Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәребезнең 6нчы мәктәбе үз чыгарылыш укучысы - Россия Герое Дамир Исламов белән горурлана

Шәһәребезнең 6нчы мәктәбе коллективы Россия Герое Дамир Исламовны искә алу кичәсе уздырды. Исән булса, Дамирга 13 октябрьдә 27 яшь тулган булыр иде...

Дамир Исламов махсус хәрби операция зонасында 2022 елның 7 мартында батырларча һәлак булды. Вафатыннан соң 25 мартта Россия Федерациясе Президенты Указы белән Россия Герое исеме бирелде. 

Дамир Исламов — 6нчы мәктәпнең чыгарылыш укучысы. 2014 елда мәктәпне тәмамлый. Быелгы уку елыннан әлеге мәктәпкә Дамир Исламов исеме бирелде. Лениногорск администрациясенә мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы исеменнән белем бирү учреждениесенә Дамир Исламов исемен бирү турында гариза кергән булган. Ул уңай хәл ителде, сессиядә депутатлар бертавыштан әлеге карарны кабул итте. 1 сентябрьдә бу хакта хәбәр иттеләр. Әлеге тантаналы чарада Россия Герое Расим Баксиковның катнашуы да зур дәрәҗә булды.

Мәктәп директоры Ирина Никифорова әйтүенчә, якын көннәрдә мәктәпнең фасадына куя торган элмә такта кайтырга тиеш, аннары аны урнаштырачаклар.

6нчы мәктәптә Россия Героеның туган көненә багышлап, бердәм класс сәгатьләре үтте. Актлар залында педагоглар һәм укучылар җыелып, аны хөрмәт белән искә алды. 7 А сыйныфы укучысы Кирилл Цеберкин әйтүенчә, Дамир Исламов — мәктәпнең горурлыгы. «Безгә сыйныф җитәкчебез аның турында күп сөйләде. Ул да безнең кебек гади генә бер малай булган. Үзе теләп хәрби хезмәткә киткән. МХОда дошманның дүрт танкын юк итә алган, каршы торырлык көч булган анарда. Без аңа сокланабыз», — ди Кирилл. 

Ул Дамир Исламов исемен йөртүче юнармия отряды составында тора. Биредә аның исемендәге отряд бар. Отрядтагы кызлар-малайлар яшьтән үк батыр, кыю булып үсәргә өйрәнә. «Физик әзерлек белән шөгыльләнәбез, оборонага әзерләнәбез. Юнармия отрядына минем дусларым да йөри башлагач, мин дә монда керергә булдым. Ватанга карата хөрмәтне, мәхәббәтне белдерү бу, — дип сөйли 7нче сыйныф укучысы Антон Возняк. — Миңа юнармия отрядында барысы да җиңел бирелә, шулай да кайбер авырлыклар бар, әйтик, төеннәр. Алар берничә төрле. Төеннәрне без төрле походлар, кичүләр өчен кулланабыз. Ләкин без моңа өйрәнәчәкбез, тиздән барысын да җиңел генә үзләштерербез», — дип солдатларча ялт итеп җавап бирде ул. 

Шунысы бар: әлеге отрядта малайлар гына түгел, кызлар да ватанпәрвәрлек хисе белән яна. 7нче «А» сыйныфыннан Ольга Иванова әлеге отрядка үзе теләп кушылган, отряд малайлар өчен генә дигән фикерне кире кага. «Кызларга монда авыр димәс идем. Монда йөри башлагач, күп кенә мәгълүматлар тупладым. Миңа бик ошый. Мәктәптә әлеге хәрәкәт үсешенә ярдәм итәргә дигән теләк белән отрядка кушылдым. Төрле ярышлар уза. „Зарница“ ярышында без 2нче урынны алдык. Безнең мәктәптә юнармия отрядында 50ләп укучы бар. Дөрес, кызлар бик аз: мин, Амелия, Лиза», — дип сөйләде Оля.
7нче сыйныф укучысы Данил Даньшин Герой Дамир Исламовның үлеме батырларча булган, ди. «Бүген безнең мәктәптә Дамир Исламов турында Батырлык дәресе узды. Ул үзенең туган ягын яраткан. Хәрби кеше булып, хәрби хезмәттә булган, экипажы белән дошман танкын юк иткәннәр. Мәктәптә Дамир Исламов истәлегенә чаралар узганда без катнашырга тырышабыз», — ди Данил. Ул мәктәпне тәмамлагач, программист булырга хыяллануын һәм армия хезмәтендә буласы килү теләген дә әйтте. 

Актлар залында Дамир Исламов турында фильм күрсәтелде. Фильмда Дамирның дуслары, шулай ук мәрхүмә әнисе Саҗидә ханымның сөйләгән сүзләре дә кертелгән. 

Дамир кечкенәдән үк дус-ишләрен үзе янына җәлеп итә алган. Кутузов урамындагы күпкатлы йортларда фатирлар йозакка да бикләнмәгән, ишегалдында бала-чага тынмаган. «Без шалашлар ясый идек, велосипедта йөрергә өйрәндек. Кыскасы, күңелле булды безнең балачак. Ул ялганлый белми иде, шулай ук башкаларны да начар хәлдә калдырганы булмады», — дип сөйләде дусты. 

Әнисе Саҗидә ханым улының кечерәк сыйныфларда стоматолог булырга хыяллануын сөйләде. «Аннары 10нчы класста укыганда хәрбилек юнәлешен сайлады. Мәктәптә физкультура дәресен ярата иде. Май бәйрәмнәрендә йөгерү эстафеталарында катнашты. Гимнастика, бокс белән шөгыльләнде», — ди.

Дамир 2014 елда мәктәпне тәмамлагач, үзенең хыялын чынга ашыра: катлаулы конкурсны узып, Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесына укырга керә. «Мин башта куркып та калдым, имтиханнарын бирә алыр микән дип. Үзенә дә әйтә идем, улым, телефонда озак утырырга түгел, ә имтиханнарга әзерләнергә кирәк, имтиханны ничек бирергә уйлыйсың дип әйтә килдем», — ди әнисе. Дамир танк училищесында яхшы билгеләргә укый, 2018 елда бик яхшы билгеләргә тәмамлый. 

Иң яхшы укучыларның берсе буларак, ул хезмәт итү өчен теләсә кайсы төбәкне сайлый ала иде, ләкин ул вакытта ук тыныч булмаган Донецк һәм Луганск өлкәләренә якын булган Ростов өлкәсен өстен күрә.

7 мартта Т-72Б1 танкы экипажы ЛНРның Северодонецк районы Золотое шәһәрендә көндәшнең ныгытылган районына һөҗүм итә. Россия хәрбиләре ут ноктасын һәм дошман ягыннан ун кешене юкка чыгара. Һөҗүм вакытында Исламов танкын «Молотов коктейле» белән яндыралар. Экипаж машинаны ут астыннан алып котыла, утны сүндерә һәм сугышчан бурычны үтәү өчен кире борылып килә. Шуннан соң Исламов җитәкчелегендә танк экипажы ВСУ (Украина хәрби көчләренең) биш танкы белән тигезсез көрәшкә чыга, дүрт танкны тар-мар итәләр. Өлкән лейтенантның хәрби машинасы дошман тарафыннан юкка чыгарыла. Экипаж һәлак була... 

Мәктәп директоры Ирина Никифорова әйтүенчә, бүген Дамир турында сөйләргә бик авыр. «Бик кызганыч, ул безнең янга башка килмәячәк, мәктәпкә кермәячәк. Югары сыйныфларда ул киеп йөргән ак төстәге костюмы белән якты хатирә булып күңелләргә кереп калды. Ул якты кояш кебек иде безнең өчен. Кайдадыр атышлар бара, ярый әле безнең укучыларыбыз ату тавышлары ишетми. Тизрәк бу хәлләр тәмамлансын дип телибез», — ди Ирина Никифорова.

Дамир Нәзир улын искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде. 6нчы мәктәп үзенең чыгарылыш укучысын хөрмәт белән хәтердә саклый. Узган ел мәктәп территориясендә Дамир Исламовка бюст куелды, мәктәп музеенда аңа багышланган экспозиция эшли, монда Дамирның шәхси әйберләре, фотолары саклана. Мәктәпнең юнармия отряды аның исемен йөртә. 


Валерия Яковлева, директорның тәрбия буенча киңәшчесе:
— Быелгы уку елыннан әлеге вазифа кертелде. Балалар иҗтимагый берләшмәләренең төп эшчәнлегенең берсе — патриотик тәрбия. Безнең 6нчы мәктәптә патриотик акцияләр узып тора. Солдатларга гуманитар ярдәм җыюда катнашабыз, әти-әниләр дә моны хуплады. Хәрбиләргә укучылар хатлар язалар. Бу акциядә 1нче сыйныфтан 11нчегә кадәр булган укучылар катнаша. Мәктәптә әтиләре МХОда хезмәт итүче укучыларыбыз бар, аларга ярдәм итеп торабыз. Кыска вакытлы ялга кайткач, бер укучыбызның әтисе мәктәпкә килеп, батырлык дәресе үткәрде. Укучылар аны кызыксынып тыңлады, сезгә ашарга җитәме, киемнәрегез бармы дип сораулар бирделәр. Балаларның аларга ничек тә ярдәм итәселәре килүе сизелеп тора.

Розалия Мостафина

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев