Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Квадробер булган баладан киләчәктә нәрсә көтәргә?

Нинди дә булса җанвар битлеге киеп, койрык һәм колак тагып, үрмәләп йөргән балаларны социаль челтәрләрдә күргәнегез бардыр. Аларны – “квадроберлар”, ә бу хәрәкәтне “квадробинг” дип атыйлар.

Соңгы арада алар күп кенә видеоларның да, җәмгыятьнең төрле катламнарындагы бәхәсләрнең дә төп “каһарман”нарына әверелде. Әйтик, шундый видеоларның берсендә бер ханым баласы һәм эте белән урам буйлап йөри. Иң кызыгы һәм кызганычы – баласы бәйдә, ә эте – юк. Бу хәл Омскта булган. Краснодарда бер кыз үзеннән кечерәк кызны тешләгән. Шунда ук чалбарына койрык таккан олы яшьтәге ир-атның парк буйлап “дүрт аякта” чабып йөргәнен төшереп алганнар.

Бу күренеш – чыннан да, җитди проблемамы соң? Бу җәһәттән Илдус Лотфуллинның үз фикере. – Мин клиника тәрәзәсеннән 9-10 яшьлек балаларның вейп тартып йөрүен күрәм. Чыгып сөйләшкәнем дә булды – берни үзгәрмәде. Менә бу чын проблема. Балалар арасында суицид очраклары булып тора – менә бу җитди проблема. Кайбер мәктәпләрдә буллинг (балалар арасында бер-береңне мыскыл итү, эзәрлекләү – Авт.) чәчәк ата, мин моны пациентларымнан ишетеп беләм – менә бу җитди проблема. Ә квадроберлар күпмедер вакыт үтү белән юкка чыгачак алар. Бу шаукым озакка сузылмас дип уйлыйм, – диде ул “ВТ” хәбәрчесенә.  

Уен кайда бетә дә чын проблема кайда башлана? Эт яки мәче булып “кыланган” баладан киләчәктә нәрсә көтәргә? Психология фәннәре кандидаты, балалар психологы Люция Ибәтуллина җавап бирә.

– Балаларны бу күренеш нәрсәсе белән җәлеп итә?

– Әлеге хәрәкәткә күбесенчә 7-8 яшьлек балалар һәм кече яшьтәге үсмерләр “иярә”. Аларга, кагыйдә буларак, яңалык кызык, алар хайваннарга да битараф түгел, өстәвенә, социаль челтәрләрдә әлеге тема тирәсендә “хайп” та җитәрлек. Мин атаган яшь категориясенә караучы балалар күп очракта детальләргә игътибар итми, бу субкультураның тарихы, “фәлсәфәсе” белән кызыксынмый. Ул аларга бөтенләй дә зыянсыз, хәтта кызык шөгыль булып тоела.

– Беренче карашка зыянсыз тоелган бу күренешнең куркынычы нидә?

– Беренчедән, социаль челтәрләрдә квадроберлар өрә, ысылдый, кешеләргә һәм йорт хайваннарына ташлана торган видеолар пәйда була башлады. Эт яки мәчеләргә ташлану баланың үзе өчен куркыныч булырга мөмкин.

Икенчедән, хайваннарга охшарга тырышу 2,5-4 яшьлек балаларга хас. Бу яшьтә ул нормаль хәл, бала уен аша үзе күргәннәрне, өйрәнгәннәрне эшләп күрсәтә, фантазия аша аның күзаллавы камилләшә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уены катлауланырга тиеш, алар инде төрле һөнәр ияләре булып уйный башлый. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар фантазия белән чынбарлыкны аерырлык дәрәҗәдә булмый. Ә үсмерләр исә уен белән чынбарлыкны аерырлык хәлдә була. Шуңа да парта өсләренә йөрүче, кешеләргә ташланучы балаларны социаль кагыйдәләрне бозучылар дип атарга була.

Өченчедән, субкультура буларак квадробинг балага үзен билгеле бер төркемгә кертерергә мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне танып белү кебек хис уята. Бу бик бәхәсле мәсьәлә. Ул үзен кем белән тәңгәлләштерә, кемгә тиңли соң? Ниндидер хайванга охшарга тырышу үз-үзеңне тәңгәлләштерү (самоидентификация) процессына комачауларга мөмкин. Ә инде субкультура өчен хас булган стереотиплар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, радикальлек балаларныд шәхес буларак үсешенә тискәре йогынты ясый.

– Квадробер булган баладан киләчәктә нәрсә көтәргә?

– Әйткәнемчә, квабробинг “Мин кем?”, “Минем нинди мөмкинлекләрем, кызыксынуларым бар?” ише сорауларга җавап бирү, ягъни, үз-үзеңне тәңгәлләштерү, шуннан чыгып, социализация процессына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Үсмер чакта ул аеруча мөһим процесслар. Әмма бу күренеш тә, әйтик, эмо, готлар, хиппилар кебек вакытлы булыр дип уйлыйм. Үскән саен безнең үсмерлек чорындагы һәм яшь чактагы кызыксынуларыбыз үзгәрә, без аларга башка күзлектән карый башлыйбыз бит.

– Үзен эт яки мәче дип атаган яки квадробинг белән әле кызыксына гына башлаган балаларның әти-әниләренә нинди киңәшләр бирерсез?

– Беренчедән, балагыз белән сөйләшегез. Ул ни өчен моның белән кызыксына икән? Иптәшләренә иярепме, хайваннарны артык яратуданмы, үзенә дус табырга тырышыпмы? Сәбәпләр төрле булырга мөмкин, асылын аңларга кирәк.

Икенчедән, тәнкыйтьләргә ашыкмагыз. Бу баланы куркытачак, үз эченә бикләячәк кенә.

Өченчедән, мондый мавыгуның ахыры аянычлы тәмамланырга мөмкин булуын аңлатыгыз.

Дүртенчедән, аның башка кызыксынуларына игътибарыгызны арттырыгыз, уртак шөгыль табыгыз.

Бишенчедән, аның нинди сәләтләргә ия булуын, тирә-юньдәгеләр аның нинди гамәлләре өчен хөрмәт итүен аңлатыгыз. Һәм, әлбәттә, балагызны яратыгыз!

P.S. Язма әлеге күренешне пропагандалау түгел, аны күренеш буларак тасвирлау максатыннан әзерләнде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153618/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев