Кыргый һәм йорт хайваннарын таптаткан өчен ничә сум штраф?
Район-авыл тирәсендә исә тәгәрмәч астына эт-мәчесе, каз-тавыгы, сыер-сарыгы да килеп керергә күп сорамый. Кыргый һәм йорт хайваннарын бәрдергән, таптаткан өчен нинди җәза каралган?
Урман кунаклары ни өчен олы юлларга чыга? Биолог Павел Глазков моны болай аңлата:
– Пошиларны алыйк. Гадәттә, зур юлларга алар парлашу чорында чыга. Бу, нигездә, августта башлана, октябрь башына кадәр дәвам итә. Ата пошилар үзләренә пар эзләү белән мәшгуль. Алар аз ашый, күп хәрәкәт итә. Алар бер төн эчендә бик зур араларны узарга мөмкин, шул исәптән юлга да чыга алалар. Әле шул арада башка иптәшләре белән төрткәләшеп алырга да мөмкиннәр. Шуңа күрә аларның агрессив булуын да онытмаска кирәк. Пошилар май аенда да юлларга чыга. Монысын аларның яшь булулары һәм мөстәкыйль тормышка яңа аяк басулары белән аңлатырга була. Июнь аендагы «сәфәр»ләре чебен-черкиләрнең күплегенә бәйле. Алар ачык урыннарда, шул исәптән юл кырыйларында басып торырга мәҗбүр. Кышкы чорда пошиларның юл тирәсендә күренү сәбәпләренең берсе – тоз. Юлга сибелгән тоз алар өчен тәм-томга тиң. Шуны яларга дип чыгалар да.
Минем белән мондый хәл булмаячак дип уйлау – ялгыш фикер.
– Бәрдерү белән, машинадан чыгарга димәгән. Хайван шок кичерергә, исән булырга мөмкин. Ул үзен бәрдерүчегә ташланырга, зыян салырга, үтерергә дә мөмкин;
– автоинспекциягә шалтыратырга;
– «аварийка» кабызырга, юлга махсус юл билгесен куярга кирәк;
– сәламәтлеккә зыян килгән очракта, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртасы;
– иң мөһиме – авария урыныннан китмәскә.
Хайваннар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре автомобиль катнашындагы башка юл-транспорт һәлакәтеннән аерылмый, ягъни авария очрагында башкарыла торган гамәлләр тәртибе бер үк булачак. Авария очрагын тиешенчә рәсмиләштерергә кирәк, димәк, юл-транспорт һәлакәте булган урыннан китәргә ярамый.
Моның өчен Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсенең 2 өлеше нигезендә җәза каралган;
– аяныч хәл булган урынны фото-видеога төшерү зыян итмәс;
– һич кенә дә зыян күргән хайванга кагылмаска, урыныннан кузгатмаска, күчермәскә! Бик кызгансагыз, булышырга теләсәгез дә! – авария хакында иминият компаниясенә хәбәр итәргә. Әгәр мондый юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчене гаепле дип табалар икән, матди зыянны аның өчен иминият компаниясе каплаячак.
Әлбәттә, авария вакытында полис гамәлдә булса. Автомобиль хуҗасы үзенең гаепсез булуын исбат итеп карый ала. Моның өчен автотехник экспертиза белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар машина хайванга бәрелү очрагын булдырмау мөмкинлеге булмавын ачыклый алса, машина йөртүче җаваплылыктан азат ителәчәк. Экспертизаны Дәүләт автоинспекциясенә гариза язып сорарга мөмкин.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев