Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән Рәгать Хөсәенов очрашты (+фотолар)

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов янына очрашуга мобилизацияләнеп, кыска вакытлы ялга кайткан якташ хәрбиләребез килде.

Җае туры килгән саен район башлыгы ялга кайтучылар белән очрашырга тырыша.

Һәрвакыт алар белән җылы атмосферада очрашу үтә. Чәй өстәле артында хәрби тормыш, мобилизацияләнгәннәрне борчыган сораулар турында сөйләштеләр. 

Очрашуга алты хәрби килде, араларында районыбызның Яңа Иштирәк, Сарабиккол, Зәй-Каратай авылларыннан бар иде. Сөйләшү барышында өчесенең бергә бер батальонда хезмәт итүе ачыкланды. Ә бер хәрби күптән түгел әти булу бәхетенә ирешкән.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларның үзләренә яки гаиләләренә нинди ярдәм кирәк икәнлеге турында кызыксынды, тиздән Лениногорскидан китәчәк гуманитар йөкне төягәндә кирәкле әйберләр исемлеген сорады. Хәрби ир-егетләр әйтүенчә, тиздән һава торышы начарланачак, ягъни мартка кадәр диярлек яңгырлар явачак.

“Шунлыктан блиндажларны, окопларны герметик яктан саклау өчен калын, кара төстә полиэтилен пленка кирәгәчәк”, - дип әйтте алар.

Очрашу барышында документлар рәсмиләштерү, демобилизацияләнгәч, алга таба да эшкә урнашу сораулары да каралды. Рәгать Хөсәенов мобилизацияләнгәннәрнең сораулары беренче чиратта торуын, алар үтәләчәк икәнен әйтте. Хәрбиләргә исән-имин тиз арада кайтуларын теләде.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев