәфовна Миргасыймова янына килеп, миңа да шул чарада җырларга рөхсәт итүләрен сорадым. Рөхсәт итте, билгеле. Шәһәребезнең оста гармунчылары Равил Гиматдинов белән Геннадий Садовников уйнадылар, мин җырладым. Менә шулай яңадан тугандай булдым”,- ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев