Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: Телефон акчасын кире кайтара аламмы?

Көн туган саен, без кулланучы өлкәсендәге сораулар белән очрашабыз. Күптән түгел лениногорскилы ханыма да Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгеченә мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

Ситуация болайрак: Ханым кәрәзле телефон сатып алган. Алган вакытта телефонның бераз зарядкасы була. Тик соңрак телефон зарядка алмый башлый. “4 көн элек сатып алган телефонның акчасын кире кайтара аламмы? Кибеттә сатучы товарны алыштырырга мөмкин түгел, аның өчен акчаны да алып булмый, диде. Алай гына да түгел, экспертизага җибәреп, 21 көн көтәргә диде сатучы. Нәрсә эшләргә бу очракта?” – дип аптырап, кулланучы хокуклары буенча белгечкә мөрәҗәгать итә.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова аңлата:

-    Телефон сатып алганнан соң 15 көн узганчы – ул техник яктан катлаулы товар булып тора, сез акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы, яки җитешсезлек булганда, сыйфатлы товарга алмаштырырга.  Ә менә бу срок узгач, җитди җитешсезлек булганда гына мөмкин. Шуңа күрә кичекмәстән сатучыга язмача дәгъва әзерләргә, аны ике нөсхәдә сатучыга тапшырырга кирәк, берсе дата, имза белән сездә кала яисә заказлы хат белән белән җибәрелә. Телефон акт буенча гына тапшырыла, копиясе сездә кала, анда телефонның торышы, тышкы кыяфәте һәм башкалар күрсәтелергә тиеш. Әгәр дә сез дәгъвагызда акчаларны кире кайтаруны сорыйсыз икән, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” гы Законның 18 маддәсенә таяныгыз, 10 көн эчендә товарның сыйфатын тикшерергә йә экспертиза үткәрергә тиеш.

Шуны истә тотыгыз: сатучының сезгә сроклар турында нәрсә әйтүе мөһим түгел, алар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законда язылган, ул аларны үтәргә тиеш, үтәмәгән өчен неустойка рәвешендә җаваплылык каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев