Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кызымның вафатыннан соң кияү оныкларымны күрсәтми башлады

Исәнмесез, “Шәһри Казан” редакциясе. Сезгә бердәнбер баласын югалткан бер ана яза. Тормышымда бик авыр хәлләр, алга таба яшәргә каян көч һәм сабырлык табасы – белмим.

Булачак ирем Ирек күрше авыл егете иде. Безнең авыл зуррак булгач, барысы да клубка безгә килә иде ул заманда. Ирек белән клубта таныштык. Бер-ике ел йөргәннән соң өйләнештек. Каенана-каената белән яшәдек. Миңа авырлык китермәделәр, какмадылар, дус-тату яшәдек. Бер елдан соң кызыбыз Гөлназ туды. Ә Ирек белән озак яши алмадык. Эчү белән дус булгач, кул күтәрергә яратты. Гөлназга ике яшь тулгач, балам белән әниләргә кайтып киттем. 

Гөлназ бик акыллы, сүз тыңлаучан, сабыр, тәртипле бала булды. Мәктәптә гел бишлегә генә укыды. Җырларга, биергә яратты, клубтагы бөтен бәйрәмнәрдә чыгыш ясый иде балакаем. Артист булырга хыялланды. Тик үскәч, бу хыялдан читләште, артист тормышына кызыкмады. Казанга китеп дизайнерга укырга керде. 
Казанда яшәгәндә, Гөлназ Илсур исемле егет белән танышты. Бик матур йөрделәр. Илсур да авыл егете, үз эше бар. Алар бер-берсенә охшаган да иде әле, бөтен кеше сокланып карый иде үзләренә. Гөлназ укуны тәмамлагач, алар өйләнеште. Илсурның фатиры бар иде, әмма аны сатып зурракны алдылар. 

Гөлназ бер-бер артлы ике бала тапты. Балаларын карашырга еш бара идем. Бигрәк тә баштагы вакытта атналар буе Казанда торып кайттым. Инде шунда ук Илсурның өйдә сирәк булуына аптырый идем. “Эшли бит, акчасыз булмый, әни”, - дия иде кызым. Дөрес инде, гаиләдә бердәнбер эшләүче кеше ул булгач, гаепләп тә булмый.

Чынлыкта, Илсур Гөлназга әйбәт кенә хыянәт иткән. Гөлназ бу хакта белгәч, бик бетеренде, чирлегә сабышты. Әмма Илсур белән яшәвен дәвам итте. Без бу темага артык сөйләшмәдек, чөнки ул һәрвакыт ирен яклады. Ә бераздан Гөлназда яман чир таптылар. Ул вакытларны искә аласым да килми. Кызым нибары ике ай яшәп калды. Чире бик тиз таралды. Соңгы сулышына кадәр янында булдым.

Гөлназны җирләгәч, Илсур бик нык үзгәрде. Балаларны миңа күрсәтми башлады. Ул балалар минем белән үсте, миңа ияләнде. Алардан башка ничек яшәргә дә белмим. Балалар да мине сагынып елый. Гөлназның дусларыннан ишеттем, Илсур өйләнергә җыена икән. Яңа хатыны минем балаларны якын итәрме – монысы зур сорау. Йа, Аллам, нишләргә миңа?

Исемем редакция өчен генә.

 "Шәһри Казан" сайтыннан

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев