Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск базарында яңа бәрәңге саталар

Лениногорск базарында нинди яшелчә һәм җиләк-җимеш сатулары белән кызыксынып, базарга юл тоттык.

Базарның Гагарин урамы ягыннан барсаң, күпләп тезелешеп утырган абый-апаларны, әбиләрне күрергә була. Барысы да, билгеле, нәрсәдер сата. Аларның нәрсә сатканнарын барып кызыксындым. Кемдер помидор, кыяр, кабачки, укроп сатса, кайберләре глодиолустан чәчәк бәйләме һәм урманнан җыеп килгән файдалы үлән - мәтрүшкәне дә сатырга куйган. Шулай ук, карбыз белән кавын да шактый. 

Кемнеңдер кабагы да өлгергән инде. Ничә килограммдыр бу кабак?

Базарга стауга яңа бәрәңге дә чыккан. 5 литрлы чиләкне 300 сумга алырга була. Бәрәңгесе эре дә, уртачасы да бар. Бу елның корырак килүенә карамастан, андый бәрәңге булуы шатлык әле. Бер дә булмаса нишләр идек.

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев