Лениногорск «Дала» дәүләт тыюлыгы - чирек гасыр табигать сагында
Илкүләм “Экология” проектының максаты – табигатебезне, аның җир-су байлыгын, чиста һавасын саклау. Боларның барысы да иң беренче чиратта кеше өчен кирәк.
Республикабызның гаҗәеп бер почмагы, Лениногорск шәһәре һәм районының иң матур, бай табигатьле урыннарын биләп торган “Дала”(Степной) дәүләт тыюлыгы чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтә.
Биредә үсемлекләрнең, кош-кортларның һәрберебезгә таныш булганнарыннан алып -бик сирәк очрый торганнарына кадәр ышанычлы сак астында үсә һәм яши.
“Табигатьне саклау – уртак эшебез, киләчәк тормышыбызның нинди булуы табигатькә турыдан-туры бәйле. Безнең максат – кешеләргә шуны аңлату һәм күрсәтү”,- ди “Дала” дәүләт тыюлыгы җитәкчесе Фәрит Динмөхәммәтов.
Дәүләт тыюлыгы күренекле якташыбыз, халык депутатларының Лениногорск Башкарма комитеты рәисе һәм республикабызның беренче экология министры булган Анатолий Иванович Щеповских исемен йөртә. Тыюлык 60 квадрат километрга якын мәйданны били. Ул Бөгелмә-Бәләбәй һәм Шөгер калкулыкларында урнашкан. Бу республикада иң югары урыннарның берсе. Аның рельефы бормалы елга үзәннәре, чокырлар, түбәнлек һәм биеклекләр белән аерылып тора.
Биредә төбәк әһәмиятендәге өч табигать һәйкәле бар: болар – Дала Зәе һәм Шушма елгалары, шулай ук Покш Пандо биеклеге (мордва теленнән тәрҗемә иткәндә «зур тау»). Тыюлык хезмәткәрләре көн саен табигатьнең бу почмагын саклау өчен күп көч куялар, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында мәгълүматлар җыялар.
Хәлил Галләметдинов 2006-2009 елларда “Дала” дәүләт табигать тыюлыгының өлкән белгече , 2009-2012 елларда аның директор булган. Ул тыюлыкның башлангыч елларындагы эше турында болай дип сөйли:
“Лениногорск районының бу гаҗәеп табигатьле урыннарына 90 нчы елларда Казан дәүләт университетыннан экспедицияләр оештырылган, ә 2000нче елда дәүләт табигать тыюлыгы рәсми төстә барлыкка килгән. Тыюлык оешкан елда ук аның алдына өч төп бурыч куелган. Аныд беренчесе – табигатьне саклау өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан рейдлар ясау. Икенчесе – халык белән, аеруча яшьләр һәм балалар белән даими рәвештә экология өлкәсендә белемнәрен арттыру буенча чаралар үткәрү. Өченче максат – Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, үсемлекләр, кош-корт һәм хайваннар, гөмбәләрне исәпләү, мониторинглау”,- диде ул.
“Дала” дәүләт тыюлыгы, ягъни “Степной” заказнигының фәнни кыйммәте гаять зур. Чөнки биредәге флора һәм фауна – үзенчәлекле, уникаль, ул борынгы заманнардан сакланып калган.
Биредә Татарстан һәм Россиянең Кызыл китапларына кертелгән дистәләгән үсемлек, хайван, кош, бөҗәк төрләрен очратырга мөмкин, мәсәлән, байбак-сурок – тыюлыкның горурлыгы. Бу җәнлекнең колониясендә ике меңгә кадәр зат исәпләнә һәм ул республикада иң эре булып санала. 25 ел эчендә тыюлык хезмәткәрләре табигатьне саклау законнарын бозуны - махсус саклана торган зонага транспорт керүне, браконьерлыкны, урман кисүне һәм башкаларны кисәтеп, күп санлы чаралар, тикшерүләр үткәрделәр. Тыюлыкка нигез салынганнан бирле аның хезмәткәрләре сагы астында булган үсемлек һәм хайваннарның бер генә төре дә җир йөзеннән юкка чыкмаган. Киресенчә, аларның күбесе үзләренең санын арттырган.
Алар Лениногорск, Чирмешән, Бөгелмә һәм Әлмәт районнарының балалар бакчалары, мәктәпләре, «Татнефть» белән хезмәттәшлек итә. Биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты белән берлектә биология укытучылары өчен семинарлар, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу буенча очрашулар оештыра. Учреждение хезмәткәрләре өчен иң мөһиме – кешеләргә табигатьнең кыйммәтен һәм аны саклау мөмкинлеген аңлату.
Фотолар: "Дала" дәүләт тыюлыгыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев