Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күпме кеше контракт төзеп МХОга киткән?

2023 елда Татарстан хәрби комиссариатлары аша күпме кеше контракт төзегән?

9 меңгә якын кеше контракт буенча МХОга киткән, ди Казанның хәрби хезмәткә сайлап алу башлыгы Евгений Токмаков.

Контракт төзүчеләр арасында республика халкы да, чит төбәкләрдән килүче гражданнар да, шул исәптән БДБ илләрендә яшәгән ир-егетләр дә бар. Бүгенге көндә Татарстанда контракт төзегән өчен билгеләнгән бер тапкыр бирелә торган түләүләр сакланган. Мәсәлән, 195 мең сумны яңа хәрби хезмәткә алынган кеше Оборона министрлыгыннан алачак, тагын 105 мең сумны ДОСААФ түли.

Моннан тыш, һәр муниципалитетта үз түләүләре билгеләнгән, хәрбиләргә республика предприятиеләре дә ярдәм итә. Токмаков сүзләренчә, бер тапкыр бирелә торган түләү 600 мең сумга җитәргә мөмкин.

Шулай ук мобилизация буенча чакырылган яки чакырылыштагы хәрби хезмәткәрләр дә контракт төзи ала. Аларга өстәмә рәвештә 305 мең сум түләячәкләр.

"Ш.К."

Фото: архив Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев