Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсе акциясенә кушыла, эшкә урнашу ярминкәсе узачак

Татарстан Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә кушыла.


Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсенең региональ (төбәк) этабы 14 һәм 15 апрельдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә, шул исәптән Лениногорскида да узачак.

Чара Лениногорск Мәшгульлек үзәге бинасында (Гагарин урамы, 51нче йорт) 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр узачак. Ике көн эчендә Лениногорск муниципаль районының унике предприятиесе катнашыр дип көтелә.

Теләге булган һәркем актуаль вакансияләр белән таныша, хезмәт хакы турында белә алачак, шулай ук яңадан укыту мөмкинлеге турында сораулар биреп булачак.

Ярминкә эшсезләр өчен дә, эш урыннарын һәм юнәлешен үзгәртергә теләүчеләр өчен дә, шулай ук булачак мәктәп һәм колледж тәмамлаучылар өчен дә кызыклы булачак.

 

фото: редакция архивы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев